Мәрхүм Ефимовны мин күптән белә идем. Бу ротага без бервакыттарак килеп эләккән идек. Ул гәүдәгә базык кына, холкы белән дә басынкы-юаш кына бер кеше иде. Очрашканда миңа: «Исәнме, писарь!» – дип дәшмичә калмый иде. Үзе дә шушы якныкы иде. Моннан бер-ике атна чамасы элек кенә аның янына хатыны да бер генә кичкә килеп киткән булган. Ирен әйбәтләп сыйлар өчен хатын букчасына күп кенә күчтәнәч тутырып, хәтта, чүпрәккә урап, агач бөке тыккан ике шешә самогон да китергән икән… Транспортчылар землянкасында унбишләп кеше тора иде. Ләкин солдатлар ул кичне, барысы да дәррәү ятып, яман гырылдап, бик каты йокларга тырышканнар… Шул караңгы землянканың бер почмагында Ефимов хатыны белән тавыш-тынсыз гына утырып, төнне уздырып җибәргән. Авыр туфрагы җиңел булсын, бик тыйнак, кыюсыз кеше иде, мәрхүм!
Җитеп торыр. Солдатның хәтер сандыгында бик күп нәрсә саклана, барысын да сөйләп бетереп булмас, хикәянең башына күчик. Әйе, менә без Латвия җирендә. Машиналарда, йөкләр өстенә утырып, тирә-якны бик ачык күзәтеп килдек, шул сәбәпле латышлар җирен ничектер бик тиз танып алдык. Безнең Рәсәй җирләренә бер дә охшамаган икән. Монда бөтен нәрсә – кырлар, басулар, урманнар – күләме белән шактый кечкенә икән. Шәһәрләре дә кечкенә, җыйнак кына… Бездәге кебек зур-зур авыллар бөтенләй юк, бары бер йортлы, күп булса, ике йортлы утарлар гына. Алар бер-берсеннән чакрым-чакрым ярымда ялгыз гына утыралар. Бер утар – бер хуҗалык булса кирәк. Арада бик тазалары очрый: өе дә таштан, каралты-куралары да таштан, түбәләре калай белән ябылган… Искергән, тузганнары да күренә – болары инде агачтан, түбәләре дә каралып беткән дранча гына. Һәммәсенең күпме-азмы иген басуы, печәнлеге, бакчасы шул утар тирәсендә – әллә кая китеп йөрисе юк. Барысы да якында, кул астында гына. Терлекләре дә шунда гына йөриләр. Әйтергә кирәк, бу утарлар безгә башта сәер-кызыклы да һәм ничектер күңелле-ямьле дә булып күренде. Аларның хуҗалары үз көйләренә, үз җайлары белән эшләп, дөнья ыгы-зыгысыннан читтә, тук-тыныч кына яшиләрдер кебек тоелды. Ләкин безнең солдатларның бу утарларга карап телдән әйткәннәре бөтенләй икенче нәрсә турында булды. Чын гаҗәпләнү белән алар:
– Боларны колхозга ничек итеп оештырырлар икән соң? – диештеләр. – Барысын да бер урынга җыярлар микән?
Билгеле, алар фикеренчә, бу җирләргә яңадан Совет власте кайткач, колхоз да булачак, булмыйча калуы мөмкин түгел… Аннары тагын бернәрсә безне гаҗәпләндерде: монда шактый терлек күренә иде. Һәрбер утар тирәсендә сыерлар, башмак таналар, сарыклар йөри. Бигрәк тә сарыкларны күргәч, безнең казахларның исләре китте:
– Эй-бай, монау латышта куйлар калган гой!
Искитмәслек тә түгел, чөнки немец аяк басып киткән Рәсәй авылларында терлек бөтенләй беткән диярлек иде. Берән-сәрән сыер күренгәли, аз-маз дуңгыз бар, әмма сарык юк, сарыкларны ашап бетергәннәр. Ә монда һәрбер утар тирәсендә унлап, унбишләп сарык күренә. Чынлап та, гаҗәп иде бу… Ләкин безнең солдатлар төрлечә юрап карасалар да, бу хәлнең серенә, билгеле, төшенә алмадылар.
Безне кечкенә бер станциядән ике километр чамасы читтәрәк торган урман буена китереп туктаттылар. Хәрби кирәк-яраклар склады шушы урман эчендә булачак икән. Склад кешеләре бирегә килеп урнашканнар иде инде. Без дә тиз генә урнашу хәстәренә керештек. Нарат, каен, усак аралашып үскән бу урман шактый җепшек, сазлыклы икән – торыр өчен шәп урын түгел. Җире калын юрган кебек йомшак, йөргәндә аяклар батып-батып китә. Мүк җиләге күп булырга тиеш монда. Ә менә землянкаларны кайда казырга? Немецлардан калган землянкаларга очрасак, безнең эш бик ансатлаша торган иде. (Немец землянканы, гадәттә, таза, иркен итеп сала.) Мина-мазар калдырып китмәгәнме дип тикшергәннән соң, шул землянкаларны немецларның төрле чүп-чарыннан тазартып, әзер «өйгә» генә керә торган идек. Чүп-чар дигәннән, ул фрицлардан нәрсәләр генә чәчелеп калмый!.. Төрле-төрле печатьле шешәләр, конфет, шоколад, сигарет кәгазьләре, ялангач хатыннар төшерелгән журнал битләре, оятсыз фоторәсемнәр, уен карталары, сынган тарак, ватык көзге, яньчелгән фляга – тагын әллә ниләр, санап та бетерерлек түгел. Баштарак безнең солдатлардан кайберәүләр шул чүпләр арасында эзләнергә ярата торганнар иде. Соңыннан без аларны бу эштән бик нык тыйдык. Командир үзе ташландык землянканы тикшереп чыкмыйча, аңа берәүне дә якын җибәрми, ә тикшергәннән соң бөтен чүп-чарын бер төшкә өеп, үз күзе алдында яндырта. Исе дә калмасын, ди.
Хәер, бу урманда безгә андый «трофейга» бай әзер землянка очрамады. Башта казыклардан һәм агач ботакларыннан бер өч куыш ясадык, эчләренә бик әйбәт итеп печән түшәдек. Сиртмәле караватың да кирәкми!.. Соңыннан инде, бераз баш-күз алгач, калкурак урында берсе кечерәк, берсе зуррак ике землянка да казырга тотындык. Бу якларның көн саен диярлек килеп торган яңгырыннан землянкасыз һич тә котылып булмый. Ә безнең солдатлар, әйтергә кирәк, «җир сараен» менә дигән итеп салырга өйрәнделәр. Түбәсе өч кат бүрәнәдән – трактор үтсә дә ишелмәс!