Яңа урынга күчеп урнашкан чакта, эш, гадәттә, бик күп, бик тыгыз була. Килеп машинадан төшкәч тә, алдан билгеләнгән пост нокталарына беренче часовойларны куябыз. Аннары калганнарыбыз тиз генә үзебезгә торыр җир әмәллибез, склад территориясен әйләндереп, берничә рәт чәнечкеле тимерчыбык сузабыз, территориягә керә торган төп юлга шлагбаум белән кечкенә будка сыман нәрсә ясап куябыз… Ул да булмый, складка вагон-вагон боеприпаслар килә башлый. Шул ук чакта, шул ук боеприпасларны алгы позициягә алып китәр өчен территориягә автобат машиналары килеп тула. Бу эшкә кагыйдә буенча каравыл хезмәтендәге солдатларны алмаска тиешләр. Ләкин сугыш синең кагыйдәләрең белән хисаплашып торамыни ул. Кыска гына бер боерык, һәм без, посттан азат солдатлар, барыбыз да вагон бушатырга яки машина төяргә китәбез. Күбрәк төнлә эшләргә туры килә, чөнки төнлә хәвефсезрәк. Ә боеприпас дигәнең ул әрҗәләргә тутырган конфет түгел, боеприпас ул тимер дә корыч, аларның (мәсәлән, авыр снарядларның) берсе-берсе сиксән кило тартканнары бар, абзыкаем! Менә шуларны инде безнең гарип- гораба солдатларыбыз кара тиргә батып, көчәнә-көчәнә күтәреп төшерә яки мендерә. Кайчагында солдатның басып торыр- лык хәле дә калмый. Ә бит аңа яңадан постка да барырга кирәк.
Тыныч шартларда, әйтик, берәр хәрби объектны саклаучы яшь солдат постта бары ике генә сәгать тора. Каравыл хезмәтенең уставы буенча да ул шулай гына торырга тиеш. Ә монда безнекеләр тоташтан алтышар сәгать торалар. Чөнки кеше җитешми. Һәр постка бары икешәр генә кеше туры килә. Менә шунлыктан көзге караңгы төннәрдә дә, кышкы салкын бураннарда да безнең әлеге карт солдатыбыз, мылтыгын бер иңенә асып, бер кулына алып, пост дип әйтелгән берәр агач төбендә алты сәгать буена таптанырга мәҗбүр. Утырып тору аңа рөхсәт ителми, арыса – басып кына торырга ярый. Дөрес, без аларны дүрт сәгатьтән дүрт сәгатькә дә алыштырып карадык. Ләкин солдатлар моңа риза булмадылар: кайтып тамак ялгарга да, йоклап алырга да вакыт җитми кала, алты сәгать торып, алты сәгать ял итү безнең өчен әйбәтрәк, диделәр. Үзләре шулай дигәч, билгеле, яңадан алар теләгәнчә калдырдык.
Алты сәгать постта торуның нәрсә икәнен ничек кенә аңлатырга? Разводящий буларак мин моны яхшы беләм, ләкин шуның өстенә әле минем үземә дә каравыл взводына күчкән көннәрдә алтышар сәгать постта торып карарга туры килде. Күнекмәгән кеше өчен бу искиткеч авыр хезмәт. Япа-ялгыз тик бер урында торгач, шул озын төнгә охшаган вакыт һич кенә дә үтеп бетмәс кебек тоела. Арлы-бирле йөренгән дә буласың, авыз эчеңнән генә берәр көйне дә шыңшырга тотынасың, фикерне читкә җибәрер өчен юк-бар нәрсәләр турында да уйларга тырышасың. Әмма миеңне һаман бер нәрсә – күпме вакыт үтте икән дигән уй кимерә дә тора. Баштагы ике-өч сәгатьне шулай да җиңелрәк үткәрәсең, иллә мәгәр калган яртысын үткәрә алмыйча тәмам интегеп бетәсең. Ахырга таба бөтен җирең – башың, күзең, аякларың – барысы да арый һәм шулкадәр арый ки, күзеңә инде һичбер нәрсә күренми башлый. Смена килер алдыннан, үзең сәгать теленә әйләнеп дигәндәй, калган минутларыңны гына санап торасың.
Минем беренче мәртәбә постта торуларым әнә шулай ифрат азаплы үтте. Ләкин адәм баласы, мәгълүм булганча, барысына да күнегә, һәм мин дә, билгеле, әкренләп күнектем. Тора-бара хәтта бу постта торуның үзенә күрә бер, ничек дим, уңай-рәхәт ягын да тапкандай булдым: хыял диңгезендә йөзәр өчен бик шәп урын икән! Тик вакытны гына уйламаска кирәк. Теләсә нәрсә турында уйлан, хыяллан, әнә сәхрәләр кич, диңгезләр кич, Һиндстанга барып чык, Һималай тауларына менеп төш, берәр һинд кызын урлап Питрәчкә алып кайт, иллә мәгәр вакыт үтәме икән дип, һич кенә дә борчылма!.. Ә вакыт үтә ул, үтә, алты сәгать кенә түгел, алты мең елы да үтеп китә, әйдә, чәнчелсен!.. Ул да булмый, смена килә, син алмашыңны дусларча елмаеп каршы аласың – менә рәхәт ял вакыты сиңа да килеп җитә. Землянкага кайтып, дневальный борчак концентратыннан пешереп торган ашны ашыкмыйча, тәмләп кенә ашыйсың, ашап беткәч, кашыгыңны әйбәтләп ялыйсың, котелогыңны җылы су белән чайкап куясың. Аннары бер утырып, урта бармак юанлыгы итеп төргән махраны тәмен-ләззәтен белеп кенә, очына өргәләп кенә көйрәтәсең. Шуннан соң чолгауларыңны кибәргә куясың да печән түшәлгән сәкегә, шинелең белән баштан ук бөркәнеп, йокларга ятасың. Җылынып, изрәп, төшләр күрә-күрә… Нигә, рәхәт түгелмени?