Выбрать главу

Хәер, безнең картрак солдатларга каравыл хезмәтенә күнегү болай ук авыр булмагандыр, чөнки, беренчедән, аларның берсе дә минем кебек җылы урыннан бу эшкә күчмәгәннәр, икенчедән, барысы да диярлек күптән инде каравыл взводында хезмәт итәләр. Әлбәттә, алар тизрәк күнеккәннәр дә, тизрәк ияләшкәннәр дә, сыкранмыйча гына постка баралар-кайталар, әмма ләкин аларга да барыбер җиңел түгел. Бигрәк тә авыр йөк бушату эшеннән соң постка баруы һәм алты сәгать аяк өстендә торуы – ай-һай, күпме чыдамлык, күпме көч кирәк моның өчен!.. Миңа аларның берсеннән дә каравыл хезмәтен мактап яки яратып әйткән сүзләрен ишетергә туры килмәде.

Шуны да онытмаска кирәк: постта торучыга каты таләп тә куелган һәм зур хокук та бирелгән. Барысыннан элек ул, билгеле, һәр сәгатьтә, һәр минутта уяу-сизгер булырга тиеш. Караңгы төндә дә, томанлы иртәдә дә, җилле-яңгырлы көндә дә… Һәм һич беркемне янына якын җибәрмәскә тиеш. Әгәр берәр кеше якын килә башласа, һәм: «Тукта, кем килә?» – дигән сүзгә җавап бирмәсә, солдатның аны ату белән куркытырга хакы бар. Хәтта килгән кешене ул таныса да, хәтта килүче үзебезнең берәр зур начальник булса да, аңа: «Тукта, атам!» – дияргә хакы бар. Туктамаса, атачак һәм солдатка берни дә булмаячак.

Ике генә кешене ул үзенә якын җибәрә – каравыл начальнигын һәм разводящийны. Шулардан башка һич беркем, хәтта генерал, хәтта маршал да аңа якын килә алмый. (Яки килсә дә, каравыл начальнигына ияреп килә ала.) Әнә шулай каты куелган ул каравыл эше!

Яңа урында әзрәк баш-күз алдык шикелле. Безнең солдатлар үзләренә бер зур гына землянка да өлгерттеләр. Хәзер командир белән икебезгә аерым, кечкенәсен төзеп яталар. Мин бит разводящий гына түгел, командирның ярдәмчесе дә, ары-бире киткән чагында аны алыштырам, шуңа күрә ул мине үз янында тота торган булды.

Постларның сменалары да тәртипкә салынды. Казахларны без бер сменага тупладык. Ни әйтсәң дә, алар, бер-берсенә елышып, бергә сайрашып яшәргә өйрәнгән халык. Сменадан кайткач, бергәләп ашыкмыйча чәй эчә-эчә, озак кына гәпләшеп утыру алар өчен үзе бер хозур, үзе бер ял… Югыйсә ялгыз казах бик күңелсезләнә, бик моңая ул. (Бу урында шуны әйтеп үтәсе килә: Казахстаннан килгән бер дивизиянең калдыклары кырык өченче елның башында безнең ротага да килеп эләккән иде, менә шуннан соң бездә казахлар күбәеп китте.)

Сменаларны тәүлеккә дүрт мәртәбә – иртән алтыда, көндез уникедә, кич алтыда һәм янә төнге уникедә алыштырабыз. Бусы инде минем эш. Сменага бер ярты сәгать калгач, мин солдатларга киенеп, әзерләнеп землянкадан чыгарга кушам. Төрле кеше төрлечә дигәндәй, монда да кайберсе бик тиз җыенып чыга, ә кайберләре (мәсәлән, Байәхмәтов) бик озак кыймылдый. Кабатлап, үтемлерәк сүз кушып, кычкырып та әйтергә туры килә. Ниһаять, кыштырдый торгач, барысы да чыгып бетәләр. Мин аларны сафка тезәм дә өс-башларын, мылтык-коралларын тәртиптәме дип тикшереп чыгам. Мылтыкларына сүз юк, чиста, әйбәт. (Чөнки көн саен диярлек чистартырга мәҗбүр итәбез.) Ә менә өс-башларына килгәндә инде, пөхтәлек – ташка үлчим! Кайсының төймәләре каптырылып бетмәгән, кайсының бил каешы буш – йодрык сыярлык, ә Ишмәмәт әнә пилоткасын башына аркылы кигән. Хәер, аның һәрвакытта шулай: йә аркылы, йә алдын артка кигән була – әйтерсең пилоткасы башында әйләнеп йөри!.. (Гомумән, карт солдат – каткан тал кебек, аңардан чын солдат ясавы бик читен.)

Тиешле төзәтүләрне ясаганнан соң, каравыл хезмәтенең кайбер кагыйдәләрен яңадан исләренә төшергәч, мин аларны сулга таба борам да:

– Киттек, бөркетләр! – дип, үз артымнан җилле генә ияртеп алып китәм.

Беренче пост – шлагбаум янында. Бирегә солдатның төзегрәген, үткенрәген һәм грамоталырагын куябыз, ник дисәң, шушыннан өзлексез машиналар да, кешеләр дә үтеп йөриләр. Аларның пропускларын карап үткәрергә кирәк. Шулай ук бу юлдан үтеп-сүтеп йөрүче төрле начальниклар да бер дә өзелми. Часовой монда штык шикелле торырга тиеш. Шуңа күрә бирегә ни җитте солдатны куеп булмый. Хәер, карт солдатлар үзләре дә начальниклар күзенә алай бик кереп торуны яратмыйлар.

Хәзер анда бер күзе пыяла, әмма буе-сыны бик килбәтле Шумилов дигән солдат тора. Сугышка чаклы ул кайдадыр май заводында бухгалтер булып эшләгән, имеш. Ахрысы, шуңадыр, һәртөрле кагыйдәләрне бик төгәл үтәргә ярата һәм кергән-чыкканнарның язуларын да, ашыкмыйча, бик җентекләп тикшерә.

Менә хәзер мин аңа алмашка Җантимеров дигән солдатны китердем. Бу казахлар арасында иң яше, укый-яза белгәне, сугыштан өтелеп чыккан чын солдат, ышанычлы часовой… Сүз уңаеннан тагын шуны да әйтергә кирәк, Җантимеровның гаҗәеп бер сәләте дә бар: сандугач-былбыл булып искиткеч матур сызгыра ул. Агачлар арасына китеп, шундый чын, шундый өздереп чутылдарга тотына ки, ишеткәч, сандугач икәненә тәмам ышанып, сихерләнеп тыңлыйсың үзен… Ничәмә тапкыр ул безне шулай алдады. Казахлар да үзен бик яраталар.