Выбрать главу

Без шлагбаум янына килеп җиткәндә, Шумилов боеприпаслар төягән дүрт «Студебеккер» машинасын үткәреп тора иде. Үткәреп бетергәч, мин аңа якынлашып:

– Йә, Шумилов, эшләр ничек, бик арымадыңмы? – дип сорадым.

– Әзрәк булды, иптәш сержант, – диде Шумилов, турая биреп.

– Нәрсә, машиналарны күп үткәрергә туры килдеме?

– Ничек дип әйтергә? Бик күп булмаса да, һаман килеп торалар, китеп торалар, так что шлагбаум киртәсеннән бер адым да читкә китәргә туры килмәде.

Бу складның шунысы яхшы: моннан урлап чыгар нәрсә юк. Йөкләрне тикшереп тору кирәкми дә, барыбер артык ящикны эләктереп чыгарга тырышучы табылмаячак. Ә менә азык склады каравыл өчен бик начар – анда инде машинада нәрсә барын карамыйча чыгару юк. Бигрәк тә аракы төягән булса, шофёрның утыргычын да күтәреп карарга туры килә.

Бездә часовойларны алмаштыру бик гади эшләнә. Берсе китә, икенчесе торып кала. Бушаганнарын мин үзем белән ияртеп йөрмим, шунда ук кайтарып җибәрәм. Аз булса да ял итә торыр. Кайберләре, бәйдән ычкынгандай, землянкага таба сыптыра гына.

Шумиловны алыштыргач, мин, калган солдатларны ияртеп, чәнечкеле тимерчыбык буйлап сузылган тар сукмактан икенче постларга китеп бардым. Солдатлар җитмәгәнгә күрә, пост аралары шактый ерак, бик кирәк урыннарда гына тора. Шлагбаумнан соң әле берсенә, әле икенчесенә җитеп, часовойларны алыштыра-алыштыра бара торгач, менә иң соңгысына да Ишмәмәт белән икәү генә килеп җиттек. Бу постның урыны бик аулак, бик матур җирдә: урман кырые, каршыда адәм аяк басмаган киң генә аланлык, чабылмыйча калган бил тиңентен куе үлән – ул инде шулай утырган килеш саргаеп картайган, хәтта чәчәкләре дә коелмыйча гына кипкәннәр… Монда ялгыз-ялгыз бик мәһабәт имәннәр, каеннар үсеп утыра. Бирегә килгән саен, мин эчемнән генә «тукта, бу урын миңа малай чактан ук таныш түгелме соң» дип, бик сәерсенеп уйламыйча калмый идем.

Әнә тимерчыбык буендагы ялгыз имән төбендә чуваш Емелькин басып тора. Мылтыгына беләге белән таянып торышыннан ук күренә, дәдәебез бик арыган булса кирәк.

– Ну, Емелькин, – дим мин аңа, килеп җитү белән, – безне көтә-көтә зарыгып бетмәдеңме?

– Бетмәгән кайда инде ул, парин! – ди Емелькин, урыныннан авыр гына кузгалып. – Алты сәгатенә түздек, алты минутка калгач түзүләре бик читен икән.

– Шулайдыр шул… Синең пост иң ахыргы бит, көтмичә дә хәлең юк. Әллә якынрак постка күчерикме үзеңне?

– Юк, кирәкми. Монда әйбәт.

– Әйбәт дисең… Нәрсәсе белән?

– Монда, парин, уйлавы рәхәтрәк. Мишәйт итүче юк.

– Шулаймыни? Ниләр уйлыйсың соң син?

– Барысын да… Әйтеп бетереп буламыни аны?!

– Түтәйне дә сагына торгансыңдыр инде?

– Аны да сагынам, парин, сагынам.

Емелькин җиңе белән юешләнеп торган күзләрен сөртеп алды. Мин сүзне икенчегә борыр өчен сораган булдым:

– Тынычлыкмы, ул-бу юкмы?

– Нәстә булсын… Бер куян гына сикерә-сикерә узып китте. Атмакчы идем дә, тревога ясармын дип курыктым.

– Нигә атасың аны? – диде Ишмәмәт, ничектер кинәт кырыс кына.

– Бәй, нигә дип, суеп ашарга. Тиресеннән бүрек тегәргә.

– Хәрәм ул!

– Хәрәм? Куянмы? – диде Емелькин, бик гаҗәпләнеп. – Их, син, үзбәк, белмисең икән әле куян итенең тәмен, тавык итенә биргесез ул.

– Үтереп ашау хәрәм… Җан иясен үтерергә ярамый, гөнаһ булды кү…

– Һе, таптың сүз! Кеше үтерергә ярый, куян үтерергә ярамый, имеш!

– Кеше – явыз.

– Кем, минме? – Емелькин аның өстенә үк бара башлады.

– Йә, җитәр сезгә! – дидем мин, араларына кереп. – Юк өчен әтәчләнмәгез. Кая, эшегезне бетерегез!

– Ортак Емелькин аңламый шул, – диде Ишмәмәт, тыныч кына. – Мин аның кальбен аяп әйтәм, кальбе ташка әверелмәсен…

– Аңламыйм шул мин сине, Ишмәмәт, – диде Емелькин да, шактый йомшарып. – Кальбе дисең, нәрсәдер инде ул, белмим, иллә мәгәр монда таш булырга кирәк, таш… ярар, кил әйдә, карт имәнгә терәл!

Ишмәмәт Емелькин урынына басты һәм мылтыгын җиргә төшерде. Үзе дә мылтык буйлы бәләкәй-юка гына бер кеше инде ул. Чырае да сабыйныкы, күңеле дә сабыйныкы, чебен үтерергә дә кулыннан килмәс, ә шулай да мылтык тотып постта торырга ярый. Хәер, бу сугышта эшкә ярамаган кеше калмады.

– Йә, Ишмәмәт, әйбәт кенә тор инде, – мин әйтәм, – бик боекма, күбрәк йөргәлә… Мин синең яныңа килеп китәрмен әле.

Ишмәмәт мөлдерәп туларга торган күзләре белән миңа моңсу елмаеп кына карый. Бик тә нечкә, йомшак бәгырьле кеше ул безнең Ишмәмәт. Чак кына җылырак сүз әйтсәң, әнә шулай эри дә китә. Җавап бирергә дә көче җитми. Аны хәтта безнең лейтенант та тирги алмый. Ә тиргәргә кирәк чаклар булгалый, чөнки ул, ничек дим, арада иң пешмәгән, иң тугарылып йөри торган солдатларның берсе. Әмма үзе бик чыдам, бик күндәм, кая гына куйсаң да тора һәм алты сәгать түгел, ун сәгать тә тора ала, тавышын-тынын чыгармый. (Бүтәннәр, мәсәлән, ун гына минут артыграк торсалар да сукрана, сүгенә башлыйлар.) Аның дүрт баласы бар икән инде, ул шуларны бик сагына һәм, гомумән, илен-өен бик сагына булса кирәк, шулай сизелә. Әмма, әйткәнемчә, эчтән сүзсез генә сагына, бүтәннәр кебек тышка чыгарырга, уфтанырга яратмый. Үзенә күрә сәер, серле генә бер кеше ул… Минем аңардан сораганым да бар: