– Ишмәмәт әкә, әйт әле, син үлемнән куркасыңмы?
– Юк, курыкмыйм, – ди ул, тыныч кына.
– Ник?
– Минем береннән-бере кечек дүрттә балам бар кү! – Һәм ул балаларының җирдән күпмегә биек булуын кулы белән күрсәтеп чыга: – Миңа үләргә ярамый, Ходай мине саклаячак.
Һәм Ишмәмәт моны бик нык ышанып әйтә.
Карт имән янәшәсендә генә чәнечкеле чыбыкның кечкенә чокыр өстеннән узган бер иркен урыны бар – без Емелькин белән шул төштән иелеп эчкәре уздык та тар гына сукмактан взводка кайтып киттек. Емелькин салган сукмак бу, иң туры, иң кыска юл… Минем арттан килә-килә ул миңа зур бернәрсә итеп сөйли:
– Куянның маңгаена туп-туры карап барсаң, парин, ул кача алмый. Ник дисәң, куян туры каршысына килгән кешене күрми, аның күзләре маңгаеның ике ягына чалыш утыртылган… Чапканда да ул башын бер уңга, бер сулга борып, алдына да, артына да карый-карый чаба. Ышанасыңмы?
Мин нәрсә, дим? Куянның алай чапканын һич тә күргәнем юк, ләкин Емелькинга «юк, ышанмыйм» дип әйтәсем килмәде. Чуваш агай куянны миңа караганда яхшырак белергә тиеш.
Алданрак кайткан солдатлар землянка каршындагы тар өстәлдә дневальный сосып биргән борчак ашын котелокларыннан шөбердәтеп ашап утыралар иде инде. Емелькин да, мылтыгын агачка терәп, биленнән каешын салып ташлады да кулын юып ашарга утырды. Дневальный китереп биргән котелогына кашыгы белән тыгылгач:
– Рәхмәт төшкере, бүген дә борчак икән, – диде. – Каян алып җиткерәләр бу борчакны, әллә Әмерикәдән килә инде?!
Солдатлар көлешеп алдылар. Арадан берсе:
– Юк, булмас, – диде. – Борчак Американың үзенә дә җитми торгандыр…
– Нишләп?
– Нишләп дип, моңарчы бит алар немецка каршы борчак кына атып яттылар.
Солдатлар тагын көлештеләр. Сүзнең мәгънәсе аларга бик ачык: союзниклар (Америка белән Англия) ике-өч ел буена икенче фронтны ачмыйча сузып килделәр. Безнең солдатларның бу хәлгә бик ачулары килә иде, шунлыктан җай чыккан саен Америкасына да, Англиясенә дә тибеп узмыйча калмыйлар иде. Бик әшәке итеп сүккән чаклары да күп булды, ләкин хәзер тынычлана-басыла төштеләр инде, чөнки союзниклардан башка да немецны җиңеп чыгуыбызга ышана башладылар.
Ашау-эчү бездә төрле вакытта төрлечәрәк була. Безне үзебезнең рота тәэмин итә. Әгәр ротага якын торсак, азыкның һәртөрлесен вакытында алабыз, әгәр инде хәзерге шикелле ротадан ерак китсәк, үзебез алып килгән коры-сары (концентрат, консерв, шпик) белән генә туенып торабыз. Тик икмәкне генә без көн саен диярлек шушы склад келәтеннән алып кайтабыз.
Башта әйткәнемчә, бу урынга күчеп килгәч, бер-ике атна чамасы эш бик күп, бик тыгыз булды. Әлеге дә баягы боеприпас дигән бик кадерле нәрсәне төяшергә куалап, безне тәмам алҗытып бетерделәр. Зур һөҗүм вакытында гел шулай була инде ул: склад территориясенә йөзләрчә машина килеп тула, көне-төне анда кешеләр кайнаша, зур гына начальниклар сүгенеп, тиргәп, берөзлексез ашыктырып йөриләр. Ә төяп озатучылар барыбер җитешми. Менә шуннан соң инде посттан бушаган солдатка да чират җитә. Әлбәттә, каравылда торучыларга тияргә ярамый дип әйтүче юк. Ә арыган, өшәнгән солдат постында йокласа, башы белән җавап бирергә тиеш.
Кыскасы, берьюлы ике камытны кияргә туры килде безгә… Бик арыдык, чиләндек, өс-баш та тетелеп бетте, ә соңга таба инде аякларны сөйрәрлек тә хәлебез калмады. Ләкин без бер нәрсәне белеп тора идек: дошман чигенеп, фронт ераклашса, безнең хәлебез дә җиңеләячәк. Бөтен теләгебез шул, бөтен өметебез шуңарда гына… Чөнки ул чагында тылдан килеп торган боеприпасларны монда бушатмыйча, алгарак, фронтка якынрак җиргә куачаклар.
Һәм шулай булып чыкты да ул: башта фронт моннан сигез-ун километрда гына иде, ә бер ун көннән инде автобат кешеләре фронтның утыз-кырык километрга ераклашканын әйттеләр. Хәер, без моны үзебез дә сизеп тордык: сугыш бит ул, көчле күк күкрәве шикелле, акрынлап ераклаша һәм тоныклана бара.