Шуның өстенә тагын бу Каракалпак казахы (туган иле шунда аның) төскә-биткә дә шактый чибәр кеше иде. Бите аның, бүтәннәрнеке кебек ипи каравае сыман түп-түгәрәк түгел, озынчарак та, җыйнаграк; кечкенә генә кара сакал, куе гына кара мыек, ә иреннәре ак сызыклы – ачык беленеп тора. Буе-сыны да аның ыспай-җыйнак, тыгыз-таза… Ул теләгән чагында, тип-тигез тешләрен күрсәтеп, сөйкемле генә елмая белә һәм кысыграк майлы-елтыр күзләре белән эчеңә керердәй итеп карый ала. Шуңадыр, ахры, кешеләр аңа тартылалар, аңа якынрак булырга тырышалар. Начальниклар да бит аны, юньләп русча сөйләшә дә белмәгән гади солдатны, тиң күргәндәй яннарына чакырып алалар. Хәтта очраган хатыннар да аңа, эчләреннән генә нидер уйланып, карамыйча узмыйлар иде.
Кыскасы, Дорды – теләгәнен булдыра ала торган кеше. Ләкин мондагы латышны ул ничек итеп сихерли алыр икән – монысына минем, дөресен әйтергә кирәк, күзем җитми иде. Ахрысы, аңа сарык башы урынына «мәскәүский»не минем алдыма куярга туры килер. Ә «мәскәүский»не таба инде: станциягә бара да тылдан килгән машинистлардан ярты литрны биш йөз тәңкәгә сатып алып та кайта. Моны берничә тапкыр эшләде инде ул…
…Бер көн узды, ике, өч көн узды, ә дүртенче көнне Дорды мине: «Бире килче, сержант, синең белән гәп бар», – дип, бер читкә алып китте. Агачлар арасынарак узып, җирдә яткан юан бүрәнә өстенә утырдык. Аягын сузып, чалбар кесәсенә тыгылды бу; әллә «мәскәүский»не чыгара инде, юк, насвай шешәсе икән… Шуңардан уч төбенә бер чеметем насвай кагып төшерде дә, сакаллы ияген күтәреп, тел астына салып та җибәрде. Мәгълүм булганча, армиядә солдатларга насвай бирмиләр, насвайны Дорды үзе ясый. Бөрмәле капчыгында аның каяндыр табып алган бәләкәй генә табасы йөри. Менә шул табасында ул чыршы ылысын һәм үзе генә белгән тагын ниндидер үләннәрне тәмәке белән бергә бутап көйдерә дә, шуннан насвай сыман кара-яшькелт бер нәрсә килеп чыга. Татарча әйтсәк, ит югында үпкә дә ярый!
Дорды, насваен тәмләп суырып, бер төчкергәч, бик гади генә итеп миңа:
– Сержант, без, Аллага тапшырып, латышның бер куен алдык! – диде.
Мин, тиз генә сүз таба алмыйча, беравык аңа сынап карап тордым: шаяртамы бу, әллә чынлап әйтәме? Әмма Дорды эчендәге тантанасын һич тә сиздермичә тыныч кына утыра иде. Ахырда үзем сорарга мәҗбүр булдым:
– Ничек алдыгыз?
– Сатып, сержант, сатып…
– Күпмегә?
– Мин латышка үземнең ике мең тәңкә хәләл акчамны чыгардым да бирдем! – диде бу, байларча гына.
– Хәләл акча!.. Ну, ярый, ә куегыз кайда соң?
– Куй иясендә калды әле.
– Нигә, китереп бирмимени? – дидем мин, аңа төрттеребрәк.
– Китереп тә бирер, – диде Дорды, бер дә исе китмичә генә, аннары миңа елыша төште: – Беләсеңме, сержант, без лейтенантка әйтми торып куйны алып кайтырга курыктык. Лейтенантка әйтү кирәк гой!
– Әйе, аңа әйтмичә ярамый.
Шуннан соң Дорды, чибәр йөзенә әлеге сөйкемле елмаюын чыгарып, миңа йомшак кына болай диде:
– Алайса, син, чырагым, аңа үзең яхшылап-җайлап кына әйтсәңче.
– Туктале, ни өчен мин?.. Ни өчен син үзең түгел?
– Юк, миннән булмый, миңа ярамый… Син, чырагым, лейтенантка якын торасың, син әйтә беләсең, син грамотный адәм, яхшы атаның баласы…
– Йә, йә, Дорды әкә, салам кыстырмыйча гына… Куйны сез алгансыз – җавабын да сез бирергә тиешсез… Шулай ул!
– Кодавәндә! – диде Дорды, ачынып. – Лейтенант безне тыңламый гой! Анау Шумиловны тыңлый, чуваш Емелькинны да тыңлый, ә безне юк, тыңламый… Казахны башкалардан аеру, якын итү була дип курка. Үзең дә беләсең гой!
Әйе, бу дөрес, мин моны белә идем. Һәм, чынлап та, лейтенантның эшне бозып куюы бик мөмкин иде.
Хикмәт монда нәрсәдә?.. Лейтенант Нугайбәк Кулибаев милләте белән кыргыз, шуңа күрә казахлар аңа бөтенләй үз кеше итеп карыйлар. Армия тормышында исә бу бик ярый торган эш түгел, армия ул ата белән баланы да аерып, һәркайсын үз урынына куя. Ә казахлар менә шуны һич тә аңларга теләмиләр, алар өчен Кулибаев гүя бертуган кече энеләре… Баштарак әле аңа туп-туры исеме белән генә дәшә торганнар иде: Нугайбәк тә Нугайбәк, ә кайчагында, үзләренчә назлап, Нугайбәк чырагым да дип җибәрәләр. Билгеле инде, лейтенант моны ишеткән чакта бик уңайсызланып кала, хәтта ачуыннан бүртенеп тә китә торган иде. Хәер, соңрак ул аларны бу кадәр «якын» итүләреннән тыйды.
– Җитәр! Моннан кәен «Нугайбәк» дип әйткәнегезне ишетәсе булмыйм. Мин сезгә командир, миңа устав кушканча дәше- гез! – диде.