– Бүген станциядәге зенитчикларның берсен очраткан идем, шул әйтте. Без бер куй алып суйдык, икенчесен алырга җыенабыз, ди.
– Ышанмыйм, алдаша торгандыр.
– Ә нигә алдашсын ул? Бик гади эш бит бу… Үзегез дә күрәсездер, хуторлар тирәсендә куйлар йөри, хуҗалары сатмыйча аларны нишләтсеннәр?
Лейтенант, ышаныргамы-юкмы дигәндәй, дәшмичә, миңа ит баскан кысык күзләре белән бераз карап торды. Әлбәттә, сүзне бик тирәнгә җибәрмәскә һәм бу эшне ничек тә гади генә бернәрсә итеп күрсәтергә кирәк иде. Иң мөһиме – лейтенантны төрле шикләр кимерә башламасын! Шуңа күрә мин, ялгап:
– Аннары без үзебез дә аны белә алабыз бит, – дидем. – Менә мин иртәгә үк якындагы берәр хуторга барып чыгармын, сорашып карармын, әгәр сатулары дөрес икән, берәр куйны җитәкләп алып кайтырга да була.
– Шунда укмы? – диде лейтенант, көләргә итеп.
– Изге эшне китап озакка сузарга кушмаган, – дидем мин дә шаярткан булып.
– Изге эш! Кызык кына сөйлисең әле син, сержант! Ә кем рөхсәт итәр икән безгә андый «изге эшләр» артыннан йөрергә?
– Сезнең рөхсәт җитә, лейтенант! – дидем мин, өзеп. Бу аңа ошарга тиеш иде.
– Ай-һай! – диде ул, шулай да икеләнебрәк. – Миңа бит андый права бирелмәгән.
– Аның каравы сезгә солдатларның тамак ягын кайгырту правасы бирелгән. Күптән инде аларга суйган ит ашатканыбыз юк. Гел сухой паёкта утырабыз. Бер куй алып чалган өчен беркем дә бер сүз әйтмәс, ә солдатлардан сезгә рәхмәт кенә явар!
Лейтенант, чәендәге шикәрен пычак очы белән болгаткан булып, бераз дәшми торды. Аннары сорады:
– Ә акчасын кайдан алабыз? Син шуны уйладыңмы?
– Солдатлардан җыябыз.
– Һе, – дип куйды лейтенант, – барысы да уйланган икән… Солдатны үз акчасына ашатабыз, алайса! Армиядә мондый эшнең булганы юк иде әле.
– Ник булмасын, – дидем мин тиз генә, чөнки лейтенантның бу кинаясе хәтәр иде. – Солдат бит үз акчасына кирәк нәрсәсен сатып алырга хаклы. Оныттыгызмыни, безнең солдатлар, авылларда торган чакта, үз акчаларына сөтен, бәрәңгесен, тәмәкесен дигәндәй, сатып алалар иде, беркем дә тыймый иде бит… Ә хәзер салышып алалар, бары шул гына.
– Дипломат булып беткәнсең син, нугай! – диде бу миңа, чәнчеп. – Әллә үзләренә әйттең дәме?
– Юк, нишләп әйтим, сезнең белән сөйләшмичә торып, – дидем мин, әз генә үпкәләгән булып.
Лейтенант бераз уйга калды. Һаман икеләнә иде шикелле, шайтан алгыры! Ләкин аңа икеләнергә дә, уйланырга да ирек бирмәскә кирәк иде, шуңа күрә мин сүзне тизрәк очлар өчен бик дусларча, әмма җитди итеп әйттем үзенә:
– Сез, лейтенант, бу эшне миңа ышанып тапшырыгыз. Сүз бирәм, кирәксә менә ант итәм, мин барысын да бик законлы итеп эшләрмен. Хуҗа белән дә бик сак кына сөйләшермен, куйны да үз ирке белән сатса гына алырмын, шулай ук солдатларга да бу турыда артык шауламаска кушармын. Йә, фатихагызны бирегез, лейтенант!
Ул миңа җитди генә бер сынап карап алды.
– Ә соңыннан берәр чатаклык килеп чыкса, җавабын кем бирер?
– Ай Алла, бик кирәксә, җавабын да үзем бирермен. Ләкин эш аңа барып җитмәячәк, лейтенант, ышаныгыз!
– Ну… ярый, алайса! – диде ул, ниһаять, һәм кинәт көлеп тә җибәрде. – Куйны, – мин әйтәм, – гаҗәп сагынгансың икән, ә, сержант?
– Кыргыз миңа караганда да ныграк сагынгандыр әле, – дидем мин, елмаеп кына.
Лейтенант дәшмәде, тик сул кул сырты белән авызын гына гүя ихтыярсыздан сөртеп куйды.
Икенче көнне иртәнге разводтан соң, без Дорды белән, ашап-эчеп тә тормыйча, Аллага тапшырып дигәндәй, куй хуҗасына киттек. Шлагбаумны узгач та уңга каерылдык, бераз тар сукмак буйлап бардык, аннары икенче пост турысына җитәрәк, Дорды, сулга борылып, мине буш кырлар аша юлсыз-нисез алда күренгән бер утарга таба алып китте. Урман буйлары чабылмыйча калган куе үлән, ләкин ул саргаеп, кибеп беткән инде, атлаган саен кыштырдап сына, коела һәм аяк астыннан, бүрек бәреп куркыткандай, чикерткәләр сикереп китә. Бераздан урган җир өстенә дә чыктык, йомшак камыл таптап, кызу гына атлыйбыз. Ачык кырга чыккач, әллә ничек сәер булып китте: көз дә килеп җиткән икән ләбаса! Игеннәр урылган, көлтәләр ташылган, кырлар буш, тын ята, бөтен тирә-юньгә сары, моңсу төс кергән… Хәтта үзебезнең урман да моннан ничектер тавыш-өнсез, боек булып күренә икән. Күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе – ботак тишеге, диләр. Шул урманда күпме яттык, күпме тапкыр кояш чыкканын каршыладык, күпме кошлар сайравын ишеттек, үләннәрен таптадык, черкиләреннән таландык, ә менә уй-хыяллар каядыр читтә, еракта булгач, җәй узганын сизми дә калган- быз.
Бер утарны читләтеп уздык, икенчесенә якынлашып киләбез. Дорды әйтә, куй хуҗасы шунда, ди. Без корал-мазар алмыйча гына чыктык, шулай да мин бик шәп трофей пистолетны шинель кесәсенә тыккан идем – белмәссең дөнья хәлен!