Выбрать главу

Монда утар аралары бик якын – чакрым-чакрым ярым гына булыр. Менә килеп тә җиттек. Утар дигәнебез тип-тигез кырда япа-ялгыз утырган бер хуҗалык: озынча итеп салынган, дранча түбәле иске генә өй, өйнең үзенә караганда шактый таза, нык каралты-куралар, әмма бернинди капка-койма дигән нәрсә юк. Дүрт ягы да кыр, тик өйнең кояш чыгышына караган башында гына берничә карт өянке үсеп утыра, ә кыйбла ягында рәшәткәләп алган кечерәк кенә бакчасы күренә. Анда бары тик чәчәкләр генә – төрле төстәге безгә билгесез бик эре, бик купшы, ләкин инде көзнең беренче салкын сулышыннан шиңә башлаган чәчәкләр! Безгә бик тансык тыныч тормыш галәмәте! Тагын нәрсә? Ә, әнә өй белән каралтылар арасында зур тәгәрмәч-чыгырлы коесы да бар икән… Бөтен ихатасында йокымсыраган тынлык һәм, ялкау гына тибенеп йөргән тавыкларны исәпләмәгәндә, бернинди җан иясе барлыгы да сизелми.

Ләкин без якынлашуга, каяндыр эт өргән тавыш ишетелде. Мин туктала калдым – этнең тавышы шактый калын иде. Шул арада, кулына сәнәк тотып, абзардан чыккан хуҗа үзе дә күренде. Беравык ул безгә, без аңа карашып тордык. Аннары хуҗа безгә якын килмичә генә:

– Курыкмагыз, эт – биктә, – диде.

Моны ишетүгә Дорды ачык тавыш белән кычкырып дәште:

– Ә, хәзәин, исәнме-саумы!.. Менә без килеп тә җиттек.

– Яхшы! – дип кенә куйды хуҗа.

Без аның янына килдек. Мин дә аңа:

– Исәнмесез, хуҗа! – дидем, кулны сузмыйча гына.

Бу – яңакларын кара-җирән каты төк баскан, иллеләр тирәсендәге таза бер ир иде. Өсте-башы да бик хөрти – сәлперәеп төшкән свитер, ямаулы чалбар, тузып беткән галошлар, башында тишек эшләпә. Ул үзе башлап бер сүз дә әйтми, гел көтеп тора, ә саргылт күзләре куе кашлары астыннан салкын-уяу карыйлар.

Сүзне миңа яңадан, әлбәттә, гади-тыныч кына итеп башларга туры килде:

– Өченче көн безнең ике солдат сездә булганнар икән. Берсе – менә шушы казах иптәш, таныйсызмы?

Хуҗа таныйм дип башын гына какты. Русчаны начар белә, ахрысы, дип уйлап алдым мин һәм сорадым:

– Сез латыш буласызмы?

– Юк, – диде ул, – без староверлар булабыз.

– Димәк, рус милләтеннән, үзебезнең Россия кешесе?

– Без Россиядән күптән киткәнбез.

Ләкин шуңардан башка өстәп бер сүз дә әйтмәде. Күрәсең, бу хакта да ул артык җәелергә теләми иде. Үтә саклык, нишләтәсең! Шуңа күрә мин төп мәсьәләгә күчәргә булдым.

– Менә иптәшләр кайтып әйттеләр, сез бер сарыгыгызны безгә сатмакчы икәнсез, дөресме?

– Әйе, шулай дип сөйләшкән идек.

– Билгеле, үзегез теләп сата торгансыздыр инде?

– Аңламыйм, – диде хуҗа, коры гына.

– Минем әйтәсем килә: үзегез теләп сатсагыз гына без алырга риза.

– Мине берәү дә көчләгәне юк. Аннары без килештек бит инде.

Ярый, бу кырыс хуҗа алдында оста дипломат булып булмады, мать якасына!.. Алыш-бирешне тизрәк өзәргә кирәк.

– Алайса, сүз бетте, – дидем мин. – Димәк, сарыкны алып китәргә дә була?

– Пожалысты!.. Җитәкләргә бавыгыз бармы соң? – диде ул, Дордыга карап.

– Бар, бар, – диде Дорды, җитез генә. – Куйларың кайда?

– Куйлар абзарда.

– Түлке, хәзәин, үзем сайлап аламын.

– Белмим, ничек сайларсыз икән, мин тотып бирмәсәм, – диде хуҗа, ниһаять, көлемсерәп.

– Әйдә керик әле абзарыңа!

Өчәүләшеп иркен генә абзар эченә кердек. Сарыклар түр почмакта нидер көткәндәй сагаеп, башларын күтәреп, тик кенә өелешеп торалар иде. Дорды, ишекне ябып, аркасы белән шуңа терәлде дә миңа сарыкларны үзенә таба куарга кушты. Ә хуҗага, сез бер читтә карап кына торыгыз, диде. Мин, түр башка узып, «Һайт!» дип бер кул гына селтәгән идем, сарыклар өерләре белән кубып, тыпырдашып чабып та киттеләр. Башта барысы да өелешеп, аннары бер-бер артлы тезелешеп, абзарны әйләнеп чабарга тотындылар. Шул чакта Дорды үзалдыннан чабып узган сарыкларны берәм-берәм сыртыннан ике куллап эләктереп ала да күтәреп карый, эләктереп ала да күтәреп карый. Шулай бер биш-алты сарыкны күтәреп карап җибәргәннән соң, бу, ниһаять, берсен кулыннан ычкындырмады: «Безгә менә шушы куй ярый», – диде һәм кесәсеннән элмәкле бау чыгарып, тиз генә сарыкның муенына да кидерде.

Яктыга чыктык. Сарык, чыннан да, таза һәм яшь тә күренә иде. Дорды, маңгай тирен сөртеп:

– Вәт, хәзәин, безгә насыйбы шушы булыр! – диде.

– Ярый инде, – диде хуҗа, – ә шулай да сайлый беләсең икән!

Дорды, мәгънәле генә итеп, тамак кырып куйды, ә мин аның өчен:

– Белмәскә, куйлар арасында аунап үскән казах бит ул! – дидем.

– Күрәм, күрәм! – диде хуҗа, Дордының елтыр-шома битенә җитди генә карап.

Икебез дә аңа хушлашыр өчен кул бирдек, рәхмәтебезне әйттек, тагы да күрешербез әле, дидек. Хуҗа үзе дә бездән канәгать иде шикелле, һәрхәлдә, йомышыгыз төшсә, пожалысты, килегез дип әйтүне кирәк тапты.