Ә хәзер китәргә дә ярый торгандыр.
– Әйдә, җитәклә куеңны, – дидем мин Дордыга.
– Юк, алай бармый ул, – диде Дорды, – без аны менә болай итәбез. – Һәм, чүгәләп, башта сарыкның алгы-арткы аякларыннан тотып алды, аннары башын корсагы астына тыгып, тиз генә җирдән күтәрде. Сарык тыпырчынырга да өлгермәде. Ә Дорды муенына атландырган сарыкны ипли төшәр өчен, бер-ике генә селкенде дә кызу гына китеп тә барды. Мин аның артыннан иярдем.
Ихата аша узганда безгә коедан зур тәгәрмәчне әйләндерә-әйләндерә су чыгарып торган унҗиде-унсигез яшьлек кенә кыз очрады. Шушы йортның кызыдыр инде ул… Өстенә бер кат ситсы күлмәк кенә кигән бу яланбаш, яланаяклы кыз гәүдәгә искиткеч зифа-сылу иде. Туры-тыгыз аяклары, батыбрак торган нечкә биле, таррак кына тигез-төз аркасы, ике якка аерылыбрак караган груша сыман түшләре шулкадәр төгәл, камил, килешле иде ки, күрү белән мин ничектер югалып калдым. Әйтерсең күз алдымда бер мәлгә ак мәрмәрдән терелеп килгән җанлы сын пәйда булды, әйтерсең колагыма гаҗәеп бер нәфис музыка чагылып узды… «Йа Хода, – дидем мин, тыным кысылып, – чыннан да, могҗиза тудыра беләсең икән! Әмма ничек ул сакланып калган бу ялгыз утарда? Немец тырнагына ничек эләкмичә калган ул?..» Аннары әкрен генә Дордыга дәштем:
– Күрдеңме әнә үзен?
Дорды, сарык астыннан башын борып, коега таба карады да тирән генә сулап:
– Их сержант, без әле аны кичә үк күреп шаша яздык! – диде.
– Шулай укмыни?
– Беләсеңме, Акшалов нәрсә диде?
– Йә, нәрсә диде?
– Моның кебек ай-сылу очраган чакта башны учлап, җиргә капланасы килә, диде.
– Гаҗәп, нигә ул алай дип әйтә?
– Тәкате беткәнгә күрә, сержант, сагынуы чиктән ашканга күрә! Төшенәсеңме?
Әйе, бу хәлне аңларга мөмкин иде. Еллар буенча хатын-кыз җылысыннан, хатын-кыз назыннан мәхрүм солдатның мәхәббәтне үлеп сагынуы, мәхәббәткә сусап тилмерүе гаҗәпмени соң?!
Ә Дорды, уңга-сулга карамыйча, бөгелә-сыгыла алдан сыптыра гына. Сыптырмас иде, җилкәсендә теге сарык утыра. Бу инде төшеңә генә керүе мөмкин булган хуҗа кызы түгел, бу – көтмәгәндә кулга эләккән чын бер ганимәт: аны тизрәк үзебезгә илтеп җиткерергә кирәк.
– Бик авыр түгелме? – дип сорыйм мин, артыннан чак өлгереп.
– Һе, куйның кандай авырлыгы булсын, – ди Дорды, кыч- кырып. – Менә миңа алаптай бер немец мәлгуньне өч чакрым күтәреп кайтырга туры килде, вәт шул чакта, сержант, күзләремнән хәтта тир бәреп чыкты.
Мин моны аңардан беренче тапкыр ишетә идем.
– Кайчан, нинди немецны?
– Күптән. Передовойда чакта… Бик кадерле немец иде ул, сержант! Без аны оясыннан барып алдык.
– Аңлап җитмим әле мин сине, Дорды!
– Ну, «тел»не беләсең гой!.. Менә без, төнлә барып, бер «тел»не каптырдык… Ычкынып кача башлагач, старшина немецның аягына атты, ну, шуннан кәен, хош ни хош, миңа аны аркама атландырырга туры килде… Астында калып, үләм дип торам!.. Ә бу куйны, чырагымны, без йөгертеп кенә алып кайтабыз!
Солдат хәтерендә ниләр генә сакланмый, дип уйладым мин, һич көтмәгәндә менә шулай килә дә чыга. Ә сөйләнми калганы күпмедер әле аның?!
Дорды исә «йөгертеп кенә» илтә торгач, үзебезнең «лагерьга» китереп тә җиткерде. Шунда ук землянкадан казахлар чыкты- лар, сарыкны сырып та алдылар. Барысы берьюлы шауларга, сөйләнергә тотындылар: «Сөбханалла!» – диләр, «Куй яман имәс, ризыкка гына язсын!» – диләр, әле түшеннән, әле янбашыннан тотып-тотып, басып-басып карыйлар. Әйтерсең Алланың күктән иңгән кашка тәкәсе бу – шулкадәр сокланырлар һәм куанырлар икән…
Шул арада безнең янга лейтенант Кулибаев та килеп җитте. Сарыкны күргәч, ул да киң бите белән җәелеп елмайды.
– Кара, алып та кайткансыз икән… Ә мин ышанмыйчарак торган идем.
– Нигә, кулдан ычкынып китәр дип курыккан идегезме әллә? – диде Дорды, көлеп.
– Юк, синең кулдан ычкынмый инде ул, бер эләккәч… Хуҗасы сатмас дип уйлаган идем.
– Сатты, лейтенант, бик куанып сатты! Адәм баласы акчага барысын да – малын да, хәтта кызын да сатады гой, әйтик, безнең казахта… – Казахлар дәррәү генә көлешеп алдылар.
– Күпме түләдегез? – диде лейтенант, миңа карап.
– Акчасын әнә Дорды түләде, – дидем мин, турысын гына әйтергә кыймыйча.
Дорды шунда ук миңа, ялгап:
– Сорама да инде, лейтенант, сорама да! – диде, хәйләкәр генә. – Кыйбат булмады бу хайван, чучка баласыннан да арзанга килде. Ризыкка яза күрсен!.. Инде син, лейтенант, безгә шуны әйт: кайчанрак моны, Аллага тапшырып, нитәрбез, суярбыз икән?
– Бүгеннән дә калдырмагыз, – диде лейтенант, борчыла башлагандай. – Ят адәмнәр күргәнче, эшен бетерергә кирәк.