– Бик хуп, лейтенант! Без үзебез дә шулай уйлаган идек. Алайса, тапшырдык?
– Давай, башлагыз!.. Ә син, сержант, бөтенесенә күз-колак бул! Җавапкәрлек синең өстә.
– Яхшы! – дидем мин, теләр-теләмәс кенә: тагын нинди «җавапкәрлек» кирәктер инде аңа.
Лейтенант китеп барды, ә казахлар дәррәү генә эшкә дә тотындылар. Өметбай пычак кайрарга утырды. Акшалов савыт-сабаларын әзерли башлады, Шанаев белән Җантимеров урман эчендәге коега суга киттеләр. Байәхмәтов, балта алып, таган асар өчен җәпле агачлар кисәргә тотынды. Ә Дорды исә, иң зур эшне үтәгән кеше буларак, бу вак-төяк эшләргә катнашмыйча, бер түмгәк өстенә чүгеп, насваен тел астына салып, шуңардан биһуш булып, дәм алып кына утырды. Мин дә шул арада, землянкага кереп, әзрәк тамак ялгап чыгарга булдым.
Ә бераздан Дорды, Өметбай, Шанаев пычак-бауларын алып, сарыкны муеныннан сөйрәп, землянкадан читкәрәк агачлар арасына кереп киттеләр. Мин инде алар артыннан иярмәдем. Бу казахларның үз эшләре, миңа анда булуның һич тә кирәге юк иде. Гомумән, бу тирәдән минем нигәдер китеп торасым килде. Күз-колак булуның да һич хаҗәтен күрмим – барысын да үзләре бик әйбәт башкарып чыгарлар әле. Шуңа күрә постларны бер тикшереп, йөреп кайтырга булдым. Тик китәр алдыннан Акшаловка шуны гына әйтеп китәсем килде:
– Хафиз, син дневальный кеше, икенче сменаны да онытма. Аларга дигән өлешне баштан ук алып куй, ярыймы?
– Ярый, ярый, җулдаш сержант, хафа булмагыз, барысын да үзем эшләрмен.
– Ә мин постларны йөреп кайтам әле, лейтенант сораса, әйтерсең.
– Әйтермен… Тик нигә китәсез әле? Менә хәзер таганда чәй кайнатам, учак янында чәй тәмле була, чәй эчеп китәрсез!
– Кайткач, Хафиз! – дидем мин һәм землянканың ишек яңагына элгән автоматымны алдым да үз юлым белән китеп бардым.
Иң элек Шумилов янында тукталырга булдым. Аның посты җанлы урын, хәзер дә әле үтеп-сүтеп йөрүчеләр, килгән-киткән машиналар булгалый, кайчагында берәр якташ та шунда очрап куйгалый. Һәрхәлдә, күп кенә яңа хәбәрләрне без шул шлагбаум яныннан ишетеп кайтабыз.
Очрашу дигәннән, бер кызыклы хәл искә төште әле.
Килгән көннәрдә шушы шлагбаум янында мин бер Җаек татарын очраткан идем. Бу озын гына, арык кына бер агай иде. Сөйләшеп киттек. (Җаек белән Татарстан арасы шактый ерак булса да, без инде барыбер якташлар!) Ул миңа сер итеп кенә шуны әйтте:
– Менә әле, туган, госпитальдән качып, үземнең чәсне эзләп барам. Монда боеприпаслар төяп чыккан машиналарны көтеп торуым әле, – бер шофёр үзе янына утыртмакчы булган иде. Азык та юк, тамак та ач – беда, парин!
– Ә нигә качтың соң?
– Түзеп булмады, туган, эч пошуга түзеп булмады!
– Ә тотылсаң?
– Тотылсам ни булыр? Мин бит тылга түгел, передовойга качып барам. Тотсалар да барыбер шунда җибәрерләр – башка юлы юк аның!
– Дөрес чамалыйсың, – мин әйтәм, – соң анда, передовойда, әйбәтрәкмени?
– Ничек дип әйтергә?.. Булмаган кеше өчен – коточкыч, ә булган кеше өчен – ничава, әкренләп ияләшәсең… Мин инде биш тапкыр сугышка кердем, ә соңгысында бер ай буена передовойдан чыкмадым. Әллә нихәтле кеше үлеп бетте, парин, әллә күпме пополнение килде, ә мин, ичмасам, бер генә тапкыр да ранен булмадым. Пулялар ышкылып-ышкылып уздылар, ну, тешләмәделәр ничектер… Алла саклады… Тик минем эчтә язве бар, хәерсез, шул каһәрдән кан килә башлагач, мине көчләп дигәндәй, госпитальгә җибәрделәр. Әмма, туган, мин андагы сасыга, андагы ыңгырашуларга түзә алмадым, тоттым да качтым менә!..
– Ә илеңә кайтасың килмиме соң?
– Килмәгәннәр кайда инде ул, туган! – ди агай, өзелеп сулап. – Очып кына кайтыр идем дә бит, булмый шул! Миңа, туган, икесенең берсе: йә илгә, йә передовойга… Ату йөрәкнең януына түзәр хәл юк!
Мин аны землянкага алып кайтып, калган ботка белән сыйладым, кулына да бераз икмәк бирдем. Агай бик канәгать булды. Ә озата чыккач, үзенә: «Бу юлы да пулялар тешләми генә узсыннар инде», – дидем. «Иншалла!» – диде ул, гади генә итеп. Агай үзенең исән-имин калуына бик ышанып китте бугай.
Моның кебек һич уйламаган-көтмәгән кыска гына очрашып аерылышулар фронт шартларында солдат кешесе өчен бик табигый хәл. Ләкин бик күбесе онытыла икән. Бары аерым кеше үзе (әгәр аның кайсыдыр ягы күңелгә ошап калса) яки ул сөйләгән берәр кызыклы вакыйга гына ничектер әле хәтердә сакланып тора. Әмма күбесе онытылса да, көтелмәгән очрашу һәрвакытта ниндидер бер эз калдырып китә. Чөнки һәр солдатның күргән-белгәне үзе бер дөнья, шуның өстенә, әле аның бөтенесенә үз карашы, үз аңлатмасы, үз фәлсәфәсе дә була. Боларны син бер газетадан, бер китаптан да таба алмыйсың.
Бүген дә менә, әлеге куй белән әвәрә килеп йөргәннән соң, нигәдер шундый бер очрашу табасы килеп китте. Яңа кеше күрү, яңа сүз ишетү кайчагында бик кирәк була. Ләкин урман эче буш, сукмакларда һичкем күренми, штабельләр ягыннан бер генә машина тавышы да ишетелми, тик мәһабәт-биек, шәрә наратларның чатыр ябалдашлары гына салмак селкенеп, үзенең ямансу-тонык гүләвен урман өстеннән каядыр еракка ашыкмыйча гына куалый. Ахрысы, кызык бетте безгә монда да…