Выбрать главу

Мин килгәндә Шумилов, шлагбаум киртәсенә күкрәге белән терәлеп, юл буена тик кенә карап тора иде.

– Нихәл, Шумилов, кемне көтәсең?

– Ә, сержант, – диде ул, әкрен генә урыныннан кузгалып. – Кемне көтим, кем килсен безгә? Аякларга бераз җиңелрәк булсын дип кенә шлагбаумга таянып торуым… Вакыт күпме әле?

– Вакытмы? – Мин сәгатемә карап алдым. – Унынчы ярты.

– Шулай гынамыни!.. Күп торасы бар икән әле…

– Ник, – мин әйтәм, – бу вакытны теләгән чакта тизләтеп яки әкренәйтеп булмый икән, ә?! Вакыт – рәхимсез нәрсә. Аның йөрешен үзгәртерлек кодрәт юк дөньяда. Тик шулай да без аны төрлечә тоябыз: кайчакта үткәнен сизми дә калабыз, ә кайчакта үткәрә алмыйча җаныбыз чыга… Шулай түгелме?

– Анысы шулай инде… Менә машиналар өзлексез килеп торган чакта алты сәгать вакыт ничектер тизрәк үтеп китә торган иде. Ә хәзер юк, барысы да тукталды.

– Бүген килүчеләр бер дә булмадымыни?

– Кайсыдыр станциядән зенитчиклар гына килеп, ике машина төяп киттеләр.

– Аз икән шул. Йә, ни сөйлиләр, берәр яңа хәбәр ишетеп калмадыңмы үзләреннән?

– Ә нәрсә ишетәсең алардан? – диде Шумилов, кулын селтәп. – Көне-төне күккә карап яталар шунда… Ә күк йөзе чип-чиста хәзер, немец адашып кына да килеп чыкмый, ичмасам. Койрыгын тәмам кысты, мин әйтәм…

– Вакыттыр инде, җитәрлек котырынды.

– Вакыт, вакыт, бик вакыт! – диде Шумилов, бу сүзгә тагы да зуррак мәгънә салып. – Да, зенитчикларның шофёры шуны сөйләп торды әле: немецлар, имеш, Балтыйк диңгезенең ниндидер бер ярыматавында тупланып, ныгып алганнар, имеш. Шунда хәзер бик каты сугышлар бара, ди, ник дисәң, безнең мондагы тыл өчен бик куркыныч икән алар.

– Нинди ярыматау соң ул, сорамадыңмы?

– Курляндия диде шикелле. Әйе, Курляндия!.. Син, сержант, шуны әйт әле, дөресме икән бу, сводкада берәр сүз бармы ул турыда?

– Белмим, тулы сводканы күптән инде күргән дә, ишеткән дә юк.

– Рота да безне онытты, – диде Шумилов та, күңелсезләнеп. – Нишләп ятабыз соң без монда, кайчан кузгалабыз инде?

– Алдан әйтмиләр бит аны, – дидем мин, – вакыты җиткәч, капыл гына кубып китәрбез әле, гадәттәгечә… Ярый, Шумилов, мин киттем, тыныч кына көт сменаңны!..

– Көтәбез инде, көтәбез! Без көтәргә өйрәнгән, – дип калды Шумилов, арлы-бирле йөренеп.

Шуннан мин өченче постка, Төхфәт абзый янына киттем. Төхфәт абзый миңа якташ дидем шикелле – Баулы тирәсеннән ул. Монда татарлардан без икәү генә, ә шулай да безгә эчләрне бушатканчы иркенләп сөйләшергә бик сирәк туры килә. Төхфәт абзый алты сәгать постта торып кайта да, ашап-эчеп, тизрәк ял итәргә ята. Аннары тагын постка барыр вакыты җитә. Мин дә төрле мәшәкатьтән, арлы-бирле чабудан бушый алмыйм. Шулай итеп, бер тәгәрмәчнең ике теше кебек янәшә әйләнәбез дә әйләнәбез. Әмма шуңа карамастан без барыбер эчке бер якынлык белән якташ булуыбызны гел генә тоеп яшибез.

Баштарак Төхфәт абзый казахлар белән бер сменада иде. Казахлар аңа атлаган саен «нугай», диләр. Төхфәт абзый әллә белмичә, әллә белмәмешкә салынып:

– Ә кем ул нугай? – дип сорый.

– Кем булсын, син гой! – диләр аңа.

– Юк, мин нугай түгел, мин саф татар, – ди Төхфәт абзый, күкрәк сугып.

Тегеләр көләләр генә:

– Без татарны белмәйбез, без нугайны гына беләмез!

Кайчагында шул юк кына нәрсәдән чак талашып китмиләр иде. Соңыннан бер авыз русча белмәгән Ишмәмәтне казахлар янына күчереп, аның урынына Төхфәт абзыйны куярга туры килде. Хәзер бу сменада рус, чуваш, татар – үзенә күрә кечкенә генә бер интернационал. Төхфәт абзый аеруча чуваш Емелькин белән дуслашып китте – серләре килеште, күрәсең.

Өченче пост бәләкәй генә бер калкулык өстендә тора. Өч ягы урман, каршы якта – ачык кыр. Төхфәт абзый шул калкулык түбәсендә әйләнеп йөри-йөри үзенә түп-түгәрәк бер сукмак салып бетергән. Мин килгәндә дә шунда әкрен генә әйләнеп йөри иде.

– Төхфәт абзый, бу мин әле, – дидем, аңа якынлашып.

– Әйдүк, туган, рәхим ит! – диде ул, өенә чакыргандай бик ачык кына.

– Кәефләр ничек соң?

– Кәефләр шәп!

– Шулай укмыни?

– Көнен кара син, көнен! Атланмай кебек бит. Җылы, тымызык, пәрәвезләр оча, әбиләр җәе инде бу…

Бүген көн, чынлап та, гаҗәеп хозур иде. Күктә бер болыт әсәре юк, кояш үзе генә бик иркенләп, җәйгечә юмартланып кыздыра, каяндыр тагын әкрен генә иркә-йомшак җил дә искәләп куя – кыскасы, бу якларда мондый вакытта бик сирәк була торган көннәрнең берсе иде.