Выбрать главу

– Әле, туган, – диде Төхфәт абзый, нигәдер үзеннән-үзе җанланып, – эзли торгач, мин малай чакта атай мәрхүмнең җырлый торган бер көен тәки таптым бит. Күптән эзли идем инде мин аны… Ни хикмәттер, ул көйне хәзер җырламыйлар да, уйнамыйлар да. Белүче юк, ахрысы… «Агач башы» дип атала. Җырлап күрсәтимме?

Аның бу көтелмәгән сәер куанычына мин бераз гаҗәпләнә калдым. Юри генә:

– Постта җырларга ярыймы соң? – дигән булдым.

– Сез рөхсәт итсәгез, ярый торгандыр.

– Хәйләкәр үзең дә!.. Җырла инде, алайса.

Төхфәт абзыйның тавышы көр, матур гына иде. Ул, мылтыгына таянып, аз гына тынып торганнан соң, бер тамак кырып алды да каядыр югары карап, тавышын тыя төшеп җырлап та җибәрде:

Агач башкайлары тәсбих әйтә       Әкрен искән җил белән.Сәвешеп-сәвешеп тә кауша алмаган       Бер без генә түгел, ил белән.

Җырның соңгы ике юлын бик хисләнеп, сузып-тибрәтеп бетерде дә аннары бәхетле елмаеп:

– Йә, ничек соң, малыкаем! – диде.

– Әйбәт, бик әйбәт! – дидем мин дә, әсәрләнеп.

Юк, чыннан да, бу бер дә ишетелмәгән бик матур көй иде. Үзе бик борынгы да булса кирәк. «Агач башы»… «Агач башкайлары тәсбих әйтә…» Гаҗәп, кешенең күңел хәзинәсеннән ниләр генә табылмый! Җитмәсә, менә монда, туган илдән ерак чит-ят җирләрдә!.. Хәер, язмыш кешене кайларга гына ташламасын, күкрәгендә шул бер үк йөрәкне йөртә инде ул…

Тик Төхфәт абзыйдан бер нәрсәне сорыйсым килде:

– Ник син «сәвешеп… сәвешеп» дип җырлыйсың, мишәр түгел ич син!

– Шулай тәмлерәк чыга ул, – диде Төхфәт абзый. – Атай мәрхүм дә шулайрак җырлый иде. Нигәдер ялгыз чакта үзе өчен генә җырлый иде ул аны: күрәсең, бәгыренә төшкән җыру булгандыр инде… Ә мин бәләкәй ул чакта, бернәрсә аңлый да, уйлый да белмәгәнмен, ә шулай да күңелнең әллә кай җирендә генә сакланып яткан бит әле. Табылды, Ходаның хикмәте!

– Тагын югалта күрмә инде.

– Юк, кайда ул югалту! Мин аны, туган, башлар исән булса, илгә алып кайтам әле, авылыбызга… Мәҗлесләрдә җырлыйм әле мин аны, Алла бирсә, фашисттан тере калган җыр итеп…

– Амин, диген!

– Амин, алайса, амин!

Бу сөйләшүдән соң мин инде башка нәрсәләр (әйтик, безне туйдырып бетергән каравыл хезмәте) турында сүз кузгатып тормыйча, Төхфәт абзыйны үзенең бәхетле табышы һәм күтәренке кәефе белән генә калдырып китәргә булдым. Тагын бер постка сугылып, тизрәк үзебезнекеләр янына ашыктым – анда ниләр бар икән?

Кайтсам – тамаша! Казах агайлар, әйтергә кирәк, эшне бик кызу тотканнар. Землянкадан бер читтә зур гына таган ясап, астына ут ягып җибәргәннәр, шул таганга аскан ике чиләктә куй ите богыр-богыр кайнап, инде пешеп тә ята!.. Тагын иң гаҗәбе шул – учактан ерак түгел чиста үлән өстенә плащ-палаткалар җәеп әзерләгән табын әйләнәсендә Өметбаев, Байәхмәтов, Шанаев кебек картрак казахлар аяк бөкләп, ашыкмыйча вәкарь белән генә үзара сөйләшеп утыралар, ә учак тирәсендә – кем диегез? – безнең лейтенант белән Акшалов тирләп-пешеп булашалар. (Лейтенант каешын салып ташлаган, изүен чишкән, җиңнәрен сызганган, күренә – бик дәртләнеп эшкә тотынган.) Монда хәзер чин, дәрәҗә дигән нәрсә беткән. Тегеләре өлкәннәр сыйфатында, кунак шикелле, табынга ит килгәнне көтәләр, ә болары яшь булганга күрә дә алар алдына барысын да пешереп-төшереп китерергә тиешләр. Гаҗәп икән ул традиция дигән нәрсә! Башка чакта безнең лейтенант – үзенең шул кечкенә званиесенә дә зур әһәмият биреп, солдатлардан өстен торырга яраткан кеше – хәзер исә бөтенесен онытып, гади бер кыргыз егетенә әверелеп, шул ук солдатларга чын ихластан бик бирелеп хезмәт күрсәтә. Ә мин, җүләр, аны бүген куй тирәсеннән читтәрәк йөрер, дип уйлаган идем.

Табындагы казахлар мине дә, күрү белән, үз яннарына чакыра башладылар:

– Ә, сержант, кил, утыр безнең янга!

Ләкин мин утырырга ашыкмадым. Бердән, аларга караганда мин дә бит әле шактый яшь кеше – өлкәннәр рәтеннән аяк бөкләп, ит килгәнне көтеп утыру килешмәс, йолага сыеп бетмәс, дип уйладым. Икенчедән, ничектер лейтенанттан да яхшы түгел иде – казахларның чин, дәрәҗәне онытып торырга хаклары булса да, мин сержант башым белән онытырга тиешме?.. Әмма казахлар чын ихластан кыстыйлар: «Кил, утыр да утыр! Бүген син табынның хуҗасы!» – диләр. Бигрәк тә Дорды, җиргә учы белән суга-суга, үз янына чакыра:

– Килсәңче, кил!.. Бүген синең белән миңа түрдә утыру хәләл гой!.. Законный…

Ахырда лейтенант та әйтеп куйды:

– Утыр, сержант! Казахның әңгәмәсен тыңла, сиңа бүтән эш юк монда.

Билгеле, мин, артык кыстатмыйча, рәхмәтемне әйтеп кенә Дорды янына урнаштым. Башта аякларны бөкләп утырган булдым, ләкин буыннар күптән катып беткәннәр икән инде, тизрәк кырын утырып, «тәртәләрне» читкә сузып җибәрергә туры килде.