Казахлар барысы беравыздан:
– Яхшы төш бу, яхшы төш! – диделәр, куанышып.
Дөрестән дә, Байәхмәтов күргән (әллә уйлап чыгарган) бу төшнең «хикмәте» бик өстә ята иде. Вагоннар аумаган, кешеләр исән калган, һәм эшелон ак таштан салынган станциягә дә барып җиткән. Билгеле инде, моны шунда ук тиздән сугыш бетүгә, барысының да исән-аман илгә кайтуларына юрадылар. Өметбаев белән Шанаев исә, кулларын күтәреп:
– Амин, шулай булсын! – дип, дога да кылдылар.
Байәхмәтовның башка вакытта күргән төшләре катлаулырак та, кызыграк та була торган иде. (Тик аның шуны казахча гаҗәп бай тел һәм казахча интонация белән сөйләвен генә биреп бетерүе мөмкин түгел, хәерсез!) Бу юлы аңа төшнең шәбрәген «күрергә» нидер (мәсәлән, учак тирәсеннән килгән искиткеч тансык, тәмле ис) комачаулады булса кирәк.
Ул арада куй да пешеп чыкты шикелле… Акшалов, котелокта җылытылган суны китереп, үзе чамалап кына коя-коя, барыбызның да утырган җирдә генә кулларын юдырып чыкты. Ә лейтенант һәркайсыбызга кул сөртергә иңендәге тастымал очын биреп торды. Бу да казахның өлкәннәргә хөрмәт йөзеннән эшләнә торган бер әйбәт йоласы икән.
– Дорды әкә, – диде лейтенант, – инде син итне бер күреп баксаңчы! Алсак та буламы?
Дорды, торып, учак янына барды да чиләктәге итне пычак очы белән чәнчеп-чәнчеп карады.
– Булган гой! – диде ул, ләкин шулай да чиләкне утлы күмер кызуында әзрәк кенә тотарга кушты. Ит тәмам йомшарып, сөягеннән аерылырлык булырга тиеш икән әле.
Инде сүз дә бетте. Көтәбез. Тантана башланганны көткән шикелле сабыр гына көтәбез. Һәркемнең алдында пычагы белән кружкасы. Ләкин берәү дә кашыгын чыгармаган. Шулай ук табында икмәк тә юк. Бусы мине бераз борчый: ашавын, казахлардан күрмәли, кашыксыз да ашап булыр, ә менә икмәксез ничек ашарга? Мин үзем итне түгел, ботканы да икмәксез ашый белмим.
Акшалов бик әйбәтләп юган бер ящик капкачын китереп, Өметбай алдынарак куйды. Итне шуңа бушатырсыз, диде. Бездә, билгеле, зур табаклар да, тәлинкәләр дә юк. Котелок, кашык, кружка – менә безнең бөтен сервизыбыз шул.
Кинәт Дорды Ишмәмәтне исенә төшерде:
– Ишмәмәт кайда, нигә Ишмәмәт җук?
– Йоклап җатыр, – диде Акшалов, – уяттым, хәзер килер.
Акшаловның әйтүе булды – землянкадан шинелен иңбашына салып, Ишмәмәт үзе дә килеп чыкты. Ашыкмыйча гына табын янына килде, казахларга сәлам бирде һәм минем яныма аякларын бөкләп, бөрешеп кенә утырды.
– Син нәрсә, әкә җан, – диде Дорды аңа, – казахларны санга сукмыйсыңмы әллә?..
– Нимәгә алай дисең?
– Дәстерханга чыкмыйча йоклап ятасың гой!
– Тугры әйтмисең, Дорды! – диде Ишмәмәт, сабыр гына. – Син, миһербанлы адәм булсаң, иң әүвәл минем хәлемне сорап белең.
– Хуш, ни булды соң сиңа, әкә җан? – диде Дорды, шунда ук юмаланып.
Ишмәмәт бераз дәшми торды. Аннары ничектер сабыйларча гына:
– Өшим, – дип куйды. – Бизгәгем кузгалып тора, җылынмаммы дип яткан идем.
– Алайса, без хәзер сине терелтәбез. Аракы эчәсеңме?
– Юк, мин аракы эчмәймән.
– Жәл, – дигән булды Дорды. – Аракыдан да шәп дару җуктыр, әкә җан!
Шунда Байәхмәт сүзгә кушылды:
– Без хәзер аңа кайнар куй шулпасы салып бирербез. Шуны эчкәч тә җылынып китәр.