– Рәхмәт, кардәш!.. – диде Ишмәмәт, башын Байәхмәткә таба бөгеп. – Яхшы сүз – җан азыгы, бүтән дару миңа кирәк тә имәс!
Ниһаять, ике чиләкне дә таганнан алып, табынга китерделәр. Чиләкләр янына зур кәстрүлне дә китереп куйдылар.
Лейтенант, Өметбайга карап:
– Ата, сез хуҗа булыгыз инде, – диде.
– Ни өчен мин? – диде Өметбай, гаҗәпләнгән булып. – Янымызда өлкән адәм Байәхмәт тә бар, аңа тапшырыйк.
Ләкин табындагылар барысы беравыздан:
– Юк, ата, арабызда иң өлкәне син, әйдә, башла! – диделәр.
Шуннан соң Өметбай чиләкне үзалдына тартыбрак куйды, җиңнәрен кайтара төште, аннары бик әйбәтләп бисмилласын әйтте дә, пычак белән генә кадап, чиләктән зур-зур ит кисәкләрен чыгара башлады.
Шуны әйтәм әле, бу казахларда өлкәнгә буйсыну, өлкәнне хөрмәт итү бик тә нык сакланган икән. Менә Өметбаев карап торырга гап-гади бер казах, бүтәннәрдән һичбер өстен җире юк шикелле. Дордыдагы чаялык та юк аңарда, Байәхмәтов кебек оста сөйләүче дә түгел, киресенчә, бик аз сүзле, бик басынкы бер кеше. Ләкин аңардан алда табынга утырмыйлар, аңардан узып кашык сузмыйлар, чөнки ул барысыннан да өлкән, ата, аксакал дәрәҗәсендәге кеше – аңа күбрәк шулай «ата», «чал» дип кенә дәшәләр дә. Шуңадыр, ахры, аның әллә нидә бер әйткән сүзе дә хөкем урынына йөри диярлек. Атналар-айлар буена кешеләр бер-берсенә бәрелеп-ышкылып яшәгәч, алар арасында ызгыш-талаш та чыгып киткәли, ләкин шул чакта Өметбайның каты гына бер сүз әйтеп куюы җитә – талашучылар шунда ук шып туктыйлар. Ни башбирмәс Дорды да аны тыңларга мәҗбүр, безнең лейтенант та аңа бервакытта да каты бәрелми, хәтта руслар да картка хөрмәт йөзеннән: «Умутбай – это наш главный казах!» – дип кенә җибәрәләр.
Ике чиләктән дә такта капкач өстенә бушаткач, ит тау хәтле булды. Кабарып пешкән, тәмле булары чыгып торган бер өем ит!
Акшалов зарлана:
– Менә куйның башын пешерергә савыт булмады, башы калды, – ди.
Казахлар да – гаҗәп – шуңа үртәләләр: «Баш кирәк иде, башны калдырмаска иде», – диләр.
Өметбай ит өемен уртага этәрә төште:
– Җәгез, кордашлар, җитешегез!
Ләкин берәү дә сузылырга ашыкмый иде. Шуннан Өметбай лейтенантка:
– Җәле, Нугайбәк чырагым, син безнең командирымыз, сиңа хөрмәт, алың әле башлап!
– Юк, ата, – диде лейтенант, елмаеп кына, – бу табында мин командир имәсмен, мин кече адәм, сез инде арамызда иң өлкән адәм, аксакалымыз, кичерегез, сездән уза алмыймыз!
– Тугры әйтә лейтенант! – диештеләр бүтәннәр дә.
Шуннан соң Өметбай: «Ярый, җоладан узмак җук», – диде дә, үрелеп, бик зур кисәкне кулы белән генә алдына алып куйды. Аның артыннан Байәхмәт сузылды, аннары Шанаев белән Дорды, тик шуннан соң гына лейтенант та үрелде. Аның артыннан инде мин дә үрелдем. Ишмәмәткә шунда ук кайнар шулпасын да салып бирделәр.
Менә изге бер эш үтәгәндәй, дөнья сүзләрен онытып, бик ипләп-бирелеп кенә мәрхүм куйны ашау башланды. Казахларның һәркайсында үткен пычак яки пәке, шуның белән итне җиңел генә калҗалап кисә дә пычак өстеннән төшермичә кабып та җибәрә. Бер калҗа артыннан икенчесен, өченчесен каба, аннары авызы тулгач, ашыкмыйча, озак кына итеп чәйнәргә тотына. Мин дә, алардан күрмәли, пәкемне чыгарып, кискәләп ашарга тотындым, ләкин беренче калҗадан ук икмәксез күңелгә авыр буласын сиздем. Акшаловтан икмәк сорагач, казахлар бик гаҗәп- ләнделәр:
– Нимәнәгә нан? Итнең тәмен бетерәсең гой!
– Гадәт, – мин әйтәм, – шулай өйрәнгәнбез инде.
Үзләре инде алар, билгеле, калҗаның иң майлысын да чырай да сытмыйча голт иттереп кенә йотып җибәрәләр. Һәм шул чакта бик хуш булып, Дордыны куйның зурысын, симезен сайлый белгәне өчен, ә Акшаловны тәмам җиренә җиткереп пешереп чыгарганы өчен мактап-мактап куйгалыйлар. Бүтән сүз юк, авыз да буш түгел, игътибар да пычак белән иттә генә. Ит белән эш тәмам булгач, кәстрүлдән кружкаларына шулпа салып, шуны ашыкмыйча гына эчәргә тотындылар. Казахча әйтсәк, бу тозлык та бик тәмле-үткер иде. Аны эчкәч, карынга тулган ит бердән сеңгәндәй булып, күңел ничектер ачылып та китте.
Шулай итеп, сүзе, мәшәкате шактый озынга сузылган бу латыш куен – урыны җәннәттә булсын! – ярты сәгать эчендә очлап та куйдык. Аллаһе әкбәр!
Хәзер инде, бәлки, гадәт буенча, мул иттән соң аксакалларга әзрәк мендәргә таянып тору кирәк булгандыр, ләкин безнең лейтенант иң башлап урыныннан торды да сәгатенә карап:
– Постка барыр вакытыгыз җиткән, давай кузгалыгыз! – диде һәм гимнастёрка төймәләрен каптырып, агач ботагына элгән каешын алып биленә буды.
Куй хөрмәтенә кыска гына вакытка килгән иске йола тәртибе бетте, чин, дәрәҗә, дисциплина – барысы да кире үз урынына кайтты, яшь Нугайбәк яңадан командирга, ә өлкән казахлар гади солдатка әйләнделәр дә куйдылар… Мин дә, ашыгып, урынымнан тордым – чыннан да, смена алыштырырга ярты гына сәгать калган иде. Ләкин казахлар, ялварып диярлек, әз генә чәй эчеп алырга вакыт сорадылар.