– Тиз булсагыз гына! – дип кисәтте командир аларны.
Акшалов, ашыгып, зур кара чәйнеген китерде, һәркайсының шулпадан бушаган кружкасына чәй ясап чыкты. Казахлар дегеттәй каты чәйне, кабаланып, өрә-өрә эчтеләр.
Ә бер егерме минуттан соң инде мин тирләгән-пешкән, пух итеп торган агайларны сафка тезеп, өс-башларын, мылтыкларын тиз генә күздән кичереп, үз артымнан ияртеп постларга алып та киттем. Акшалов исә сменадан кайтучыларга, алар өлешенә калган итне пешерер өчен, яңадан таган аса калды.
Әбиләр җәе дә үтеп китте, көннәр, ниһаять, бозылды, көзге салкын вак яңгырлар башланды. Монда, бу Латвия җирендә, яңгырлар бер башланса, һич тә туктый белми икән. Көне буе ява, төне буе ява, атналар буенча ява – әйтерсең бөтен дөньясын суга гарык итмәкче була. Һавасында – су тузаны, агач ботакларында су агып йөри, ылыслардан тамчылар терекөмештәй өзлексез тәгәрәшә… Үлән арасыннан ун адым да үтәр хәл юк, шинель чабулары шунда ук юешләнә, ә юлга чыксаң, кара үзле балчык итекне аяктан суыра… Һавада йөзгән бу юешлек безнең өстебезгә сеңеп бетте, землянканың бөтен бүрәнәләренә сарылды, хәтта ашый торган азыкларыбызга үтеп керде.
Иң әшәкесе тагын шул: солдат посттан кайткач, юеш землянкада өс-башын киптерә алмыйча интегеп бетә. Акшалов землянка уртасындагы кечкенә түгәрәк тимер мичне өзлексез ягып торса да, бердән, аның җылысы да аз, икенчедән, аның тирәсенә бары чолгауларны элеп, итекләрне генә тезеп куеп була. Ә плащ-палатка, шинель кебек зур киемнәрне киптерергә, гомумән, бернинди дә мөмкинлек юк. Кайберәүләр шинельләрен мич өстенә салындырып, түшәмгә элеп куйган булалар, ләкин аңардан ни файда – шинельнең чабуыннан тамчы тамып, өстеннән пар гына чыгып тора. (Җитмәсә әле, солдат йоклаганда шул шинелен ябынып та ятарга тиеш.)
Яңадан постка барыр вакыт җиткәч, солдат дигән кеше, тагын дымлы чолгавын урап, җылынып җитмәгән итеген, юеш, авыр шинелен киеп, яңгыр сеңеп беткән плащ-палаткасын бөркәнеп, караңгы, пычрак, салкын төн эченә чыгып китәргә мәҗбүр… Әмма иң гаҗәбе – шушындый хәлдә дә берәүнең дә авырганы юк; ичмасам, томау төшеп төчкергән кеше дә юк. Хәтта безнең Ишмәмәт – көзге чебеш – ул да ник кенә бер зарлансын! Бизгәген дә җиңде шикелле… Ә бит аңа, эссе коры яктан шушы салкын юешлеккә килеп эләккән кешегә, күптән авырып егылу кирәк иде. Юк, егылмый, тора, бите йодрык хәтле генә булып калган, авызы-борыны күгәреп беткән, ә шулай да алты сәгатен «эһ» тә итмичә тора! Бер какланса каклана икән адәм баласы!
Ләкин, дөресен әйтергә кирәк, солдатларның кәефләре бик начар. Эчләрендә гел ачу кайный, нервлары бик тартылган, юктан да ызгышып китәргә генә торалар, плащ-палатка бавы чәбәләнсә дә бик әче итеп сүгенергә тотыналар. Бу җәһәттән казахлар бик зәһәр икән. Бер сүгенә башласалар, Гитлерның җиде бабасына барып җитәләр… Билгеле инде, болар барысы да шушы бер урында һәм билгесез бер хәлдә каңгырап торудан килеп чыга. Әгәр кузгалып китә калсак, солдатларның кәефләре көне-сәгате белән үзгәрәчәк.
Кайчагында лейтенант белән без дә «чәкәләшеп» алабыз. Мин аңа: «Кайчан бу сазлыктан ычкынабыз инде, син, командир кеше, ник шуны белергә тырышмыйсың?» – дип бәйләнә башлыйм. Ә ул, кызып: «Кайдан, кемнән беләсең аны? – ди. – Армиядә бервакытта да бернәрсәне дә алдан әйтеп куймыйлар. Может, иртәгә үк приказ килер. Безнең эш – көтү, сержант, көтәргә кирәк!»
Димәк, көтәргә, көтәргә һәм, чуваш Емелькин әйтмешли, службаны онытмаска!.. Минем эш билгеле инде – развод ясау һәм постларны әледән-әле тикшереп тору. Хәзер төннәр бик озын, постларны берничә тапкыр йөреп чыгарга туры килә. Әйтергә кирәк, безнең солдатларның һәркайсы бу дегеттәй төн эчендә, агач башындагы ябалак шикелле, бик уяу тора, якынлаша башлауга шунда ук: «Тукта, кем килә?» – дип кычкырып тавыш та бирә. Инде мин икәнне белгәч, ничектер куанып та китә. Үз кеше, җанлы сүз – менә хәзер аңа бик тансык бит ул, биш-ун минут кына сөйләшеп тору да аның күңелен күтәреп җибәрә, әзрәк кенә вакыты да кыскара төшкәндәй була.
Ә беркөнне лейтенант, Акшаловны ияртеп, үзебезнең ротаны эзләп китте. Ротаның бездән каядыр алга таба бик ерак киткәнен ишетеп белә идек, ләкин урнашкан җире ачык кына билгеле түгел иде. Елгавадан көнчыгыштарак, диделәр… Йомыш күп җыелды. Бу урынга килеп эләккәннән бирле хатлар алганыбыз юк (чөнки хатлар рота адресына киләләр), шулай ук үзебезнең бик кадерле солдат акчасын да (аена утыз ике сум) менә өч ай инде алганыбыз юк, аннары ротадан безгә азык-төлекнең дә яхшысы тия торган иде. Кыскасы, лейтенант чакыру көтеп ятты, ятты да ахырда тәвәккәлләп китәргә булды.