Аның урынына мин калып тордым. Служба шулай бер көйләнгән көе бара да бара, таң ата да кич була, ләкин без хәзер барыбыз да лейтенантның әйләнеп кайтканын көтеп яшибез. Минем исәбемчә, ул кимендә берәр атна йөрергә тиеш иде. Ротаны табасы бар, бер өч-дүрт көн торасы бар (кумасалар, нигә ашыгырга?), аласы нәрсәләрне аласы бар – боларның барысы өчен дә бер атна күпмени ул? Ләкин лейтенантыбыз өченче көн дигәндә әйләнеп кайтты да төште. Хәер, нәкъ кайткан чагында гына мин взводта юк идем, территориядә йөри идем. Берзаман землянкалар янына килсәм, солдатларның барысының да кулларында хат! Һәркайсы аулаграк урынга китеп, йә сөялеп, йә чүгәләп дигәндәй, хат укып тора!.. Алай, лейтенант кайтып та җиткән икән. Бик шәп. Хат килгән көн бит ул, җанкисәкләрем, солдат өчен иң шатлыклы көн! Чын бәйрәм! Бигрәк тә айлар буе көткәннән соң…
Иң элек мин Төхфәт абзыйга тап булдым. Бер агач төбендә бу борынын тартып, шыңшып утыра – кулында хаты.
– Әллә җылыйсың инде, якташ? – дим мин моңа, янында тукталып.
– Җылыйм шул, – ди Төхфәт абзый, бер дә тартынып тормыйча.
– Ник, әллә берәр кайгылы хәбәр язганнармы?
– Юк, андый хәбәр юк, Аллага шөкер!
– Соң шулай булгач?
– Мә, үзең укы, – ди бу, миңа хатын сузып. – Башыннан ук укы!
Мин, хатны алып, эчемнән генә укыйм:
«Сезки сөекле, дөньяда иң якын күргән кадерле абыем, сиңа безки туганың Шәрифәдән күңелемнең иң нечкә җирләреннән парланып чыккан ялкынлы саф сәламемне җибәреп, алма бакчаларында төрле матур гөлләргә кунып, тирән уйларга чумып сайраган сандугач-былбыллар санынча сагынып, саргаеп, абыем, синең нурлы йөзләреңне бер күрергә зар-интизар булып, өзелеп, күптин-күп сәламнәремне, абыем, сиңа бүләк итәм…»
Һәм тагын әнисеннән, Төхфәт абзыйның хатыныннан, балаларыннан, туган-тумачаларыннан, күрше-күләннән шундый ук бик өзелеп, бик ялкынланып, шуңадыр, ахры, шактый керделе-чыктылы итеп язылган сәламнәр тезелеп киткән…
Шуларны укыгач, мин хатны кире Төхфәт абзыйга суздым:
– Бик матур язылган хат ич бу!
– Менә шул шул! – диде Төхфәт абзый, учы белән күзләрен сөрткәләп. – Кайдан гына сүзләрен табып бетергән, бәгырькәем, күз нурым. Ый-ый!..
– Йә, йә, килешмәгәнне! – дигән булдым мин, китә башлап, ә үземнең бугазга шулай да төер килеп тыгылды, хәерсез!.. Һай, бу сагышлар! Солдатның күз яше күптән кибеп бетте инде, бер генә газаптан, бер генә бәхетсезлектән дә елый алмый ул, ә менә сагыну яшьләре калган, сагыну яшьләре бәреп чыга. Гаеп итеп буламыни аны моның өчен?!
Мин, ашыгып, үзебезнең землянкага кердем. Лейтенант инде ялгызы гына җәелеп чәй эчеп утыра иде. Хәрби тәртип буенча мин аңа рапорт бирә башлаган идем дә, ул, шунда ук мине бүлеп:
– Ярый, сержант, беләм, барын да беләм, әйдә, уз, әллә кайда йөрисең! – диде.
Бу инде дусларча үз итеп каршы алу иде. Димәк, лейтенантның кәефе бүген аеруча шәп. Шулай да мин сорадым аңардан:
– Бик тиз әйләндегез, иптәш лейтенант, юлыгыз уңышлы чыктымы соң?
– Әйтмә, юлыбыз җөдә уң булды, сержант!
Шулайга охшый. Аның түп-түгәрәк киң бите чыгып килгән ай шикелле балкый иде. Ә өстәлдә күптән күрмәгән ризыклар: ак май, каклаган колбаса, печенье, хәтта берничә шоколад плиткасы да ята. Шуның өстенә әле лейтенант, кыр сумкасыннан чыгарып, миңа ике пачка сигарет та сузды.
– Мә, бусы сиңа күчтәнәч!
Мин дөя сурәте төшерелгән бик матур пачканы әйләндереп-әйләндереп карадым:
– Немецныкы, ахрысы?
– Трофей бу, сержант. Безнекеләр Риганы алганда немецларның ачык складларын бөтен килеш кулга төшергәннәр. Шуннан чыккан нәрсә бу.
– Чигәргә ярыймы икән соң?
– Ярый, ярый, безнең рота командиры үзе даим шуны чигеп йөри.
Аннары ул миңа өч хат та чыгарып бирде.
– Менә болар өчен сезгә, лейтенант, Алатау чаклы рәхмәт! – дидем мин, хатларга ябышып. Ләкин шунда ук ачып укый башларга яхшысынмадым – мине сыйлыйсы килеп көтеп утырган командир белән ничектер санлашмау булыр иде. Шуңа күрә хатларның сызык астындагы адресларын гына карадым да хәзергә үзләрен чалбар кесәсенә генә салып куйдым. Әйдә, мине җылыта торсыннар!
Лейтенантның бу тансык сыйлардан башка төяп алып кайткан яңа хәбәре дә шактый икән, мин чишенеп утыргач та, ул шуларны сөйләргә тотынды.
…Безнең мондагы фронтларда зур үзгәрешләр булырга тора, диде. Балтыйк буеның күп өлеше немецлардан азат ителгән, сугыш хәрәкәтләре тиздән Польша җиренә һәм Көнчыгыш Пруссиягә (димәк, Германиянең үзенә) күчәргә тиеш, шул сәбәпле мондагы совет гаскәрләренең күп өлешен бүтән фронтларга күчерүләре ихтимал, шулай булгач, безне дә монда озак тотмаслар, диде. Мин лейтенанттан, теге немец частьларының кайдадыр бүленеп калуы турында йөргән сүзләр дөресме, дип сорадым. Әйе, дөрес, диде лейтенант, фашист гаскәрләренең шактый зур группасы (утызлап дивизия, имеш) Курляндия ярыматавында бүленеп калган, шунда ныгып безгә бирелергә теләмичә бик каты сугышып ята икән. Әлбәттә, ул группаны бетерү өчен монда безнең берничә армияне калдырырлар, ләкин барыбер күпмедер гаскәрне моннан икенче фронтларга күчерергә тиешләр. Шулай дигән рота командиры, офицерлар арасында шундый сүзләр йөри дигән, әмма кайчан, кайда – бу кадәресе хәрби сер, берәү дә белми икән әле аны.