Выбрать главу

Сыйлар тәмле, хәбәрләр кызыклы иде, ләкин күрәм, лейтенантка ял кирәк. Озын, авыр юлдан ватылган кеше әнә чәйдән соң изри дә башлады.

– Сез ял итегез, лейтенант! – дидем мин, урынымнан торып.

– Әзрәк кенә кирәк шул, – диде лейтенант, тапчанына күчеп.

Мин шинелемне кидем дә, кесәдәге хатларны аулакта тыныч кына укыр өчен, землянкадан чыгып киттем.

…Тагын җепшек, шыксыз, соргылт көннәр сузылды. Сугыш бар да кебек, юк та кебек, вакыт уза да кебек, узмый да кебек… Көтүдән дә әшәке нәрсә бармы соң?.. Ләкин, мең шөкер, бу юлы безгә шулай да бик озак түзәргә туры килмәде. Иң элек, көннәрдән бер көнне, безнең склад территориясендә ниндидер яңа кешеләр күренде. (Погоннарына караганда артиллерия офицерлары.) Алар склад начальнигы белән берлектә төрле җиргә өелгән штабельләрне карап йөрделәр, территориягә керү-чыгу юлларын тикшерделәр, аннары сөйләштеләр-ниттеләр дә китеп тә бардылар. Безнең лейтенант та гел аларга ияреп йөрде. Соңыннан мин сорагач, ул, болар унынчы армиядән килгән кешеләр, боеприпасларны моннан чыгару турында сөйләштеләр, дип әйтте. Күңелле хәбәр иде бу… Шуннан соң өч-дүрт көн дә узмагандыр, ниһаять, безнең рота командиры да килеп җитте. Үзе генә түгел, аның белән бергә армия базасыннан майор Исаев һәм безгә таныш булмаган бер капитан да килгән иде.

Армиядә һәрвакытта шулай ул – берәр төрле эш башланса, бик кызу тоталар. Рота командиры өлкән лейтенант Поляков безнең белән күрешеп, әзрәк кенә хәл-әхвәлне сорашкач та әйтте:

– Ну, егетләр, сезгә монда кызынып ятулар бетте. Иске-москыларыгызны җыя торыгыз, бер-ике көннән бу урманда сукыр тычканнардан башка беркем дә калмаячак!

Кыскасы, аның ярым шаяртып әйткәннәреннән шул мәгълүм булды: мондагы барлык боеприпасларны тиздән вагоннарга төяп, алгы позициядәге икенче бер армиягә алып китәчәкләр. Бу склад исә, гомумән, бетереләчәк.

Ул шунда ук лейтенант Кулибаевка постларны кыскартырга, бары шлагбаум белән штабельләр янында гына ике пост калдырырга кушты.

– Ә сактан бушаганнарның барысын да боеприпаслар төяргә! – диде.

Без моңа әйтеп бетергесез шат идек. Ниһаять, китәбез! Каядыр алга таба – Литва, Польша якларына таба китәбез! Ротабызга кайткач, мунча керербез, күлмәк-ыштан алыштырырбыз: бәлки, әле җылы өйләрдә дә йокларбыз. Солдатка тагын ни кирәк?!

Шул ук көнне төштән соң биш «Студебеккер» машинасы (зур, таза машиналар!) килде, һәм боеприпасларны шуларга төяп, ике чакрымдагы тимер юлга ташу да башланды.

Безнекеләр җен урынына эшләделәр. Авыр снарядларны төяү-бушатудан бик җәфаланган чаклар да бар иде, ләкин бу юлы тансык бер эш итеп, ничек тә тизрәк бетерәсе килеп, ару-талуны белмичә эшләдек. Командирларыбыз да көне-төне гел яныбызда булып тордылар. Безнең рота командиры, әйтергә кирәк, кешеләрне эшләтә белә иде. Теле белән дә, кулы белән дә. Гомумән, ул бик оптимист табигатьле, шаулап яшәргә өйрәнгән, тынгы белмәс кешегә охшаган иде. Дөрес, мин аны аз беләм, мин писарьлыктан киткән чакта, хәтерлисездер, рота командиры Сидоров дигән бер караңгы чырайлы интендант кисәге иде. Ләкин ул да ни өчендер озак мантый алмаган, аның урынына менә шушы өлкән лейтенант Поляковны билгеләгәннәр. Барлык командирларга караганда да бу гомерлерәк булып чыкты. Менә елдан артык инде ул безгә командирлык итә. Күрәсең, эшне оста алып бара белә торгандыр… Аннары бу инде сугышасын сугышкан кеше, күкрәгендә ничә тапкыр яралануын күрсәткән тасмалары да бар (шуларның икесе – сары төстә), ә карап торуга болай бөп-бөтен кеше кебек… Җөйләре күлмәк астында булса кирәк.

Бер тәүлек эчендә без, барлык боеприпасларны ташып, сигез пульман вагонына һәм җиде кечкенә вагоннарга төяп тә куйдык. Склад территориясендә ватык әрҗәләрдән башка бернәрсә дә калмады. Соңгы ике постны да бетердек. Вәссәлам!.. Инде кайтып бераз ял итәсе дә, моннан төялеп китәсе генә калды. Әлбәттә, үзебезнең ротага – шулай уйладык без.

Ләкин кайтып ашарга-эчәргә өлгермәдек, безнең землянкага рота командиры үзе килеп керде.