– Хәзер үк ташла бу эшеңне, югыйсә табаңны тибеп очырам, – диде ул, яман кычкырып. Башка вакытта аның болай каты бәрелгәне юк иде, күрәсең, менә хәзер начальниклар килеп җитәр дип курыккандыр инде.
Дорды, авыз эченнән генә нидер сукранып, кайнар табасын насвае белән бергә махсус тегелгән капчыгына тыкты да башкалар янына килеп басты. Емелькин аңа, дусларча кайгырткан булып:
– Юкка җәфаланасың, товарищ! – диде. – Менә миндә чуваш тәмәкесенең аюны үтерә торганы бар, шуны гына суырырсың!
– Тукта, мин сиңа суыртырмын әле, моннан китик кенә, – диде Дорды, күзләренең агы белән генә карап.
Солдатлар бер кәефләнеп көлешеп алдылар.
Ә бераздан сукмак буйлап безгә таба килгән рота командиры белән әлеге ят капитан да күренделәр. Мин солдатларны тиз генә сафка тездем һәм үзем дә алар белән бергә бастым. Тегеләр килеп җиткәч тә, безнең лейтенант рота командирына, «солдатлар юлга чыгарга әзер!» дип, рапорт бирде.
– Яхшы! – диде рота командиры, безгә вольный торырга кушты, аннары лейтенанттан: – Авырулар юкмы, яхшылап ашаттыгызмы, кирәк-яракларның барысын да алдыгызмы? – дип сорашырга тотынды. Лейтенант, ике кулын да бот буена сузган килеш, бик төгәл итеп җавап биреп торды.
Шуннан соң өлкән лейтенант, алгарак чыгып, безгә болай диде:
– Сез, иптәшләр, боеприпаслар төягән эшелонны билгеләнгән җиренә чаклы озата барасыз. Эшелон станциядә, паровоз килгәнне генә көтеп тора. Боеприпасның нәрсә икәнен сезгә әйтеп торасы юк… Менә шул хәтәр йөкне бик уяу саклап, тиешле урынына илтеп җиткерергә кирәк. Онытмагыз, сез үтәсе юллар яңарак кына дошманнан әрчелде, анда посып калган диверсантларның да булуы мөмкин. Димәк, сезгә, иптәшләр, зур җаваплы эш йөкләнә, шуны сез чын солдатларча намус белән үтәргә тиешсез. Аңладыгызмы?
Без дәшмәдек. Ләкин безнең аңа төбәлгән күзләрдән ул һәр әйткән сүзенең безгә бик яхшы килеп җиткәнен болай да күрергә тиеш иде.
– …Эшелон начальнигы булып менә шушы иптәш, капитан Судаков барачак, – диде командир, сүзен дәвам итеп. – Сез турыдан-туры аңа буйсынасыз. Бөтен кирәкле боерыкларны сезгә ул бирәчәк. Бу, сержант, күбрәк сиңа кагыла, белеп тор!
– Есть! – дидем мин, өзеп кенә.
– Тагын шул. Эшелонны исән-сау илтеп җиткергәннән соң, сез үзебезнең ротага кайтырсыз. Капитан безнең ротаның кайда икәнен белә, ул сезгә маршрутны өйрәтеп җибәрер. Ә хәзер кузгалсагыз да була. Хәерле юл сезгә!
Мин, сафтан чыгып, үземнең алты бөртек солдатыма сулга борылырга команда бирдем. Һәм без, кирәк-яракларыбызны күтәреп, пычрак ера-ера китеп тә бардык. Командирлар безнең арттан иярделәр.
Эшелон станциядән агачлык эченә сузылган тупикта тора иде. Килеп җиткәч, безгә шуның сигезенче вагонына урнашырга куштылар. Бу зур пульман вагоны иде. Авыр ишеген шылдырып ачтык; вагонның ике башына да түшәменә чаклы ящик-ящик снаряд өелгән, тик ишек турысындагы урта бер җире генә буш калдырылган иде. Башта мин, минем арттан Дорды эленеп торган тимергә басып, вагон эченә күтәрелдек. Иптәшләрнең кулларыннан капчыкларын, коралларын алдык, аннары үзләрен дә берәм-берәм өскә тартып мендердек.
Ике яклап өелгән снарядларга карап, Шанаев:
– Уй-бай, әҗәлнең үзе янында барамыз икән гой! – диде.
Ә Дорды, исе китмичә генә:
– Һи, снәрәд дигәнен юаш нәрсә ул, аңа башны куеп йокларга да була, – диде, көлдерергә тырышып.
Ләкин берәү дә көлмәде. Безнекеләр боеприпаслар янында торып күнегеп беткән булсалар да, менә болай хәтәр йөк белән бер вагонда барганнары юк иде әле. Шуңа күрә әзрәк кенә шомланалар да булса кирәк. Хәер, солдат шомлануын бервакытта да сиздерергә яратмый – дөрескә чыга күрмәсен дип курка ул.
Ярый, анысын куеп торыйк, менә монда вагон идәне шыр ялангач та, пычрак та икән – шунысы начар. Иптәшләр, печәнме, саламмы табарга кирәк, диләр. Озак эзлисе нәрсә түгел, әнә юл буенда гына киртәләр белән батырган бер чүмәлә тора – барып, төбеннән генә йолкып, дүрт-биш кочак печән китердек тә идәнгә җәйдек. Шуннан соң солдатлар, снаряд ящикларына аркаларын терәп, аякларын сузып, печән өстенә ял итәргә утырдылар.
Бераздан безнең вагон янына эшелонны озата баручы әлеге Судаков дигән капитан килде. Мин аның каршысына сикереп төштем.
– Йә, урнаштыгызмы? – дип сорады ул миннән.
– Урнаштык, иптәш капитан! – дидем мин, честь бирмичә генә.
Капитан вагон эченә дә үрелеп карады: солдатлар тора башлаганнар иде, ул кулын селкеп тормаска кушты.
Командир-начальникларның төрлесенә очрап, билгеле бер сизгерлеккә өйрәнгәнгә күрәдер инде, мин бу артиллерист погонлы, сүлпәнрәк хәрәкәтле, озын-чандыр капитанның форма таләпләренә артык игътибар итмәвен, солдатларга карата үзен гади генә тотуын чамалап өлгергән идем. Җиңел-азапсыз булыр кебек аның кул астында баруы… Хәер, алгы сызыктан килгән командирлар күбесенчә шундый булалар да.