Ул минем фамилиямне сорады, мин аңа әйтеп бирдем. Шуннан соң беләгемнән алгандай итеп, вагоннар буйлап атлый-атлый, ашыкмыйча гына миңа үзенең боерыкларын бирә башлады:
– …Иң элек шул: составның ике очына ике часовой куярсыз. Берсен паровозга якын тамбурга, икенчесен – койрыкка. Туктап торган җирләрдә алар төшеп, ике яктан состав буйлап йөреп торырга тиешләр. Бусы аеруча кирәк… Тик менә часовойларны алыштыру мәсьәләсе… сезнеңчә, күпме вакыттан алыштырырга ярый?
– Ике постка алты солдат, иптәш капитан, дүртәр сәгать торсалар, җитәр! – дидем мин.
– Күп булыр, – диде капитан. – Тамбурда өшеп бетәрләр… Ике сәгать, ну, өч сәгать, шуннан да артык тотарга ярамас. Аларны бит эшелон туктап торган чакта гына алыштырырга туры киләчәк, шуңа күрә төгәл вакыт билгеләве дә читен. Сез үзегез моны чамалап хәл итәргә тиешсез!..
– Яхшы, иптәш капитан!
– Аннары, сержант, вагон эчендә электр фонарьдан башка нәрсә яндыра күрмәгез. Шырпы сызу булмасын. Тәмәке тартуны онытыгыз… Туктап торган арада гына төшеп тартырга рөхсәт итегез. Аңладыгызмы?
– Аңладым, иптәш капитан!
– Хәзергә шул… Мин үзем паровозда булырмын, кирәксәм, шунда килерсез!
– Яхшы, иптәш капитан!.. Ә паровоз тиз килерме икән?
Капитан ике кулын җәйде:
– Көтәбез… Күрше станциядән килергә тиеш.
– Часовойларны хәзер үк куяргамы?
– Тамбурга китәр алдыннан гына куярбыз. Ә хәзер ике патруль билгеләгез, состав буйлап йөри торсыннар.
– Була, иптәш командир!
Ул киткәч тә мин вагонга кире кайтып, Байәхмәт белән Ишмәмәтне беренче патрульләр итеп билгеләдем. Болар арада иң өлкәннәр, төнлә тамбурда баруы алар өчен читенрәк булачак, ә йөреп тору ярый, йөреп торганда кеше өшеми дә… Икесе дә мылтыкларын алып төшәргә әзерләнгән, мин аларның берсенә составның бер ягыннан, икенчесенә икенче ягыннан йөрергә һәм вагоннарга чит-ят кешеләрдән берәүне дә якын җибәрмәскә куштым.
Ярый, бу да булды. Бер яктан җан тыныч әле; менә күпме вакыттан бирле инде дошман авиациясенең тыны да чыкмый. Ә тоташ болытлы көзге һавалар башлангач, гомумән, бу тирәләрдә бер генә разведчик-самолётның да күренгәне юк… Һәр начарның бер яхшы ягы була дигәндәй, көзге яңгырлардан интегеп бетсәк тә, элекке шикелле гел шомланып, һавага колак салып тормыйбыз.
Бераздан солдатлар, чәй эчеп аласы иде бит, сержант, дия башладылар. Кирәктер шул, тик ятып өшеп тә киткәннәрдер, аннары иртәнгә чаклы ашау-эчү белән маташып та булмаячак.
– Әйдәгез, алайса, яктырак чакта эчеп калыйк, – дидем мин үзләренә. – Син, Дорды, давай, кара чиләкне ал да су табып китер, ә без әнә агачлыкта ут яга торырбыз.
Барыбыз да вагоннан төшеп, юл буендагы ватык әрҗәләрне җыештырып, агачлар арасына кердек тә кечкенә бер аланлыкта ут ягып җибәрдек. Дорды табып китергән суны чиләге белән кайнатырга куйдык, үзебез чатыр-чотыр янган учак әйләнәсенә чүгәләшеп, кәкрәйгән кулларны, тез башларын җылыта тордык. Солдатлар миннән һаман бер нәрсәне сорыйлар: кая барабыз, сержант?
– Алга таба, – мин әйтәм.
– Юк, син точкасын әйт! – диләр.
– Точкасын паровоз гына белә, ә паровозның килеп җиткәне юк әле, – дигән булам.
– Яшерәсең, сержант!
Мин юри дәшмим, гүя сер саклыйм, имеш! Аннары бераздан:
– Атагызның башы, – мин әйтәм, – сержант белсә, сез белми калыр идегезмени?!
– Тугры, тугры, – диләр тагын үзләре.
Су кайнап чыккач, шуңа бер уч чәй бутап, аяк өсте генә алюмин кружкалардан пешә-пешә чәй эчтек. Төхфәт абзый, җаена мач китереп дигәндәй, такмаклап та җибәрде:
– Кара мынау нугайны, бавырсакны беләде икән гой! – диде Шанаев, гаҗәпләнеп.
– Һе, белмәскә, – диде Төхфәт абзый, тел шартлатып. – Без ашарбыз әле шишара, ә син карап торырсың, бичара!
Барыбыз да рәхәтләнеп бер көлештек.
Калган чәйне алып кайтып, Байәхмәт белән Ишмәмәткә дә берәр кружка салып бирдек. Ишмәмәт кружкасын ике учына кысып, Дордыга кат-кат рәхмәт укый – гаҗәп бер тәүфыйк иясе безнең бу Ишмәмәт!
Әмма бу паровозлары озак килмичә тәмам җилеккә үтте. Көтүдән дә әшәке нәрсә юк. Әллә кайчан караңгы төште, төн булды, ә без салкын вагон идәнендә утырабыз да утырабыз… Әледән-әле торып, ишектән башны тыгып карыйм – дегет шикелле кара төн, үлек дөнья, шылт иткән тавыш та юк… Тагын утырам, күкрәктәге фонарь белән вагон эчен бер генә минутка яктыртып алам: солдатлар аркаларын бер-берсенә терәп печән өстендә яталар – йоклыйлармы, әллә болай җылы саклап кына яталармы, Ходай белсен!.. Мин үзем дә аяк чәнчеп утырган килеш, әз генә черем итеп алырга тырышып карыйм, вакыт-вакыт башны төшереп җибәреп, яртылаш кына онытылып киткән кебек тә булам, ләкин шунда ук юк кына бер кыштырдаудан да сискәнеп күзләремне чекерәйтеп ачам… Һәм ни өчендер бүрегемне ике куллап тотып карыйм… Юк инде, юк, булмый, койрыгын да тоттырмый йокы!.. Әмма әйтеп куйган нәзерем бар: исән-сау илгә кайтсам, әнкәйнең түшәк-ястыкларына чумып, бер өч тәүлек тоташтан мәрткә киткәндәй йоклаячакмын, насыйп булса!