Ниһаять, төн урталарында теге мөртәт паровоз килде шикелле – нәрсәнеңдер авыр итеп ухылдавы ишетелде. Сикереп торып, ишеккә ташландым: килгән икән шул, рәхмәт төшкере, әнә ике күзе ялтырап күренә.
Ә бераздан ул безнең составка әкрен генә килеп тагылды, авыр вагоннарны шома гына кузгатып тупиктан алып чыкты. Тагын күпмедер вакыт безне бер алга, бер артка сөйрәп, юлдан юлга күчереп йөртте, аннары туктап, тынып калды. Шул арада мин Төхфәт абзый белән Емелькинны аякка бастырдым.
– Ягез, агайлар, тиз генә җыеныгыз, постка киттек!
Алар сүзсез генә торып кымшана башладылар. Мин ашыктырам, ә Емелькин сукрана:
– Куалама ул хәтле, сержант, бүрекнең колакларын гына төшереп бәйлик, тамбурда барасы бит!
Ахырда әзерләнеп беттеләр, җиргә төштек. Фонарь белән юлны яктыртып, Төхфәт абзыйны паровозга таба алып киттем, ә Емелькинга вагон янында көтеп торырга куштым. (Аны койрыкка илтәсе.)
Безгә ашыга-ашыга килгән капитан очрады:
– Сержант, сезме бу?
– Әйе, мин, иптәш капитан!
– Чаcовойны илтәсезме? Ярый. Бер биш минуттан кузгалабыз. Кешеләрегез барысы да яныгыздамы?
– Әйе, иптәш капитан! – дидем мин һәм шунда ук Байәхмәт белән Ишмәмәтне искә төшереп борчылып куйдым: алар кайда соң?.. Тупик буенда торып калмасалар ярар иде.
Ләкин борчылырлык эш булмады. Алар да, Ишәй белән Кушай шикелле, каяндыр юллар буеннан абына-сөртенә килеп чыктылар. Мин дә часовойларны илтеп куярга өлгердем… Ә бер-ике минуттан паровоз, кычкыртмыйча гына кузгалып, безне алга, сугыш барган якка таба алып та китте.
…Инде бер җиңел суладык. Кәеф тә әйбәтләнеп, йокы да качты. Җанланып, шаулашып, сөйләшеп тә алдык. Ләкин дөм караңгыда сүз озакка сузылмый – иптәшләр берәм-берәм әкренләп тындылар. Мин дә кырынрак ятып, башны снаряд ящигына терәдем. Вагон бер көйгә салмак кына чайкала, ә колак төбендә генә тәгәрмәчләр өзлексез такылдыйлар… Аннары йокы барысын да йотты.
…Минем кечкенә балам бар икән, ләкин ул тавык күкәе эчендә, имеш. Мин шул күкәйне учымда сак кына тотып йөртәм. Ә бала күкәй эченнән бик ачык-нечкә тавыш белән: «Әти, мине төшереп җибәрмә!» – дип әйтә, имеш… Борчылып, кая гына куеп торыйм икән үзен дип, мин иске, ватык җиһазлар белән тулы бер бүлмә эчендә тыныч, хәвефсез урын эзләп, бәрелә-сугыла йөрим икән…
…Кинәт вагон каты гына тартылып куйды – мин, сискәнеп, күзләремне ачып җибәрдем. Менә сиңа кирәк булса төш! Кайдан гына табыла диген, әкәмәт?! Әмма күкәйне төшереп җибәрмәдем, юк, җибәрмәдем!..
Торып вагон ишеген ачтым. Төн, бетмәстәй төн, әкрен генә сыекланып, офыкларга таба чигенә башлаган, иренеп кенә салкын-соры көн туып килә, ә поезд яңа төзәтелгән юлны үтә шикелле – бик сакланып кына китеп бара. Әйләнә-юньдәге күренештә дә үзгәреш юк диярлек: якында һәм еракта утрауларга охшаган урманнар, урманнар арасында җыйнак кына басулар, басулар янында ялгыз утарлар, ләкин мондагы утарлар төзегрәк тә, баерак та икән!.. Алар әйләнәсендә ниндидер тын бушлык хөкем сөрә кебек – бер дә җан иясе барлыгы сизелми. Бу – Латвия җире…
Безнең поезд, вак-төяк станцияләрдә тукталып тормыйча, шактый кызу барды. Тик юлның яңа төзәтелгән яки төзәтелеп яткан урыннарыннан гына бик әкрен узды. Вакыт-вакыт ачык кыр уртасында туктап та торгалады. Мин инде, капитан кушканча, һәр тукталыштан файдаланып, часовойларны алыштыра килдем.
Тамбурда үтәли туңган бичаралар, посттан бушау белән, нашатырь кыстыргандай, тизрәк вагонга чабалар. Кайтып кергәч, үзләрен шап-шап кыйный-кыйный, идән уртасында озак кына тыпырдашалар. Хәер, вагоны да шул ук тамбур кебек инде, тик монда җил генә өреп-сызгырып тормый.
Шулай бара торгач, без кичкә табан, ниһаять, бер зур гына станциягә килеп җиттек. Монда рәт-рәт сузылган юллар да күп иде, юлларга килеп тыгылган эшелоннар да күп иде, күмер, мазут, төтен исе дә җитәрлек, – ахрысы, бер узловой станция булса кирәк. Мин вагоннан төшеп, капитанны күрер өчен паровозга таба киттем. Биредә күпме торырбыз икән – шуны беләсем килде… Барышлый состав буенда капитан үзе миңа очрады.