– Йә, эшләр ничек, сержант? – дип сорады ул миннән, килеп җитүгә.
– Эшләр ярыйсы хәзергә, иптәш капитан!
– Ярыйсы күренә шул, – диде ул, мине баштанаяк карап. – Өс-башыгыз чиста, артык изелмәгән дә, спальный вагонда килгән шикелле… Инде миңа карагыз!
Чынлап та, капитанның кыяфәте шәптән түгел иде: шинеле күмер тузанына буялып беткән, йөзендә дә кара таплар, үзе дә бик йончыганга охшый.
– Әшәке нәрсә икән ул паровоз, моннан соң утырырга язмасын! – диде ул, кулын селтәп.
– Әллә безнең янга күчәсезме, иптәш капитан?
– Юк, булмый, ярамый, – диде ул, сүлпән генә. – Хәзер мин комендатурага барып, шуның берәр почмагында әзрәк йоклап алмакчы булам. Теге җәһәннәм казанында бер бөртек тә күз йомарга туры килмәде… – һәм мин сораганны да көтмичә өстәде: – Без монда шактый торачакбыз әле.
– Шулай да күпме?..
– Тәгаен әйтә алмыйм; һәрхәлдә, төн урталары җитмичә җибәрмәсләр.
– Иптәш капитан, ә сәбәбен белергә ярыймы?
– Сәбәбен… Сәбәбен мин сезгә китәр алдыннан әйтермен. Ә хәзер сез дә бу вакытны файдаланып калырга тырышыгыз. Әйбәт кенә ашап-эчеп алыгыз, чиратлап ял да итегез – бу төнне безнең беребезгә дә күз йомарга туры килмәячәк. Менә шул. Үзегез эшелоннан бик читкә китеп йөрмәгез, солдатларны да таратмагыз… Ә мине, бик кирәксәм, комендатурадан табарсыз!
– Яхшы, иптәш капитан!
– Ну, пока!..
Ул китеп баргач, мин аз гына уйланып тордым: төн уртасына чаклы монда торуның сәбәбе нәрсәдә икән?.. Капитан ни өчендер әйтеп бетермәде, ләкин аның сүзләреннән ниндидер бер куркыныч барлыгы шулай да сизелеп калды. Нәрсә булырга мөмкин? Бәлки, тәгаенләнгән җиргә (алгы позициягә) барып җитәргә күп калмагандыр, һәм безнеке кебек хәтәр йөкне ул җиргә бары төнлә генә илтеп җиткерергә ярый торгандыр? Тагын нәрсә?.. Хәер, юрап маташудан мәгънә юк, вакыты җиткәч белербез.
Вагонга борылып кайткач та, мин солдатларыма:
– Менә нәрсә, егетләр! – дидем. – Без монда шактый торачакбыз икән әле… Әйдәгез, ашап-эчеп алу ягын карыйк. Бу зур станция, бәлки, кайнаган су табарбыз.
Моны ишетүгә, Дорды урыныннан сикереп торды:
– Һе, сержант, кая үзем генә табып килим булмаса!
Ләкин минем аны ялгызын гына җибәрәсем килмәде. (Моның кебек зур җирдә аның үзенә кирәк «суны» да эзләп, мутланып йөрүе бар.) Шуңа күрә мин:
– Әнә Төхфәт абзый белән икәү барырсыз, – дидем.
– Бер бидерә сугамы? – дип гаҗәпләнгән булды Дорды.
– Әйе, ике ягыннан тотып китерерсез, җиңелрәк булыр… Ләкин әллә кайларда йөрмәгез, туры станциянең үзенә барыгыз, тапсагыз, шул тирәдән табарсыз.
Солдатларның кайберләре:
– Җылы аш ашыйсы иде бит, сержант! – диделәр.
– Ашыйсы иде шул, – дидем мин, бик килешеп. – Ләкин кайда пешерәсең аны? Монда бит төшеп ут ягарлык кыр-мазар юк, үзегез күрәсез!.. Ярый инде кайнар су тапсак…
– Ә тапмасак?
– Ул чагында паровоздан алырга туры килер…
Солдатлар чырайларын гына сыттылар. Паровоздан алган су, чынлап та, бик тәмсез ул…
– Берәр хәзәйкәдән булса да кайнатып алам! – диде Дорды, бик кисеп. Мин инде каршы дәшеп тормадым.
Алар Төхфәт абзый белән икесе, чиләкне алып, вагоннан төштеләр дә составлар астыннан иелә-иелә чыгып, станциягә таба китеп бардылар.
Шулай да безнең бәхет бар икән, озак та үтми, болар бер чиләк кайнар су белән кайтып та җиттеләр.
– Кайдан таптыгыз? – мин әйтәм.
– Кипәтүк алачыгыннан, – ди Төхфәт абзый.
Чиләккә тиз генә бер әчмуха чәйне тондырдык та суынмасын өчен өстенә сөлге каплап куйдык. Вагон идәненә плащ-палатка җәеп, түгәрәкләнеп утырдык. Капчыклардан ипине, шикәрне чыгардык, берничә «сыер тушёнкасы»н ачып куйдык. Бушатырга тәлинкә-мазар юк, пычак очы белән генә казып, эләктереп ашый башладык. Емелькин шуның өстенә әле чүпрәккә төргән шпигын чыгарып, телем-телем кискәләп, бик тәмләп кенә ашарга тотынды. Казахлар аңардан җирәнәләр:
– Кафер, Ходайдан да курка белми! – диләр.
– Ә минем Ходай башка! – ди Емелькин, шпигын чәйни-чәйни.
– Алла – бер, – дип куя Ишмәмәт, тыныч кына.
– Емелькәнең Алласы үзе кебек чуаш гой! – ди Шанаев.
– Гуй, гуй! – ди Емелькин, аны үчекләп. – Ә сезнең үз Аллагыз юк, сез Алланы татарлардан алгансыз. Ышанмасагыз, әнә сержанттан сорагыз!.. Сержант, казахны намаз укырга сез өйрәткәнсез бит?
Мин көлеп җибәрдем – каяндыр, нидер ишеткән бит бу шайтан Емелькә!.. Гомумән, боларның ачусыз гына әрепләшүләре һәрвакытта шулай көлке килеп чыга һәм күп очракта көлешү белән бетеп тә куя.
Ни бары белән ашап-эчтек… Эч тулды, күңел хуш булды. Төшеп, җиргә чүгәләп кенә тәмәке дә тарттык. Инде караңгы да төште, тагын озын, бик озын төн башланды. Безнең паровозда һичбер җан әсәре сизелми – күрәсең, торачакбыз әле… Солдатлар менеп печән өстенә ятканнар иде инде. Мин дә арлы-бирле йөрендем, йөрендем дә, менеп, Төхфәт абзыйның аркасына терәлеп кенә яттым. Ахрысы, якташның җылысыннан мин шунда ук йоклап та киткәнмен.