Выбрать главу

Күпме вакыт үткәндер, белмим, менә берзаман вагонның селкенүен ничектер сизәм шикелле… Ләкин һич уяна алмыйм. Ә акылның ниндидер бер ноктасы миңа «уян, уян!» ди… Ахырда күземне ачып җибәрдем. Бу ни хикмәт – китеп барабыз түгелме соң? Тиз генә торып, вагон ишеген ачып карыйм: уй-бай, чынлап та, барып ятабыз гой!.. Ә тышта ерып йөри алмаслык куе-кара төн!

Күпмедер баргач, эшелоныбыз туктады. Башны тыгып карыйм, әмма яланмы-кырмы, берәр станция-мазармы – һич кенә дә белеп булырлык түгел. Шул чакта состав буйлап килгән берәүнең башта аяк тавышы, аннары дәшкән тавышы да ишетелде:

– Сержант!

Бу безнең капитан иде. Мин тиз генә җиргә сикереп төштем.

– Мин монда, иптәш капитан!

Ул, килеп, караңгыда бәрелешмәс өченме, мине капшап карагандай итте, аннары әкрен генә:

– Әйдәгез, бераз читкәрәк китик әле, – диде.

Без вагон буйлап читкәрәк киттек.

– Менә нәрсә, сержант, – дип, сүзен башлады капитан, тыныч, әмма киеренке бер тавыш белән, – без хәзер юлның иң куркыныч өлешен үтәчәкбез. Куркыныч шул: без үтәсе бу арага немецлар авыр туплардан атып торалар… Шуңа күрә һәртөрле көтелмәгән хәлгә әзер булып торырга кирәк. Часовойларны да тамбурлардан алырга туры киләчәк. Барыгыз да бер урында булырга тиешсез. Ләкин курку булмасын, паника булмасын, нык тот үзләрен!.. Аеруча кисәтеп әйтәсем килә: бер генә бер тычкан уты да күренмәскә тиеш. Фонарегызны яндырмыйсыз, хәтта бер генә секундка да! Безгә кап-караңгы төн кирәк, аңлыйсыңмы?

– Аңлыйм, иптәш капитан!

– Юлның бу куркыныч өлеше озын түгел, бер өч километр чамасы гына, ләкин аны бик әкрен үтәргә туры киләчәк. Менә шул әкрен барудан файдаланып, кайберәүләрнең җиргә төшәселәре килер, ләкин сез моны һич тә рөхсәт итмәгез! Бары иң актык чиктә генә, ну, әйтик, составка берәр снаряд тия калса гына, барыгыз да вагонны ташлап, җиргә сикерегез. Шуңа әзер булып торыгыз!

Капитан авыр гына сулап куйды, ә мин тын да алмыйча аны тыңлап тордым. Эшләр әнә ничек икән!.. Нидер сорыйсы килә, ләкин сорар нәрсә юк. Әйтер сүз дә юк. Әллә ни каушамадым да шикелле, ә шулай да менә тел бәйләнде.

– Ярый, сержант, – диде капитан, минем шул хәлне сизгәндәй, – тыныч булыгыз! Бәлки әле, шома гына үтеп тә китәрбез, юл үзебезнеке!.. Ә хәзер часовойларыгызны алыгыз.

Ул китә башлагач кына, мин кинәт исемә төшкәндәй сорадым:

– Ә солдатларга әйтергәме, иптәш капитан?..

– Әйтергә кирәк, әлбәттә, – диде ул.

Аның артыннан ук мин часовойларны барып алып кайттым. Вагонга менгәч, аз гына хәл җыеп тордым. Ничектер ашыкмыйча, тыныч кына әйтергә кирәк иде. Посттан кайтучылар да иптәшләре белән сүз алышудан, кыштырдаудан туктасыннар… Аннары сорадым:

– Барыгыз да уяумы?

– Уяу шикелле, – диде кемдер.

Мин электр фонарен бер генә мизгелгә яндырып, вагон эчен «капшап» карадым.

– Әнә теге кем ул, уятыгыз әле!

Дорды аны төрткәли башлады:

– Әй, Шанай, Шанай дим, торсаңчы!.. Сержантның безгә әйтер сүзе бар икән!

Алар селкенешеп, мышнап тынгач, мин:

– Хәзер генә капитан килеп китте, – дидем, – без алгы позициягә якынлашабыз икән… Дошман ерак түгел… Капитанның боерыгы шул: тугарылып ятмаска, бөтенесенә әзер булып торырга!.. Мылтыкларыгыз яныгызда булсын! Тыныч кына утырыгыз! Мин әйтмичә кузгалу юк, төшендегезме?

– Төшендек, сержант! – диде Байәхмәт, барысы өчен дә. – Әмма кая чаклы барамыз без, алгы позициягә якынлашкач, нигә туктамаймыз?.. Шуны әйтеп бирсәңче безгә, сержант!

– Билгеләнгән урынга тиздән барып җитәргә тиешбез, тик юлның шушы… куркынычрак төшен генә үтәсе бар, – дидем мин, ләкин дошманның туптан ату ихтималын әйтеп тормадым. Әллә ата, әллә юк, дип уйладым. Баштан ук куркытып куясым килмәде.

Солдатлар бүтән бернәрсә турында да сорамадылар. Әмма бик тын калып утыруларына караганда, нидер сизенәләр иде шикелле.

Поезд бераздан тавыш-тынсыз, шома гына кузгалып китте. Күпмедер вакыт ул кызу гына барды, аннары әкренәя башлады… Әкренәя, әкренәя, һаман әкренәя, – ниһаять, бөтенләй туктаган кебек булды… Мин ишекне баш сыярлык кына ачып, тышка сузылып карадым, ләкин бу дөм караңгыда һичнәрсә күреп тә, белеп тә булырлык түгел иде… Барабызмы соң, туктап торабызмы?.. Чүгәләп, тәгәрмәчләргә колак салып карыйм: тәгәриләр булса кирәк, рельсның сыгылганы ничектер сизелгән кебек, ләкин һич бернинди ышкылган-ниткән тавыш чыкмый иде. Ахырда төшеп беләсем килде. Җиргә сикердем дә баскан җиремдә туктап калдым: вагон минем яннан үтәме, юкмы?.. Үтә шул, үтә!.. Әмма шулкадәр әкрен үтә ки, хәтта җәяү атлап та бу кадәр әкрен барып булмас иде. Исем китте минем бу хәлгә!.. Состав очына карадым. Паровозны күрү түгел, аз гына шәйләп тә булмый иде. Ул әйтерсең бөтенләй юк!