Яңадан вагонга менеп, ишекне бер генә карыш ачык калдырып, кире шылдырдым. Дорды шунда ук сорап куйды:
– Кайда туктап торамыз, сержант?
– Туктап тормыйбыз – китеп барабыз!
– Барамыз… Поезд шулай барамыни?
– Бара икән шул!..
Мин идәнгә, ишекнең ябылып бетмәгән кырыена урнаштым. Нидер көткәндәй, тын гына утырабыз… Һаман бер уй борчый мине: ни өчен без юлның бу хәтәр өлешен бик кызу гына үтеп китмибез, ни өчен бу хәтле әкрен өстерәләбез?.. Күрәсең, кызу үтәр өчен паровоз топкасына гел күмер ташлап барырга кирәктер, күмер ташлагач, морҗадан төтен белән бергә чаткылар да оча торгандыр… Ә бу инде күзәтеп яткан дошманга үзеңне сиздерү була, күрәсең… Шулай уйларга өлгермәдем, каядыр шактый еракта зур агач чүкеч белән нәрсәгәдер китереп суккан шикеллерәк тавыш ишетелеп калды һәм шуның артыннан ук бер авыр снаряд составтан уңдарак төшеп тә шартлады. Солдатлар сискәнеп киттеләр, ләкин ни булганын шунда ук аңлап җиткермәделәр, ахрысы. Тик Емелькин гына: «Бусы тагын нәрсә?» – дип куйды. Мин җавап бирергә ашыкмадым; мин, тын да алмыйча, ату тагын кабатланырмы-юкмы дип көттем. Бик озак тоелды бу көтү… Ниһаять, менә кинәт җил исеп киткәндәй булды, һәм тагын бер снаряд состав өстеннән очып, юлның икенче ягында ухылдап шартлады. Бу юлы инде берничә солдат беравыздан кычкырып җибәрделәр:
– Бу ни тамаша? Нәрсә бу?..
– Шауламагыз! – дидем мин, тыелып кына. – Ишетмисезмени, немец атып маташа!
– Немец ата?! Ах, бәдбәхет!
– Белеп атамы, белмичәме?
– Белмәсә дә ата инде ул, – дигән булдым мин, аларны әзрәк тынычландыру өчен. – Тик ятудан курка немец!
– Үз башына булсын! – дип куйды Төхфәт абзый.
Шул арада өченче снаряд шактый якында төшеп шартлады. Бу юлы Дорды сикереп торды.
– Сержант, атып җатыр гой! Нишлибез?
– Бер нәрсә дә эшләмибез, тик кенә утырабыз! – дидем мин, һаман тышка колак салып.
– Ничек ул алай?.. Мондый чакта тик кенә утырып буламыни?
– Була, Дорды, була, – дидем мин, ачулана башлап. – Тик шыр җибәрмәскә кирәк!
Солдатлар бер мәлгә тындылар… Хәзер мине (мине генә түгел, барыбызны да, билгеле) бер генә уй биләп алган иде: ни булып бетәр моның ахыры?.. Чынлабрак уйлаганда безнең хәл искиткеч мөшкел иде, без кыл өстендә, без һәлакәтнең кырында гына торабыз…
Дөрес, боеприпаслар тулы составның шартлаганын безнең күргәнебез юк, ләкин моны күз алдына китерүе бер дә читен түгел. Әгәр шуннан бер генә снаряд берәр вагонга тия калса… Әмма коточкыч бу хәлне күз алдына китерүдән курыкмаган акылга каршы кешенең җанын, өметен саклый торган бик могҗизалы күңел дигән нәрсәсе бар әле: шушы иң хәтәр минутта да миһербанлы күңел мине һәм минем иптәшләремне, снаряд безгә тимәс, тисә дә, иң очтагы вагонга гына тияр, ул шартлаганчы, аңа ияреп башкалар шартлый башлаганчы, без сикереп төшеп өлгерербез, без юл буендагы чокырга тәгәрәп өлгерербез, дип юатып кына тора… Бу инде, бәлки, мәгънәсез юанычтыр, әмма кирәк ул, кирәк, кирәк!..
Ә немец ата, төгәл бер интервал аша ата да ата. Без һәр снарядның кайдарак төшеп шартлаганын көтеп, тыныбызны да чыгармыйча тыңлап утырабыз. Дошман сукыр килеш, чамалап кына ата булса кирәк, күп кенә снарядлары, безгә килеп җитмичә, төшеп шартлыйлар. Тик кайберләре генә якын төшкәлиләр. Ләкин берсе дә бит аның безгә бик җиткән!..
Мин, ишек ярыгына бер аягымны терәп утырган килеш, вагон эченә дә колак салгалыйм. Иптәшләр, җаннары учларында булса да, болай тып-тыныч кына утыралар. Тик Байәхмәт кенә авыз эченнән үгез шикелле һаман нидер мөгрәнә – белгән догаларын укып маташа, ахрысы. Кемдер әледән-әле тамак кыргалый, кайсыдыр, Емелькин булса кирәк, снаряд төшеп шартлаган саен: «Ух, гад!» – дип куя. Ә менә Ишмәмәтнең бөтенләй өне-тыны юк, бу галәмәт башланганнан бирле шулай тавышын чыгармый. Ни хәлдә икән ул, бичара?!
…Кинәт – мин сизми дә калдым – бик якында гына авыр снаряд яман гөрселдәп шартлады. Безнең вагон хәтта чайкалып куйгандай булды. Шул ук мизгелдә Шанаев әче тавыш белән кычкырып җибәрде:
– Сержант, ач ишекне!
Мин секундның күпмедер бер өлеше дәвамында аптырап калдым, хәтта аягым белән ишекне шылдырып җибәрә яздым, ләкин шул секундта ук сикереп торып, ишеккә аркам белән терәлдем:
– Якын киләсе булма, Шанай!
– Синең безне монда тотарга хакың юк! – диде Шанаев, отыры чәрелдәп.
– Бар, паника куптарсаң, атарга да хакым бар!
Шул арада Дорды, Шанаевның чабуыннан тартып булса кирәк, аны шап иттереп кире идәнгә утыртты: