Инде бу кайнар чәйне дә өрә-өрә эчеп бетерүгә, капитаныбыз тагын безнең янга килеп җитте.
– Йә, ничек, дуслар?! – диде ул, елмаеп кына.
Аның шулай үз итеп дәшүенә сөенеп мин:
– Бик әйбәт, иптәш капитан, бик зур рәхмәт сезгә! – дидем.
– Җылындыгызмы?
– Җылындык, хәтта тирләп чыктык!
– Туйдыгызмы?
– Туймаган кайда, менә болай булды! Бик каты сыйладылар… Иптәш старшинага да, поварга да бездән бик зур рәхмәт инде.
– Яхшы, алайса, – диде капитан. – Димәк, кузгалырга да ярый?
– Без әзер, иптәш капитан!
– Ул чагында әйдәгез, мин сезгә юл күрсәтәм.
Без капчыкларны тиз генә төйнәп, күтәренеп аның артыннан иярдек. Агачлар арасыннан бер ун минут чамасы баргач, зур урманны туп-турыга кисеп узган тар юлга килеп чыктык. Шунда капитан тукталды, ә без, гадәткә буйсынып дигәндәй, аның алдына тезелештек. Ул беравык безгә дәшми генә карап торды, аннары бик гади генә итеп:
– Иң элек мин сезгә командование исеменнән рәхмәт белдерәм! – диде.
Мондый чакта, кагыйдә буларак: «Советлар Союзына хезмәт итәм!» – дип җавап бирү кирәк, бу зарури нәрсә, ләкин нишләптер без беребез дә шуны әйтә алмыйча калдык. Күрәсең, капитанның рәсми төс бирмичә, артык гади итеп әйтүе безне тугарды булса кирәк. Аннары: «Ни өчен икән бу рәхмәт?» – дип тә шикләнә калдык шикелле… Хәер, капитан үзе дә безнең мокытлыкка игътибар итеп тормады.
– Инде, сержант, син тыңла! – диде ул миңа. – Менә шушы юл белән уңга, кояш чыгышына карап барыгыз. Бер дүрт километр киткәч, зур таш юлга барып чыгарсыз. Анда, юл чатында ук, регулировщик тора – аңа менә шушы кәгазьгә язылган пунктны күрсәтерсез. Сезнең ротагыз шул җирдә. Ә регулировщик сезне берәр узгынчы машинага утыртып җибәрер… Аңладыгызмы?
– Аңладым, иптәш капитан! – дидем мин, ул сузган кәгазь кисәген алып.
– Ну, хәерле юл сезгә!.. Командирыгызга миннән сәлам әйтегез!
– Рәхмәт, әйтермен! – дидем мин, аңа честь биреп.
Һәм без киттек. Иң алдан мин, иң артта – Ишмәмәт. Аркаларда бөрмәле капчык, иңдә – мылтык, Төхфәт абзыйның кулында тагын чәй кайната торган кара чиләгебез. Тук казлар шикелле салмак кына селкенеп, бер җайга ашыкмыйча гына барабыз. Урман юлы юеш комлык, атлавы әллә ни авыр түгел. Ике якта да биек, төз наратлар, «гаскәр кеби» шылт та итмичә, горур-тын гына торалар. Ә юл туп-туры, юл озын, көзге томанга кереп югалган, ләкин без алга барган саен, томан да әкренләп чигенә бара. Күп уздык без мондый юлларны, тагын күпме узасы калгандыр?.. Билгесез, хәтәр юлларны!.. Әмма бер юл безнең хыялыбызда көне-төне ялтырап, ярылып ята: бу – җиңү аша туган илләребезгә алып кайта торган соңгы юлыбыз… Без, җиде солдат, менә шул юлдан атлыйбыз!
ГӨЛӘНДӘМ ТУТАШ ХАТИРӘСЕ
Көзге кич. Тышта җил, яңгыр. Нидер кыштырдый, дөберди, ыңгыраша. Вакыт-вакыт бу сәер тавышлар көчәеп тә китә. Мин, куркынып, укый торган китабымнан аерылып, колак салып тора башлыйм. Нәрсә икән бу? Әллә безнең капкага чит кешеләр килде микән? Хәзер бик хәвефле чак бит. Шәһәрдә төрле шомлы хәбәрләр йөри. Талаулар, хәтта үтерүләр дә булып тора, дип сөйлиләр. Аллам сакласын! Бигрәк тә әллә нинди буталчык, куркыныч ел булды бу унсигезенче ел!.. Ләкин менә хәзер шомлануым юкка гына икән: әлеге хәерсез усал җил котырына, имеш, шуңардан тыштагы каен ыңгыраша, шәрә ботаклары өйнең стенасына бәрелә-сугыла тырнаша. Әнә тәрәзәдән төшкән яктыда да кара ботакларның, кемнеңдер чатлы-ботлы куллары шикелле, як-якка селкенгәне күренеп тора.
Тынычланып, яңадан китабыма иеләм. Ә укый торган китабым бик кызыклы булса кирәк – «Дим буенда» дип атала. Бүген генә Кәримәдән алып кайттым. Менә шуны йомшак урын өстендә, аякларымны җыеп, мендәргә таянып, аерыла алмыйча укып утырам. Миңа билгесез ерактагы Дим елгасы. Искиткеч гүзәл, имеш, аның буйлары… Менә шунда Исхак дигән карт мирзаның гаиләсе яшәгән. Аның ике улы, бер кызы булган. Аннары Фәридә исемле бер ятимә кыз да аларда торган икән. Бу кыз рояльдә бик оста уйнаган… Кыскасы, гүзәл табигать, бай тормыш, чибәр кешеләр. Әмма ләкин бу роман да бәхетсез мәхәббәт турында булса кирәк. Укый торгач, менә шул ачыла башлады. Гаҗәп, нинди генә романны укымыйм, гел бәхетсез мәхәббәт турында!.. Нигә ул алай икән?.. Әллә тормышта бәхетле мәхәббәт дигән нәрсә бер дә булмый микән?
Тәмле укуымны бүлеп, асрау кызыбыз Сабира бүлмәмә килеп керде.
– Туташ, сезне әтиегез чакыра!
– Нигә инде?
– Бер егеткә күрсәтергә.
– Куй әле шул мәгънәсез шаяртуларыңны…
– Төшкәч күрерсең! – диде Сабира, ваемсыз гына, һәм шунда ук чыгып та китте.
Мин аның сүзенә ышанмадым, әлбәттә. Егет, имеш! Күрсәтер безнең әти егеткә, көтеп тор! Ә дәшкәч төшәргә кирәк. Иренеп кенә аякларымны салындырдым, йомшак чүәкләремне кидем, көзгегә күз салып, чәчемне рәтләштергән булдым да тар баскычтан түбән төшеп киттем. Өстемдә дә минем гади генә ситсы күлмәк иде… Шушы кыяфәтем белән, аны-моны уйламыйча, залга барып та кердем. Һәм керү белән, күзгә күренмәс диварга килеп бәрелгәндәй, шып туктап та калдым. Шаяртмаган икән ләбаса Сабира! Әтием янында, йомшак креслода яшь кенә бер егет утырып тора! Ни сәбәптер шул мизгелдә үк егетнең миңа төбәлгән зур күзләре һәм нечкә коңгырт кашлары белән мәрмәрдәй ап-ак маңгае минем игътибарымны җәлеп итеп тә өлгерде. Билгеле инде, бу хәтле дә көтелмәгән очрашудан мин бик аптырап-уңайсызланып калдым, бит очларым, кинәт ут капкандай, кызарып яна да башлады.