IV
Ул иртәне арыган-йончыган артистлар, гадәтләре буенча, бик озак йокладылар. Кышкы көн кыстатып, иренеп кенә яктырды, кереп, борчып йөрүче булмады; алар өчен бу саваплы йокы иде.
Тик идәндә яткан Зөфәр генә иртә уянды. Аны мыштым гына суык кытыклый башлаган иде, хәер, электән иртә торып өйрәнгәнгә күрә, болай да аның уяныр вакыты җиткән иде инде.
Бик табигый буларак, ул, күзләрен ачу белән, Рәшидәне исенә төшерде. Хәтта аңарда шундый бер тойгы иде ки, гүя менә йоклаганда да ул аны онытып тормаган, ничектер үз янында аны гел хис итеп яткан кебек иде… Булган эшкә яңадан аның исе китте, яңадан бөтенесен күз алдыннан кичерде. Торырга кирәклеген дә онытып, селкенмичә уйланып ятты. Ләкин инде татлы хиссияткә бирелеп ятудан бигрәк, ул айнык акыл белән булып үткән хәлне ничек тә аңларга тырыша иде. Барысыннан элек, күңеленә һаман бер сорау кат-кат килә торды: ничек кенә булып чыкты соң бу? Ни өчен Рәшидә аны кабул итте? Чын яратуданмы, әллә… болай гынамы?.. Ире бармы аның, юкмы? Булса, кайда ул, кем ул?
Әлбәттә, бу сорауларның берсенә дә хәзергә җавап юк… Хәер, эш булып узганнан соң, аларга җавап эзләп торуның кирәге дә юк шикелле… Ләкин Зөфәр уйламыйча, эзләмичә булдыра алмый, мөмкин түгел, чөнки Рәшидә аның өчен бер кич белән генә бетмәде әле, бу башы гына булды әле, искиткеч матур, ләззәтле, дәртле дәвамы булырга тиеш әле!.. Сизеп тора ул моның шулай буласын, югалтырга теләмәячәк ул аны, юк, теләмәячәк! Артистка аның өчен эссе якның хөрмәсе кебек гаять ят җимеш, сезонный җимеш, шуңа күрә дә ул аеруча кадерле, тансык булырга тиеш.
Ничек җырлый иде әле кичләрен кәләпүш сырганда әнисе Таибә абыстай?
Хәләл, имеш, димәк, өзеп-өзеп, тәмләп кенә капкаларга ярый дигән сүз!.. Ә менә инде «хәләл җефет» мәсьәләсенә килгәндә, бу бик читен, четерекле мәсьәлә, бик нык уйлануны сорый торган, хәер, уйлар өчен әле һич өлгермәгән, пешмәгән мәсьәлә… Рәшидәне бөтен җаны-тәне белән яратып киткән тәкъдирдә дә ансат кына чишеп булмаячак аны, чөнки ул мәсьәлә аның башка максат-хыялларына, уй-теләкләренә барып тоташа. Юк, хәзергә бу хакта баш ватуның һич мәгънәсе юк, хәзергә бары кабынган утны сүндермәү, саклау, көчәйтү турында гына уйларга ярый.
Шулай күпмедер вакыт уйланып, шуның белән бергә, яңадан Рәшидә янына барасы килеп ятканнан соң, Зөфәр, ниһаять, торды, сак кына киенде һәм, чыгып китәр алдыннан, аяк очына гына басып, артистканың караваты янына барды. Рәшидә, кулларын кушырып, шулар өстенә битен салып, бөтәрләнә төшеп, тыныч кына йоклый иде… Каты йоклый иде, ахрысы, юрганы шуып, аркасы бераз ачылганын да тоймый иде… Зөфәр бик сак кына аның аркасын япты, иелеп кенә чәченнән үпте. Рәшидә берни сизмәде, селкенмәде.
Берәүне дә уятмыйча гына чыгып киткәч, Зөфәр туры гына колхоз идарәсенә барды, Шәйхулла абзый белән сөйләшеп утырды. Аның бу колхоздан наряд буенча күпмедер солы чыгартасы бар иде, башта менә шул солыны станциягә кайчан озату турында сөйләшеп, эшне өзеп куйды. Аннары инде, җаен туры китереп, кичәге концерт турында да сүз кузгатты. Артистларның җырларын, биюләрен мактап утырды, шуның белән бергә, Шәйхулла абзыйга азрак басым ясау нияте белән булса кирәк, аларның авыр хәлләрен әйтергә дә онытмады. Шуннан соң тагын бераз анысын-монысын сөйләшкәләп алгач, күрше авылга китәр өчен бер-ике сәгатьтән ат җибәрүләрен сорап, фатирына кайтып китте.
…Ул кайтканда, артистлар торганнар, юынып-киенеп, иртәнге чәйгә утырырга әзерләнеп торалар иде. Зөфәр, килеп керү белән, сабырсызланып бары бер нәрсәне уйлады-көтте: Рәшидә аңа ничек итеп, нинди күз белән карар?.. Нишләп китәр ул, күзләре очрашкач?..
Нәкъ ул килеп кергән чакта гына, Рәшидә, урам як тәрәзә төбенә кечкенә көзге куеп, чәчләрен төзәтеп утыра иде… Керүченең кем икәнен шунда ук белсә дә, ул борылып карамады, эшеннән ихтыярсыз тукталып та калмады, гомумән, ни хәрәкәте, ни торышы белән берни дә сиздермәде. Тыныч кына чәчен рәтли бирде һәм, эше беткәч кенә торып, ишеккә таба борылды… Аларның күзләре очрашты… Бер генә мизгел Рәшидә, «Сезмени бу?» дигәндәй, үтә җитди итеп бер карап алды, әмма шул секундта ук гадәтенчә елмаеп җибәрде.
– Менә яхшы булды бит әле… чәйгә кайтып җиттегез, – диде ул, бүтән һичбер кайгысы булмаган кешедәй, бик гади генә итеп.
Нәкъ кичә вокзалда очраган, юлда килгән, бергә ашап-эчеп утырган Рәшидә иде ул бүген дә! Һаман шул ук күзләрен кыса төшеп, бик туры итеп карау, көтмәгәндә генә яктырып китеп елмаю һәм менә шулай бик гади, үз итеп кенә дәшү – бары шул гына! Әйтерсең алар арасында берни дә булмаган, әйтерсең аларның хәзер берсен берсенә бәйләгән, дөньяның иң якын кешеләренә әйләндергән, тиз генә онытырга да, юкка чыгарырга да мөмкин булмаган тирән серләре юк!.. Зөфәр аның бу кадәр үзен табигый тота алуын күреп, аптырап калу гына түгел, хәтта күңеленнән бераз шикләнеп-борчылып та куйды. Дөрес, ул хатын-кызны бик аз белә иде. Хәлбуки эчке хисләрен, бигрәк тә мәхәббәтләрен, хатын-кыздан да оста яшерә белүче юк бит ул дөньяда! Зөфәр кемнәндер ишеткән Сөләйман патша сүзләрен исенә төшерде: «Һавада кош эзе, ташта елан эзе, хатыннарда ирләр эзе калмый», – имеш. Хатын-кызның йөрәген күрә белмәгән кеше өчен бу бик хикмәтле сүзләр иде.