Выбрать главу

Әтием хәлемне аңлады шикелле, чак кына көлемсерәп урыныннан торды да, гади генә итеп:

– Кызым, бу Салих әфәнде! – диде.

Егет тә, торып, сүзсез генә миңа башын иде. Мин дә аңа баш идем һәм чәч толымнарымны тиз генә аркама күчердем.

Аннары әтием, егеткә карап:

– Кызыбыз Гөләндәм шушы була инде, – диде.

Егет тагын бер кат җиңелчә генә башын иде. Шуннан соң әтием миңа әйтте:

– Кызым, Салих әфәндене мин сиңа музыкадан дәрес бирер өчен чакырттым. Без инде сөйләштек, килештек – Салих әфәнде түбәнчелек белән риза да булды. Хәзер, кызым, эш синнән тора: иншалла, күңел биреп кенә музыкант әфәндедән барысын да белеп, өйрәнеп калырга тырышырсың дип ышанам.

– Рәхмәт, әти! – дидем мин, тыелып кына.

– Әмма бер шартым бар, – диде ул, яңадан Салих әфәндегә борылып. – Дәрес вакытында миңа да бер читтә генә тыңлап утырырга рөхсәт итәрсез инде… Үлеп яратам үзебезнең мөселман көйләрен, ихлас!..

– Ихтыярыгыз! – диде Салих әфәнде, авыз чите белән чак кына елмаеп. Ул әтиемнең «мөселман көйләрен үлеп яратуына» ышанып бетмәде, ахрысы. Хәлбуки әтием музыканы ярата, һичшиксез ярата, яратмаса, менә мине дә укытып маташмас иде. Әмма бу очракта аның дәрес вакытында «бер читтән генә тыңлап утырырга» теләвен, музыкага мәхәббәттән дә бигрәк, безгә күз-колак булыр өчен дип аңларга бик мөмкин иде. Салих әфәнде, әлеге яшерен мәгънәле генә итеп елмаюына караганда, нәкъ әнә шулай аңлады да булса кирәк. Билгеле инде, әтием өчен миңа да бик уңайсыз булып китте. Асылда, аның әйткән шартын башкача аңлап та булмый. Шәкерт – җитеп килгән кыз, укытучы – яшь кенә егет, күз-колаксыз ярыймы соң?!

Салих әфәнде әтиемнән минем белән сөйләшергә рөхсәт сорады. Әтием, рәхим итегез, дигәч, ул миңа карап йомшак кына сораша башлады:

– Туташ, сез пианинода уйнарга күптән өйрәндегезме?

Аның миңа төбәлгән күксел-зәңгәр күзләренең карашыннан мин ничектер югалыбрак калдым, ирексездән тагын кызардым һәм каушабрак кына:

– Юк, күптән түгел, – дидем.

– Кемнән өйрәндегез?

– Башта үзем генә.

Пианино өстендә нота дәфтәрләре ята иде, Салих әфәнде, шуларга ымлап:

– Ләкин сез нота белән дә уйныйсыз шикелле, – диде.

– Әйе, уйныйм… әзрәк кенә.

– Нотага кем өйрәтте?

Аның бу соравына әтием җавап бирергә ашыкты:

– Күршебездә генә бер яһүдә ханым торган иде, шул бездә пианино барлыгын белгәч, кергәләп йөри башлады. Музыкага бик хирыс хатын икән, үзе кәефләнеп уйнау өстенә, менә безнең Гөләндәмне дә бик теләп өйрәтергә тотынды… Кызыгызда музыкага сәләт бар, чынлап укытырга кирәк, ди торган иде. Без инде каршы килмәдек, бигрәк тә әнисе… Гөләндәм бу нота дигән язуларга шуңардан өйрәнеп тә калды. Тырышты яһүдә, әйтәсе дә юк!

– Кем ул, фамилиясе ничек? – диде Салих әфәнде, шунда ук кызыксынып.

– Ни атлы иде әле ул, кызым?

– Маргарита Яковлевна Зель… Зельберг.

Салих әфәнде аз гына уйланып торды:

– Зельберг?.. Юк, белмим, кызганычка каршы!

– Ул ханым, герман сугышы башлангач, Петербургтан сөрелгән булса кирәк, – диде әтием. – Һәрхәлдә, безнең шәһәрдә вакытлы гына кеше иде, хөррият чыккач та каядыр китеп барды.

Салих әфәнде, яңадан миңа карап:

– Ноталарыгыз белән танышырга рөхсәт итегез! – диде.

Мин баш кагып кына ризалыгымны белдердем. Ул нота дәфтәрләрен берәм-берәм алып карарга кереште.

– Скрябин… Шопен… Ярый, яхшы бу… Ә бусы кемнеке? Гурилев!.. Хәзерге вакытта күп уйнала торган композитор- ларның берсе… Аның шушы нәрсәсен уйнап та күрсәтмәссезме, туташ?

Мин чарасыздан диярлек ул сузган нотаны кулыма алдым. Бу «На заре туманной юности» дигән романс иде. Уйнамаган нәрсәм түгел, тик шулай да Салих әфәндегә баштан ук мондый авыр нәрсәне уйнап күрсәтү мине, билгеле, куркыта иде. Ләкин укытучы буласы кешем сорагач, мин, теләсәм-теләмәсәм дә, пианино каршына утырырга мәҗбүр булдым. Нотаны ачып терәп куйдым да, ничек тә каушамаска тырышып, ашыкмыйча, җайлап кына уйный башладым. Салих әфәнде миннән бер читтәрәк, пианино өстенә таянып, бик игътибар белән тыңлап торды. Моңарчы беркемнең дә әле, бигрәк тә музыкант кешенең, яныма басып, мине махсус тыңлап торганы юк иде. Шуңадыр инде, романсны уйнап чыгу минем өчен сират күперен кичү белән бер булды. Ничегрәк уйнавымны үзем бөтенләй сизмәдем дә диярлек.