Выбрать главу

Уйнап беткәч, Салих әфәнде бары:

– Яхшы! – дип кенә куйды.

Нәрсә яхшы – уйнавыммы, әллә уйнап бетерүемме – мин моны аңлый алмадым. Шуннан музыкант әфәнде (әтием әйтмешли) миңа үзем яраткан берәр көйне нотасыз гына уйнарга кушты. «Татарчамы?» – дип сорадым мин. «Әлбәттә», – диде ул… Менә монысы инде, оят булса да әйтергә кирәк, минем өчен шактый ук читен эш иде. Хәзергә кадәр әле минем үзебезнең көйләрне юньләп уйнарга өйрәнеп җитә алганым юк. Дөрес, баштарак кайбер көйләрне ярыйсы гына уйный идем кебек, ә менә Маргарита Яковлевнадан нотага өйрәнә башлагач, алары да онытылды диярлек. Маргарита Яковлевна нотасыз уйнаганны ни өчендер бер дә яратмый иде. Иң элек нотадан өйрәнергә, шуннан соң гына яттан уйнарга кирәк, дип әйтә торган иде. Ә нотага салынган татар көйләрен бездә кайдан гына табасың?!

Көтеп торган Салих әфәндегә мин, ниһаять, бик уңайсызланып кына әйтергә мәҗбүр булдым:

– Гафу итегез, татар көйләрен уйный белмим шул.

– Бер дәме? – диде ул, гаҗәпләнеп.

Мин дәшмәдем, дөресрәге, ни диеп әйтергә дә белмәдем.

– Юк, сез уйный беләсез, – диде ул, мине рухландырырга теләгәндәй. – Ягез әле, ягез!.. Миңа бит бары сезне ишетеп карау гына кирәк.

Әлбәттә, карышып тору килешмәячәк иде. Әмма нәрсәне, ничек кенә итеп соң, Ходаем?.. Шулай да азапланып уйлана торгач, электәнрәк белгән бер көйне исемә төшереп, бик әкрен генә, бик сак кына уйный башладым. Бу «Яз да була…» дигән көй иде… Күңелемдә ачык яңгырый ул минем… Ахырда уйнап чыктым.

– Менә булды бит! – дип куйды Салих әфәнде, елмаеп кына. – Шәп уйныйсыз, дип мактый алмыйм, туташ, әмма көйне тоя беләсез. Ә бу – музыкант өчен иң кирәге, иң мөһиме!..

Шушы урында әтием тагын сүзгә кушылды:

– Безнең максат, Салих әфәнде, кызыбызны музыкант ясау түгел. Әгәр дә ки үз көйләребезне чибәр генә уйнарга өйрәнсә, без шуңа да бик канәгать булачакбыз. Сезнең ярдәмегез белән, әлбәттә!

Салих әфәнде башта иелә биреп миңа рәхмәт белдерде, шуннан соң гына әтием янына күчте.

– Әхмәтҗан абзый, Гөләндәм туташ татар көйләрен уйнарга да, һичшиксез, өйрәнәчәк, – диде ул, ничектер бик ышандырып. – Ә бәлки, чын музыкант та булып китәр, бөтен эш аның кабилиятенә һәм сезнең теләккә бәйләнгән.

Әтием, килешеп:

– Хак сүз! – диде. – Әмма анысын инде киләчәк күрсәтер, насыйп булса!

– Әйе, киләчәк күрсәтер! – дип кабатлады Салих әфәнде дә. – Ә дәресне без икенче очрашуда башларбыз… Кайчан килергә рөхсәт итәсез?

– Алдан сөйләшкәнчә, сез атнага ике мәртәбә килергә тиешсез. Бүген сишәмбе көн, тагын кайсы көн сезнең өчен уңайрак?

– Җомгадан башка көннәрнең кайсы да ярый миңа.

– Җомга – изге гыйбадәт көне, шуңа фани дөнья эшләре белән шөгыльләнергә теләмисездер инде, Салих әфәнде, шулаймы?

Әтием моны көлебрәк сорады шикелле, ләкин Салих әфәнде, бер дә аптырамастан, аңа шактый кызык кына итеп җавап бирде.

– Киресенчә, Әхмәтҗан абзый, бу көнне изге эшләрем күп минем. Мәсәлән, көндез «Шәрык клубы»нда балалар өчен, ә кичен «Сәйяр» оркестрында уйныйсым бар.

– Ә, шулаймыни әле, мин сезнең ул хезмәтегезне оныта да язганмын. Кичерегез!.. Соң, алайса, кайсы көн мәгъкуль булыр икән?.. Атнакич дисәм, ике дәрес арасы бик якын була кебек… Бәлки, шимбә көн?

– Мин риза. Тик вакыты кичке сәгать биштән җидегә чаклы булсын иде. Көндезләрен бушый алмыйм.

– Безнең өчен дә бу вакыт уңай булачак, – диде әтием. – Кызым, ишеттеңме, Салих әфәнде дәрес бирергә шимбә көн килә.

– Ишеттем, – дидем мин.

Әтием тагын нидер сөйли башлаган иде, ләкин минем аларга (дөресрәге, Салих әфәндегә) карап торуымны күргәч, сүзен бүлеп, әдәп белән генә:

– Кызым, син бүгенгә азат! – диде.

Мин дә әдәпнең нәрсә икәнен аңлап, кызаруымны яшерер өчен башымны иеп кенә залдан чыгып киттем. Алар әле сөйләшә калдылар.

I

Үз бүлмәмә кайткач та, мин тиз генә тынычлана алмадым. Хәтта мавыгып укып яткан китабыма да яңадан тотынасым килмәде. Нишләптер бу көтелмәгән очрашу мине бик дулкынландырды әле… Салих… Салих әфәнде!.. Хәер, ни өчен көтелмәгән?.. Музыкадан укытучы чакыру турында безнең гаиләдә күптән сүз бара иде бит инде. Иң элек мин үзем моны бик тели идем, шулай ук әнием дә тели иде, аннары тора-бара әтием дә риза булды. Биредә шуны әйтергә кирәк, әнием минем заманына күрә алдынгы карашлы, мәдәнияткә омтылучы хатын иде. Ул бит Сембердә туып-үскән, ә Сембер Казан түгел инде – саф рус шәһәре. Ахун хәзрәт кызы булуына һәм асылда, мөселманча тәрбияләнеп үсүенә карамастан, әниемә барыбер рус кызлары белән аралашырга, телләрен, гадәтләрен өйрәнергә, өй-гаилә тормышларын якыннан күрергә туры килгән. Болар барысы да аңа билгеле бер йогынты ясамыйча калмаган, әлбәттә. Мәсәлән, әнием бервакытта да йөзен ирләрдән яшерми, шулай ук абыстайлар шикелле укалы камзул, үкчәсез читекләр дә киеп йөрми. Ул европачарак киенергә ярата һәм күлмәкләрен дә бары рус хатыннарыннан гына тектерә.