Билгеле инде, әнием мине дә үзе теләгәнчәрәк тәрбия итәргә тырышты. Казанның иң яхшы, иң алдынгы мәктәпләреннән саналган Ләбибә ханым мәктәбенә укырга бирде. Бу кызлар мәктәбендә безгә, төрле фәннәр укыту белән бергә, рус телен дә укыттылар, шулай ук һәртөрле кул эшенә дә өйрәттеләр. (Мин инде рөшдинең дүртенче сыйныфына күчкән идем, ләкин, кызганычка каршы, быел җәй зур пожар вакытында мәктәбебез янып харап булды.) Аннары миндә җыр-музыкага күпмедер сәләт барлыгын белгәч, әнием әтиемнән, ай-ваена куймыйча, пианино да алдырды. Инде менә хәзер махсус укытучы чакырту да – асылда, әнием эше. Әтием исә минем, дөресен генә әйткәндә, шактый иске караштагы кеше. Бигрәк тә тәрбия мәсьәләсендә. Ни өчендер ул, кызларга күп белү кирәкми, дигән карашта тора. Имеш, артык күпне белгән кыз бала хөрлеккә өйрәнә, ә хөрлеккә өйрәнгәч, үзенең киләчәктәге вазифасын оныта башлый. Ягъни иренә итагатьле хатын, балаларына яхшы ана була алмый, имеш. (Ни өчен була алмый? – мин моны үзем һич тә аңламыйм.) Ярый әле, әтиемнең бер «йомшак» ягы бар – ул күп кенә очракта әнием белән килешергә мәҗбүр. (Әнием бит чыгышы белән дә, тәрбиясе белән дә аңардан өстен, әтием исә «мужиктан» чыккан, тик үзенең зирәклеге һәм тырышлыгы аркасында гына зур байларның доверенные булган кеше…) Менә миңа музыкадан укытучы алу мәсьәләсендә дә эш шулайрак булды: әнием, кирәк, диде, әтием… Хәер, бу очракта зур бәхәс тә тумады, чөнки, әйткәнемчә, әтием үзе дә музыканы бик ярата иде.
Әмма аның укытучы итеп Салих әфәнде кебек яшь, чибәр бер егетне чакыруы бик гаҗәп иде. Мин үзем дә моны һич тә көтмәгән идем. Күрәсең, берәр могтәбәр кеше, аны бик мактап, әтиемә тәкъдим иткәндер инде. (Музыкант итеп кенә түгел, әдәпле, инсафлы, ышанычлы егет итеп тә; күрдегез ич, ул минем белән әтиемнән рөхсәт сорап кына сөйләште.) Аннары, Салих әфәнде өебезгә килеп, әтием-әнием алдында мине укытып йөриячәк. Димәк, артык хәвефләнергә урын да булмаячак. Ә миңа килгәндә инде, мин бит әле уналты яшьлек кенә кыз бала, укытучыма шәкерт кенә, минем уемда дәрес алудан башка нәрсә генә булырга мөмкин?! Шулай ич!
Шулаен шулай да, әмма ни өчен соң мин Салих әфәндене күрү белән бу кадәр коелып төштем? Каушау һәм нәрсәгәдер куану шул ук мизгелдә икесе берьюлы диярлек минем җанымны биләп тә алды – нидән бу, нидән?.. Кинәт каршымда бик чибәр егет пәйда булганга күрә генәме?.. Әйе, яшерә алмыйм, залга килеп керүемә аның чибәрлеге минем күземә ташланды: бик чиста ак йөзе, сөйкемле генә чокыраеп торган ияге, җыйнак-тулы иреннәре, кечерәк, әмма килешле генә борыны, бигрәк тә ак мәрмәрдәй шома маңгае белән як-якка ишелебрәк торган коңгырт чәчләре – болар барысы да сокланып каратырлык иде. Мин инде аның күксел-зәңгәр күзләре турында әйтеп тә тормыйм. Бер генә тапкыр күтәрелеп карадым, шунда да ул күзләр әллә тирәнлеге, әллә уйчанлыгы белән мине әйтерсең йотып алды.
Ләкин менә хәзер, тынычлана төшкәч, бернәрсә гаҗәпләндерә әле мине: бу хәтле үк дулкынлануыма шул Салих дигән егетнең беренче карау белән күземә ташланган чибәрлеге генә сәбәп булды микәнни?.. Алай дисәң, минем бит инде моңарчы да чибәр егетләрне күргәләгәнем бар иде, әмма аларның берсе дә мине бер үк вакытта каушап калырга да һәм ниндидер билгесез куаныч кичерергә дә мәҗбүр итмәде ич! Димәк, моның сере чибәрлектә генә түгел. Юк, түгел! Ә нәрсәдә соң?.. Бу хәлнең бөтен яшерен серләрен мин әле белмим, белмим… тик шуны гына беләм: чибәрлектән башка тагын… ничек кенә дип әйтергә? – сүзен таба алмыйм, Ходаем!.. Тукта, таптым шикелле: нәфислек! Әйе, әйе, нәфислек!.. Беләсезме, Салих әфәнденең бөтен кыяфәтеннән, килеш-килбәтеннән, торышыннан, хәтта сөйләшүеннән бик зат кешеләргә генә хас үзенә бер нәфислек сизелеп тора иде. Ул – нәфис кеше!.. Менә нинди кешегә Ходай мине һич көтмәгәндә юлыктырды.
II
Әйтелгән көнне, билгеләнгән сәгатьтә Салих әфәнде миңа беренче дәресен бирергә килде. Бу урында шуны әйтеп китим әле: ул килер алдыннан мин, үземә калса, мөһим генә бер мәсьәләне чишәргә тырышып баш ваттым: миңа нишләргә – залга төшеп көтеп торыргамы, әллә булмаса, ул килгәч кенә төшәргәме? Шәкерт булгач, мин үз урынымда, ягъни пианино янында көтеп утырырга тиешмендер инде. Ләкин шул ук вакытта мин бит әле туташ кеше, димәк, Салих әфәнде килгәч кенә төшсәм дә гаеп булмас шикелле… Хәтта дөресрәк тә булыр. Һәм мин бу юлы шулай иттем дә – ул килгәч кенә залга төштем.