Выбрать главу

Без баш иешеп кенә исәнләштек. Әтием анда иде инде, аяк өсте генә сөйләшеп торалар иде. Салих әфәнде, әдәп саклап булса кирәк, минем яныма килергә ашыкмады, тик бераздан гына әтиемнән дәресне башларга рөхсәт сорады. «Рәхим итегез!» – диде әтием һәм үзенең сары бәрхет тышлы йомшак креслосына барып утырды. Дәрес беткәнче ул шунда безне тыңлап утырачак. Кыен хәл!.. Бигрәк тә Салих әфәндедән яхшы түгел – аркаңа кемдер күзләрен текәп утырсын әле!.. Ләкин ул, бу хәлгә бер дә исе китмәгәндәй, тыныч кына минем яныма килде, кулындагы төргәген пианино өстенә куйды һәм миңа утырырга тәкъдим итте. Үзе дә урындык алып, аз гына читкәрәк урнашты.

Мин аның беренче сүзен көтәм – укытучым дәресне нәрсәдән башлар икән?.. Әлбәттә, иң элек музыка турында, гомумән, нидер сөйләр инде. Ләкин ул сүзен бик гади итеп башлады:

– Туташ, – диде, әдәп белән генә, – сез инде нота таныйсыз, пианинода яхшы гына уйныйсыз. Шуңа күрә мин бүгенге дәресне турыдан-туры үзебезнең халык көйләрен уйнарга өйрәтүдән башламакчы булам. Сез каршы килмисездер бит?

Укытучым миннән әнә шулай дип сорады – бу гаҗәп иде! Һәм мин кыюсыз гына «юк» дидем инде.

– Алайса, мин сезгә башта берәр көй уйнап күрсәтим. Рөхсәт итегез!

Мин читкәрәк авыштым, ул күчебрәк утырды. Уйный башлаганчы миңа болай диде:

– Татарда көйләр бик күп. Алар, нигездә, барысы да биш тавышлы ладка корылганнар, әмма мелодияләре белән бер-берсеннән нык аерылалар. Әйтик, «Тәфтиләү» бар, «Алмагачлары» бар, икесе дә пентатоникага нигезләнгән, ә аермалары нинди! Берсендә – тирән моң-сагыш, икенчесендә – дәрт, шатлык… Халык күңеле әнә шундый инде ул, туташ, – иң нечкә кичерешләренә дә көен-җырын таба белә!.. Без әле аларның төрлесен өйрәнербез, ә хәзергә уйнар өчен берәр җиңелрәген алыйк. Мәсәлән, «Туган тел»не! Сезгә дә ул таныштыр… Мәрхүм Габ- дулла абый Тукай сүзләре белән аны хәзер бөтен мәктәпләрдә җырлыйлар.

– Без дә хор белән җырлый идек, – дидем мин, кыюланып.

– Менә бигрәк тә яхшы… Элек бу көйне «Анам кабере янында» дип йөртәләр иде. Тукай сүзләренә җырлана башлагач, ул әйтерсең яңадан туды – авыр хәсрәтле көйдән якты рухлы көйгә әйләнде дә куйды. Исеме дә «Туган тел»!

Чынлап та, шулай икән шул!.. Әмма Салих әфәнденең моны ничектер балаларча сөенеп әйтүе миңа тагы да хикмәтлерәк булып тоелды. Мин ирексездән аңа борылып карадым, ә ул, шуны көткәндәй, күзләрен тутырып миңа карап тора!.. Бер генә секундка икебез дә уңайсызланып калгандай булдык. Аннары ул, тыйнак кына:

– Инде тыңлагыз! – диде, уйнарга җыенып.

Ул, утырган җиреннән турая биреп, башын күтәрә төште, югары карап, аз гына уйланып торды һәм бер иңбашын сәер генә селкетеп куйды да кулларын клавишлар өстенә салды. Мин шунда ук аның кулларына игътибар иттем – ак, нәфис, җыйнак кына куллар! Бармаклары бик озын да түгел, ләкин ыспай-нечкәләр. Менә ул матур бер хәрәкәт белән кулларын әз генә күтәрә төште дә ашыкмыйча йомшак-җиңел генә итеп уйный да башлады. Кулларына бөтенләй карамый да кебек, акчарлак канатыдай, алар клавишларга тиеп-тиеп кенә алалар төсле, ә шулай да көй кирәк урында көчәеп, кирәк урында гына әкренәеп, өзлексез-тигез генә ага иде.

Менә ул уйнап бетерде, музыка тынды, ә көй – ни гаҗәп! – һаман дәвам итә кебек. Салих әфәнде үзе дә шуңа колак салгандай аз гына тынып торды, аннары кулларын клавишлар өстеннән сак кына алды да, җиңел генә сулап:

– Менә шул! – дип куйды.

Аның уенына бәя бирү минем өчен, билгеле, бик читен, бәлки, хакым да юктыр әле, тик шуны гына әйтәсем килә: Салих әфәнде бик табигый, бик садә, ихтимал шуңадыр, бик үтемле итеп уйнады. Хәтта тын гына утырган әтием дә әйтмичә кала алмады:

– Күркәм, бик күркәм, Салих әфәнде!

Салих әфәнде исә көлемсерәп кенә, гүя җавапсыз калмас өчен генә:

– Рәхмәт! – диде һәм, миңа борыла төшеп, сүзен дәвам иттерде: – Һәр музыкант үзенчәрәк уйный, туташ, чөнки көйне дә ул үзенчәрәк ишетә. Шуңа күрә мин сезгә нәкъ менә минем төсле уйнагыз дип куша алмыйм. Ләкин көйне сез дөрес отып алырга тиешсез. Моның өчен башта нотага карап, нота белән уйнарга кирәк булыр… Менә мин сезгә «Туган тел»нең үзем язган нотасын да китердем.

Ул пианино өстенә куйган төргәген сүтеп, шуннан ноталар чыгарды һәм арадан берсен алып миңа бирде.

– Инде сез уйнап карагыз!

Мин якынрак утырдым да ике битлек кенә нотаны алдыма ачып куйдым.