– Ашыкмагыз, башта яхшылап карагыз, – диде Салих әфәнде.
Мин нота билгеләренә күз йөртеп чыктым – көйне «укып» булырлык иде. Инде уйнарга җыенып, кулымны клавишка салгач кына, Салих әфәнде миңа тагын шуны да әйтте:
– Терсәкләрегезне үзегезгә кысмагыз, иркен генә тотыгыз. Менә шулай. Гомумән, уйнаганда иркен, табигый утырырга кирәк.
Моны миңа Маргарита Яковлевна да гел әйтә торган иде, кулны-бармакларны ничек итеп дөрес тотарга, дөрес йөртергә – барысын да күрсәткән иде. Үзем дә беләм инде югыйсә, ә шулай да терсәкләремне һаман янтыгыма кысам. (Әлеге оялчан кызлар гадәте!) Мин әз генә каушый төштем, башлый алмыйчарак тордым. Салих әфәнде, шуны сизеп, миңа әкрен генә көйләде. «Ля-ля-си-ля-фа-диез…» һәм мин тәвәккәл генә башлап киттем. Көй бик гади дә, көй бик таныш та, шуңа күрә мин аны бозмыйча-нитмичә диярлек уйнап та чыктым шикелле… Ләкин Салих әфәнде ни өчендер бер сүз дә әйтмәде, тик яңадан игътибар беләнрәк кабатларга кушты. Мин тагын бер кат уйнап чыктым. Шуннан соң гына ул әйтте:
– Болай дөрес кенә уйныйсыз, туташ. Тик көйнең агышына ныграк колак салыгыз. Нәкъ нотада язылганча уйнарга тырышыгыз. Ритмны төгәл саклагыз. Бу сезгә аңлашыламы?
– Аңлашыла, – дидем мин.
– Әлбәттә, күп кабатларга кирәк әле. Киләсе дәрескә хәтле сез инде аны күңелдән уйнарга өйрәнегез. Бу минем сезгә беренче сабагым булсын. Аннары, менә нәрсә әйтәсем килә: уйнау техникасын камилләштерү өчен сез иске күнегүләрне дә онытмаска тиешсез. Теге ханым сездән төрле күнегүләрне күп уйнаткандыр, билгеле. Менә шуларны яңадан кабатларга кирәк. Беләсезме, музыкада осталыкка бары көн-төн өзлексез уйнау аркасында гына ирешеп була. Башкача мөмкин түгел… Ә сездә Черни «Этюдлары» юкмы?
– Юк шул, таба алмадым.
– Алайса, мин сезгә аны китерермен. Техниканы баету өчен бик файдалы булачак… Ә хәзер «Туган тел»не тагын бер кат уйнап күрсәтим әле. Әйткәнемчә, миннән күчерү өчен түгел, ә дөрес ишетеп калу өчен… Кай төштә салмак-әкренрәк, кай төштә югарырак-көчлерәк – шуларга игътибар итегез!
…Бөтенләй башка шул!.. Ул уйнаганда көй әйтерсең үзенең иң табигый, иң дөрес яңгырашын таба, – башкача уйнау мөмкин дә түгелдер кебек. Бик ачык, бик төгәл һәм бик җиңел дә шикелле… Һәм аның артыннан ук уйнап карыйсы да килә – бәлки, нәкъ ул уйнаганча чыгарып булыр иде… Хәер, бу үз-үзеңне алдау гына. Чын музыкантны кабатлап буламы соң?! Аның үзеннән остарак кеше дә моны эшли алмас иде. Шулай да мин яңадан игътибар беләнрәк, каушамыйчарак уйнап чыккач, Салих әфәнде үзе дә канәгатьләнеп калгандай булды:
– Менә күрдегезме! – диде ул, минем өчен куангандай. – Дөресрәк тә, төгәлрәк тә уйнадыгыз бу юлы. Димәк, кулың белән уйнаганны күңелең белән ишетергә генә кирәк икән, туташ!
Юатыр өчен генә әйтсә дә, аның бу сүзләре минем рухымны бердән күтәреп җибәрде. Белмим, бүтән эштә ничектер, әмма музыкада аз гына өметләндерү дә гаять әһәмиятле, чөнки музыкага өйрәнүче өчен үз-үзеңә ышану һава шикелле үк кирәк ул.
Әнә шулай узды безнең беренче дәрес. Салих әфәнде, миңа тагын бер мәртәбә «Туган тел»не яхшы гына өйрәнергә һәм, гомумән, күнегүләрне ешрак кабатларга кушып, китәр өчен урыныннан торды.
Әтием дә, урыныннан торып:
– Салих әфәнде, ашыкмагыз әле, – диде. – Хәзер чәй әзерлиләр. Чәй эчеп китәрсез!
– Рәхмәт, Әхмәтҗан абзый! – диде Салих әфәнде, түбәнчелек белән. – Миңа китәргә вакыт.
Әтием яңадан «Юк, чыннан да» дия башлагач, ул кыстамагыз дигән сыман, ике кулын күтәрә төшеп, кабатлап рәхмәтен белдерде дә, миңа борылып башын иде:
– Хушыгыз, туташ! – Һәм җиңел адымнар белән ишеккә таба юнәлде. Әтием аны озата чыкты.
III
Мин үз бүлмәмә мендем. Кәефем бик әйбәт иде. Бүгенге дәрес, миңа калса, бик уңышлы үтте. Һәрхәлдә, мин канәгать, бик канәгать!..
Салих әфәнденең бөтен әйткәннәрен аңлавы җиңел иде, һәр әйткәне ничектер үзеннән-үзе күңелгә кереп, хәтергә сеңеп бара иде. Миңа мөгамәләсе дә йомшак-игътибарлы иде – бер генә тапкыр да ул борчылуын яки кәефсезләнүен сиздермәде.
Аннары, махсус тыңлап утырган әтием дә канәгать калгандыр дип уйлыйм. Салих әфәнде үзен бик әдәпле һәм нәзакәтле тотты ич!.. Әмма юри түгел, ә бик табигый рәвештә – күрәсең, ул үзен шулай тотарга гадәтләнгән инде.
Нәфис кеше!.. Әйе, нәфис, әмма бу нәфислек аның тышкы кыяфәтендә, үз-үзен тотышында гына түгел, эчке дөньясында, табигатендә үк бар булса кирәк – менә шуны сиздем мин бүген… Шул ук вакытта ул үз дәрәҗәсен бик саклый да белә икән. Яшь кенә булса да, әтием белән әнә ничек үзен иркен-тигез тотып, хәтта беркадәр өстенлек тә сиздереп сөйләште.
Минем әнием нәсел тикшерергә бик ярата. Ата-анасы, нәсел- ыруына карап, ул кешеләрне, гадәттә, «затлыга» һәм «затсызга» бүлеп йөртә. Менә мин дә уйлыйм: бу чибәр егетнең әти-әнисе кемнәр икән, нинди гаиләдә, кем кулында үскән ул?.. Берәр хәзрәтнең мәхдүме, зур байның улы, әллә учитель баласымы? Әмма ләкин байныкы да, хәзрәтнеке дә булмаска тиеш, чөнки әнием моны күптән белеп, миңа ул фәлән купецның яки фәлән хәзрәтнең улы дип әйткән булыр иде. Аннары андый гаиләдән чыккан егетнең гади музыкант булып, театрда эшләп йөрүенә ышануы да читенрәк. Әллә берәр бөлгән морзалар нәселеннән микән?.. Юк, булмас, монысына күңелем бөтенләй ышанмый. Хәер, нигә баш ватарга, ни әһәмияте бар моның?.. Кем баласы гына булмасын, Салих әфәнде дөньяга килгәндә үк чын зат иясе булып туган, минемчә… Кыскасы, мин аңа гаҗәпләнәм, сокланам һәм… сөенәм, ни өчен икәнен үзем дә ачык кына белмәстән сөенәм!..