Выбрать главу

IV

Үтә вакыт. Менә өченче… бишенче, алтынчы дәрес тә үтеп китте. Шулай итеп, безнең дәресләребез билгеле бер эзгә төште. Салих әфәнде атнасына ике мәртәбә вакытыннан бер минут та соңга калмыйча килеп җитә, төгәл ике сәгать минем белән шөгыльләнеп утыра һәм, дәрес беткәч, артык бер минут та тормыйча, китеп тә бара. Әтием бер-ике тапкыр аны дәрестән соң чәйгә калырга да кыстап карады, ләкин ул һаман, «вакытым юк, эшем күп» дигән булып, рәхмәтен әйтеп, калудан баш тартты. Әлбәттә, эше күптер инде, чөнки оркестрда уйнау өстенә, артистлар белән бергә төрле җирләргә, бигрәк тә казармаларга барып, шундагы концертларга да катнаша икән, әмма шулай да калмавының чын сәбәбе, минемчә, ул гына булмаска тиеш. Миңа калса, Салих әфәнде үзен килеп-китеп йөрүче бер укытучы итеп кенә санаганга күрә, бездә ашап-эчеп утыруны килештермидер, ә бәлки, теләми дә торгандыр. Чын сәбәбе шул булса кирәк. Хәер, аның урынында булсам, мин дә, бәлки, шулай эшләр идем – кеше үз дәрәҗәсен саклый белергә тиеш ич!

Шулай да без әкренләп бер-беребезгә шактый гына ияләштек дияргә ярый. Дәрес вакытында без үзебезне табигыйрәк һәм гадирәк тота башладык. Мин инде артык каушамыйм, юктан да кызарырга тормыйм, ә ул үзен иркенрәк тә, тәкәллефсезрәк тә хис итә шикелле… Аңардагы бу үзгәреш галәмәтен миңа һич көтмәгәндә генә ачык сизәргә туры килде. Соңгы дәресләрнең берсендә мин, «Салих әфәнде» дип, нидер әйтә башлаган идем, шул чакта ул кисәк кенә мине бүлдерде:

– Туташ, Алла хакы өчен сез миңа «әфәнде» дип дәшмәгез әле.

Шактый катгый рәвештә әйтелгәнлектән, ахрысы, мин моңа гаҗәпләнә калдым:

– Нигә, әллә ярамыймы, әллә тыелган сүзме?

– Юк, – диде ул, көлемсерәп кенә, – тыю турында декрет чыкканы юк әле… Тик мин үзем аны теләмим.

– Ни өчен?

– Сез күрмисезмени? – диде ул, һаман шулай көлемсерәп. – Мин бит «әфәнде» булырга өлгерә алмыйча калган кеше. Соңрак туганмын лабаса!

Чынлап та, ул дөрес әйтә түгелме соң? Әфәнделәр, гадәттә, дәү, могтәбәр кешеләр була торганнар иде, ә моңа бит юньләп мыек та чыкмаган әле… Һәм мин үзем дә аңа – яшь кенә егеткә «әфәнде» дип дәшүнең әллә ничек сәер, ят булуын тоя идем кебек. Әмма шул ук вакытта башкача дәшү мөмкин дә түгел иде.

Аз гына аптырап торганнан соң, мин кыюсыз гына сорадым:

– Ә ничек дип дәшәргә соң?

– Хәзер, үзегез дә беләсез, бөтен кешегә дә «иптәш» дип дәшәләр, – диде Салих… Салих әфәнде. – Ләкин мин сезгә, миңа да шулай дәшегез, дип әйтергә җөрьәт итә алмыйм. Әллә ничек килешеп бетмәс кебек, бигрәк тә туташ кешегә. Сез миңа, һич булмаса, «абый» дип дәшә аласыз. Ә «Салих» кына дисәгез, бигрәк тә яхшы.

Дөрестән дә, нигә «абый» дип кенә дәшмәскә? Миннән берничә яшькә олырак ич ул!.. Казан кызлары үзләреннән яшьрәк берәр егетне ошатсалар, аңа да «абыем җаным» диләр әле. Тик менә әтием яратмас дип куркам. Әллә ни уйлавы бар. «Әфәнде» сүзе кешеләрне бер-берсеннән ераграк тота, ә «абый», киресенчә, якынайта төшә… Юк, мин болай итәрмен: әтием алдында бик эре генә «Салих әфәнде» дип дәшәрмен, икәү генә булганда чын ихластан «Салих абый» диярмен, ә үзем өчен генә ул бары тик «Салих» кына булыр. Бу исем миңа бик ошый, аның үзенә дә бик килешә, шулай булгач, әйдә, «Салих» кына булып калсын ул миңа!

Мактанудан булмасын, безнең укулар хәзергә, шөкер, шактый әйбәт бара. «Туган тел»дән соң мин инде нотага карап, «Хәмдия»не, «Асылъяр»ны, «Ямьле Агыйдел буйлары»н һәм «Галиябану»ны чибәр генә уйнарга өйрәндем. «Галиябану»ны Салих (әфәнде түгел, ә Салих!) аеруча ярата икән. Унсигезенче елның язында «Галиябану» драмасы беренче тапкыр Казанда уйналгач, аның көе халык арасына бик тиз таралды. «Галиябану сылуым-иркәм» дип җырлап йөрмәгән кеше юктыр хәзер… Салих әйтә, әсәрнең уңышын тәэмин иткән, аны яшәткән нәрсә шушы көй, ди. Халык кына тудыра алган шушы көйдә татар кызы белән татар егетенең иң саф, иң пакь, оялчан-инсафлы, әмма бәхетсез мәхәббәтләре искиткеч тирән, күркәм, моңлы булып ачыла, ди. Бер уңайдан ул Галиябану ролендә уйнаган Әшраф ханым Синаеваны да мактап бетерә алмый. Буе-сыны, тавышы-моңы, нәфислеге-нечкәлеге белән тере Галиябануның нәкъ үзе ул, ди.