Аннары, Салих җыр-музыканың, ниһаять, сәхнә әсәрләренә керүен бик өметле, бик зур яңалык дип карый икән. Хәзергә әле халык көйләрен файдаланган, ә тора-бара музыкантлар тарафыннан махсус көйләр язылган сәхнә әсәрләре, һичшиксез, туачак, ди. Бик ышанып, бик рухланып әйтә ул моны!
Безнең дәресләр теге беренче көндәге тәртип белән бара диярлек. Башта Салих миннән элек өйрәнгән көйне уйнатып карый, аннары үзе берәр яңа көйне уйнап күрсәтә һәм шуны миңа нота буенча кат-кат уйнарга куша. Һәр дәрескә көйнең үз кулы белән язган нотасын китерә. Әлеге вәгъдә иткән Черни «Этюдлар»ны да алып килде ул миңа. Бармакларыгыз тик тормасын өчен мин аны сезгә бүләк итәм, диде. Бик файдалы булып чыкты алар минем өчен…
Ике дәрес арасында инде мин ул күрсәтеп киткән көйне бик әйбәтләп өйрәнергә тырышам, шуның өстенә даими күнегүләр рәвешендә әлеге этюдларны һәм бүтән җиңелрәк пьесаларны әледән-әле кабатлый торам. Кыскасы, безнең Сабира әйтмешли, пианиноны иртән дә дыңгырдатам, кич тә дыңгырдатам. Тик шуңа түзеп, тыңлап утыручы гына юк.
Салих (Салих абыем!) мине дәрес саен диярлек мактый. Юри түгел, юатыр өчен генә түгел, ә чынлап мактый бит, әхри! (Бу да Сабира сүзе.) «Сезнең слух бик әйбәт икән, ди, сез бик тиз отасыз һәм дөрес уйныйсыз, ди, сез, туташ, музыка өчен генә яратылгансыз», – ди бит хәтта! Мин үзем башта моңа бик үк ышанып та бетмәдем. «Туташ» булганга күрә генә мактый торгандыр әле дип уйладым. Ләкин тора-бара үзем дә сизә башладым: минем уйнавым, чынлап та, көннән-көн яхшыра, шомара бара иде. Бәлки, бу минем «кабилиятемнән» киләдер, ә бәлки, Салих кебек оста музыкант, чибәр егет өйрәткәнгә күрәдер… Мин бит инде аңа булдыксыз яки ялкау бер кызый-шәкерт кенә булып күренергә һич тә теләмим. (Тәүбә! – әйттем исә кайттым.)
…Әмма Салихның үзе кебек уйнау… юк, бу кадәресе юк әле, юк… Үткән дәрестә ул, дәртләнеп китепме, тоташтан берничә халык көйләрен уйнап күрсәтте: «Хәмдия», «Казан сөлгесе», «Тәфтиләү» – йа Хода, ничек итеп уйнады ул аларны!.. Мин хәтта сихерләнүдән курыккандай аңа туры карарга да кыймыйча, тик эчемнән генә: «Уйнасын… уйнасын, туктый гына күрмәсен», – дип, бала шикелле теләп кенә утырдым. Бәя бирү минем эшем түгел, кулымнан да килми ул, әмма шуны гына әйтә алам ки, Салих халык көйләрен шундый табигый, шундый йомшак-нәфис итеп уйный менә, әйтерсең ул аларны отып кына алмаган, ә үзе, үз йөрәгендә тудырган… Чын әгәр!.. Һәрхәлдә, бу осталык кына түгел, бу аның халык моңына әверелүе дисәм, бер дә хата булмас. Ләкин, һичшиксез, осталык та бар. Мин инде аның кулларын акчарлак канатына охшаткан идем. Ә менә «Эрбет»не уйнаганда шул ук куллар карлыгач очуын хәтерләтеп җибәрде. Нәкъ карлыгач очкандай, аның куллары тигез-җиңел генә йөзеп китә, кыйгачлап кына бер югары күтәрелә, бер түбән төшә. Әйе, кодрәтле куллар!
Иң ахырдан ул «Тәфтиләү»не уйнады… Әллә көй үзе, әллә аның уйнавы шулкадәр бәгырьгә төшә, шулкадәр җанны ләззәтле газапка дучар итә ки, – моны телдән аңлату һич мөмкин түгел, ишетергә, бары тик ишетергә генә кирәк! Бу көйгә хәзер Тукай сүзләрен җырлыйлар. Тукайның зарын, ачы язмышын…
Салих уйнап бетергәч, читтә генә тыңлап утырган әтием дә, ир кеше, нык кеше булуына карамастан, тиз генә телгә килә алмыйча торды. Тик бераздан гына карлыга төшкән тавыш белән:
– Рәхмәт, Салих әфәнде! – дип куйды. – Тәмам эреттегез карт күңелне, рәхмәт сезгә!
Салих артына борылмыйча гына башын игәндәй итте, ләкин кайтарып бер сүз дә әйтмәде. Мактаганны яратып та бетерми, ахрысы… Һәрхәлдә, аның бу игътибарсызлыгына минем әз генә эчем дә пошып куйды.
Шушы көннән соң Салих минем күңелемне һәм уемны үзенә тагы да ныграк бәйләде. Мин аның турында күп уйланам, ничектер менә бик кирәген, бик чынын гына беләсем килә: кем ул, нинди кеше асылда? Болай бит ул гади бер музыкант кына, мине укытып йөрүче чибәр бер егет кенә, әмма сизәм – акылдан бигрәк йөрәгем белән сизәм: зур бер талант, зур бер кодрәт булырга тиеш аңарда. Уйнавыннан гына түгел, ә бөтен кыяфәтеннән – йөзеннән, күзләреннән, хәтта сүзләреннән сизәм кебек. Мондый камил килеш-килбәтле кеше буш булмаска тиеш, минемчә… Әллә ялгышам микән, Ходаем?..
Әнә шулай уйландыра, борчый, тарта мине Салих «әфәнде»!.. Шул ук вакытта мин аңа шактый гына ияләшеп тә өлгердем инде. Килгәнен гел көтеп кенә торам. Оятрак булса да яшерә алмыйм – аның янымда утыруын тою, тавышын ишетү, ак-матур кулларын күрү минем өчен тансык, тансык кына түгел, күңелле-рәхәт!.. Әлбәттә, мин моны үзем генә беләм, Салихның үзенә берәр төрле сиздерү юк, Аллам сакласын!.. Киресенчә, еш кына аның алдында оялам-кызарам да әле мин…