Ә менә Салих үзе миңа ничек карый икән, ни уйлый икән минем турыда?.. Гомумән, нәрсә хис итә икән ул мине күргәндә, минем… янымда утырганда?.. Менә шуны беләсе иде ничек тә!.. Болай бик игътибарлы ул миңа, әдәпле, нәзакәтле, гел «туташ, туташ» дип кенә тора. Ә ниндирәк туташ? – хикмәт менә шунда ич! Бары әдәп йөзеннән (бигрәк тә әтием алдында), телдән генә әйтелә торган «туташ»мы, әллә, булмаса, аның өчен… интересный туташмы? Гаеп итмәгез, бик тә шуны беләсем килә минем!..
Бүген дәрес көне – ул киләсе көн. Иртән күземне ачып җибәргәч тә шул исемә төште. Мин куанычымнан елмайдым һәм… уйландым. Гаҗәп, ул искә төшү белән күңелдә ниндидер бер җыр-моң туган кебек була. Нидән бу, аның музыкант булуыннан киләме, әллә ул үзе музыканы хәтерләтәме?.. Буламы икән соң күңелдә музыка тудырырлык кешеләр?! Аннары бүлмә эче дә бүген, бәйрәм иртәседәй, гадәттәгедән яктырак кебек. Бусы да миңа нигәдер сәер тоелды. Күтәрелебрәк тәрәзәдән карасам, тышта кар яуган икән ләбаса! Беренче кар, тансык кар!.. Менә ни өчен дөнья бердән яктырып та, чистарып та киткән икән! Быел, әйтергә кирәк, караңгы көз нишләптер бик озакка сузылган иде. Ноябрь узды, ә кар һаман төшми дә төшми. Урамнар пычрак, чокыр-чакырларда су, өйләр, коймалар гел юеш… Бик туйдыра, бик күңелсез була икән ул кыш үз вакытында килми торса.
Юк, учлап карамыйча ярамый иде бу беренче карны! Тиз генә түбән төштем дә, иңемә шәл генә салып, аягыма сай галошлар гына эләктереп, ишегалдына чыктым. Сабира болдырдан капкага бара торган юлны көрәп тә куйган икән инде, әмма калган җир ак киез җәйгәндәй чип-чиста тора. Бер эз төшмәгән кар өстеннән атлап, мин бакча буена таба киттем. Азрак баргач та иелеп, мамыктай карны ике куллап учыма алдым, кая, нәрсәгә атыйм икән дип, кысып-кысып йомарлый башладым, ә ул, карны әйтәм, укмашмый гына бит! Коры, таралып бара. Димәк, эреми торган кар, китмәскә килгән кар!.. Көне дә шактый салкын икән – мин моны бигрәк тә галошларым аша сизеп алдым. Ә һавасы нинди тагын, һавасы!.. Сулаганда күкрәк үзеннән-үзе киңәеп бара… Әйбәт! Йә, ак кыш, пакь кыш, төкле аякларың белән кил инде, булмаса!
Шул чакта өй ишегеннән әнием кычкырды:
– Гөләндәм, кер тизрәк!
Мин, тәпиләрен өшеткән песи шикелле, сак-сак кына басып өйгә ашыктым. Әнием мине тиргәп каршы алды:
– Шыр тиле, бер кат күлмәктән генә чыгалармыни, салкын тидерсәң соң?!
Ул кадәресен уйлап тормаганмын шул. Хәер, әллә ни өшемәдем дә, берни булмас әле, Алла бирсә!.. Аннары кәефем бик әйбәт ич минем, ә кәефе әйбәт кешегә салкын тимәскә тиеш, әнием бәгърем!
Чәйдән соң озак кына пианинода музицировать итеп утырдым. (Маргарита Яковлевна шулай дип әйтергә ярата торган иде.) Башта, билгеле, Салих өйрәткән көйләрне уйнап чыктым. Ахырдан бармаклар өчен генә, бер дә иренмичә, төрле күнегүләр ясадым. Шактый ялыктыргыч эш, ләкин шунсыз оста уйнаучы булам димә.
Төшке аштан соң мин үз бүлмәмдә китап укыган булып, асылда исә Салих килер вакыт җиткәнне көтеп утырдым. Декабрь көне бик кыска, сәгать өчтән үк инде тәрәзәләргә эңгер-меңгер иңә башлый, ә ул биштә генә килергә тиеш әле. Ничек кенә үткәреп җибәрергә бу вакытны?.. Минутларны санап дигәндәй көтәм, ә үзем килер сәгате якынлаша барган саен тынычсызлана, хәтта дулкынлана да башлыйм. Гаҗәп, һаман әле мин аның белән очрашуга күнегеп җитә алмыйм. Нидән бу?.. Әйткәнемчә, мин бит инде аңа шактый гына ияләштем дә, ул үзе дә минем белән бик гади, бик тыйнак тота үзен, шулай булгач, аның килеп-китүләренә гадәти бер нәрсә итеп кенә карарга кирәк иде. Ләкин юк, карый алмыйм, киресенчә, аны күбрәк күргән саен минем әлеге хәлем (дулкынланып көтүем) көчәя генә бара. Бу мине гаҗәпләндерә дә һәм борчый да. Моның серен аңламыйм һәм аңларга куркам да шикелле.
Сәгать биш тулгач та мин залга төштем, ләкин Салих килмәгән иде әле. Беренче мәртәбә кичегүе… Әтием, унлы лампаның яктысы гына җитмәгәч, тәрәзә төбенә шәм яндырып куеп, үзенең креслосында газета укып утыра иде. Сары кәгазьгә начар гына басылган әллә «Эш», әллә «Эшче» газетасы инде шунда. Хәзерге газеталарны белеп тә бетерә алмассың – үзләре дә, исемнәре дә гел үзгәреп кенә тора. Соңгы ел-ел ярым эчендә аларның ниндиләре генә чыкмады. Күбесе онытылды да инде… Ләкин әтием өчен газета – тылсымлы бер көзге диярсең, кулына төшкән берсен карап-укып бара. Хәер, аның хәзер бүтән эше дә юк. Сәүдәләр бетте, магазиннар ябылды. Доверенный чагында көн-төн чапкан кеше хәзер өендә тик кенә утырырга мәҗбүр… Нишләсен ул?.. Иртәнге якта базар тирәсеннән бер әйләнеп керә инде (базар бар, базарның беткәне юк), көн саен диярлек өйлә яки ястү намазына кереп чыга (мәчет күршедә генә), ә калган вакытын менә шулай газеталар карап, Салих килгән көнне безне тыңлап үткәрә. Шуны әйтергә кирәк, әтием минем сабыр табигатьле, аз сүзле кеше. Бөтен уе-фикере үз эчендә генә – зарланырга яки уфтанырга бер дә яратмый. Гүя ул сабыр гына нидер көтә, нәрсәгәдер ышанып тора. Шулай ук үзе кебек эшсез калып, базар таптаучылар белән дә артык аралашмый булса кирәк. (Һәм бик дөрес итә, минемчә.) Бердәнбер сөйләшкән кешесе – әнием, әнием белән икәүдән-икәү генә үз бүлмәләрендә кичләрен шыпырт кына сөйләшәләр. Шуңа күрә мин дә бернәрсә дә белмим. Начармы безнең хәлебез, әллә түзәрлекме – һич тә хәбәрем юк. Тормышыбыз искечәрәк бара, элекке кебек мул тормасак та, әллә ни аптырамыйбыз да шикелле… Һәрхәлдә, тамагыбыз тук, өстебез бөтен. Шулай да вакыт-вакыт минем эчем бик поша, бик беләсем килә: ни көтә безне, ни булыр безгә?! Әниемнән бу хакта сорап та караганым бар, ләкин ул да мине балага санагандай кырт кисеп кенә әйтә: