Выбрать главу

– Син әнә укуыңны бел, башкасын тикшермә! Берни дә булмас, Алла бирсә!

Әнием шулай дигәч, мин тынычланган кебек тә булам, ләкин күпмегә?.. Заман искиткеч тиз үзгәрә, иртәгә ни буласын мин түгел, чегән хатыны да әйтеп бирә алмас!

…Менә парадный ишектә кыңгырау тавышы ишетелде. Мин хәтта урынымнан кузгала яздым, ләкин нәкъ вакытында тыелып калдым – әтием алдында аны каршы алырга чыгу ярыймы соң?! Сабира, ишетеп, тиз генә ишеккә китте. Ә бераздан, кулларын угалап, залга ул… Салих килеп керде. Суыктан яңаклары да кызара төшкән, күзләре дә гадәттәгедән ныграк елтырый… Өстендә бик ыспай утырган кара тужурка, тужурка астыннан кигән ак күлмәгенең яка чите күренеп тора. Ул әүвәл әтием янына барып, аның белән исәнләште. Әтием, урыныннан торып, аны ачык йөз белән каршы алды. Гадәттәге соравын бирде:

– Йә, Салих әфәнде, кәефләрегез ничек, саулык-сәламәтлек?

– Рәхмәт, Әхмәтҗан абзый, хәзергә зарланырлык түгел.

– Бик хуп. Бирсен Алла!.. Соң, дөньяда ниләр бар?

– Дөньядамы?.. Дөньяда хөррият бар, – диде Салих, елмаеп кына.

– Шөкер, анысын күрдек. Тагын ниләр бар?

– Ә сезгә ни кирәк соң?..

– Миңамы?.. Миңа, мәсәлән, тоз кирәк, – диде әтием дә, көлеп.

– Тоз?! Менә анысын миннән сорамагыз инде, Әхмәтҗан абзый. Тоз эзләп йөрергә туры килгәне юк. Хәер, ападан бер ишетеп калган идем: базарда, имеш, чи тиреләрдән селкеп җыйган нафталинлы тоз саталар дип… Дөрестерме-юкмы, ул кадәресен әйтә алмыйм.

– Дөрес, Салих әфәнде… тире складында эшләүчеләр андый тозны да саттылар. Тоз хәзер иң кадерле нигъмәт!

– Ашка ярамыйдыр ич ул?

– Нык кына юып киптерсәң, ярый, диләр. Ләкин аны сатучыларны да тотып япканнар булса кирәк.

– Менә, Әхмәтҗан абзый, дөньяда ниләр барын сез миңа караганда күбрәк беләсез икән.

– Чүп-чарын, Салих әфәнде, вак-төяген генә…

– Зуррагы нәрсә соң?

– Зуррагын сездән ишетәсе килгән иде. Мәсәлән, кайчан бу дөнья үзенең эзенә төшәр икән?

– Ә ул бит нәкъ үз эзеннән бара, Әхмәтҗан абзый, – диде Салих, гүя ваемсыз гына итеп. – Нигә, әллә дөрес түгелме?

Әтием кычкырып көлгән булды:

– Шук кеше сез, Салих әфәнде, яшәве җиңелдер сезгә!

Салихның йөзе шунда ук җитдиләнде, күзләре дә кинәт уйчанланды, ләкин ул артык бер сүз дә әйтмәде. Менә ничә сынаганым бар: әтием белән Салихның сөйләшүе гел шулай, ни Аллага, ни муллага дигәндәй, бер нәтиҗәсез бетә дә куя. Башта бу миңа бик сәер тоела иде, борчып та куйгалый иде, ләкин тора-бара аңлагандай булдым: Салих асылда җитди мәсьәләләр турында акыл сатарга, күп сөйләргә яратмый торган кеше булса кирәк. Инде сүз чыга калса да, әнә шулай ярым шаяртып, көлкегә әйләндереп бетерергә тырыша. Нидән бу, табигате шундыйга күрәме, әллә яшьлегеннән киләме? Ә бәлки, әтием белән зур нәрсәләр турында җәелеп сөйләшүне кирәксез саныйдыр. Ләкин бит әтием дә тел бистәсе түгел, бик чамалап кына сөйләшә торган кеше.

Салих минем яныма килде. Баш иеп кенә:

– Кичерегез, туташ, бүген соңгарак калдым, – диде.

– Зарар юк, – дидем мин.

Ул кулы белән генә утырырга ишарә ясады. Пианино каршына икебез дә утыргач, башта:

– Кәефегез ничек? – дип сорады.

– Рәхмәт, начар түгел, – дидем мин.

– Яхшы, алайса… Беләсезме, музыка бит ул бик бәйләнчек нәрсә, кайчак йоклаганда да колактан китмичә йөдәтә.

– Шулай укмыни?

– Ихлас. Минем үзем белән еш кына шулай булгалый. Дөрес, миңа күп уйнарга да туры килә… Хуш, инде башласак та ярый торгандыр.

– Мөмкин… Нәрсәдән? – дидем мин, уйнарга әзерләнеп.

– Элек өйрәнгәннәрне кабатлагыз.