– Кайсын?
– Кайсы да ярый… Кайсысын күңелегез тели.
Әйе, күңел дигәнең төрле чагында музыканың төрлесен тели. Мин «Хәмдия»не уйный башладым. Ләкин Салих мине шунда ук туктатты:
– Сез, туташ, минем өчен уйнамагыз. Үзегез, үз ләззәтегез өчен уйнагыз. Җаныгыз кушканча – иркен, хөр, табигый итеп… Ә мин – юк, мин читтән генә тыңлаучы!
Ул хәтта бер читкәрәк тартылып та утырды. Мин яңадан башладым. Үзем теләгәнчә һәм үзем тойганча итеп. Бер дә тартынмыйча, иркен, табигый итеп… Әмма ләкин барыбер аның тыңлавын сизеп торам – сизмичә мөмкин дә түгел. Тыңлавын гына түгел, миңа төбәлеп карап утыруын да сизеп торам. Хәтта уйнавымны тыңлый-тыңлый минем хакта нидер уйлавын да тоям шикелле… Ул һәрвакытта миңа нидер уйлап карый, нидер уйлап… Баштарак мин аның күксел-зәңгәр күзләренең бу карашыннан бик уңайсызлана идем, ә хәзер юк, хәзер уңайсызланмыйм, киресенчә, шулай каравын телим, шулай караса, миңа рәхәтрәк кебек, йөрәгемә ниндидер якты моң тула кебек…
Мин уйнап бетердем. Яхшы уйнадым мин бу юлы. Салих та аз гына дәшми торганнан соң шулай диде, «әйбәт уйнадыгыз, туташ!» диде.
Уйнау да илһам эше. Бер дәртләнгәч, бер, ничек дим, иң кирәк кылын тотып алгач, музыка үзеннән-үзе бик табигый, бик җиңел уйнала. Минем белән дә шулайрак булды – моңарчы өйрәнгән көйләрнең барысын да җиңел-дәртле уйнап чыктым.
Шуннан соң Салих:
– Болай булгач, туташ, без сезнең белән берәр катлаулырак көйне дә өйрәнә алабыз, – диде. Аз гына уйланып торды да: – Рөхсәт итегез әле, – дип, минем урынга күчеп утырды.
– Мин сезгә хәзер «Агыйдел каты ага» көен уйнап күрсәтәм. Ишеткәнегез бардыр, менә ул!..
Уйный башлады һәм әкрен генә сүзләрен дә әйтеп барды:
Икенче тапкыр сүзләрен әйтмичә генә уйнап чыкты.
– Рәхим итегез! – диде ул, яңадан миңа урынымны биреп.
Мин утыргач, һәрвакыттагыча алдан язып китергән нотасын алдыма ачып куйды. Шуңа карап, кыюсыз гына, әкрен генә уйный башладым. Билгеле, беренче тапкырда рәтле-башлы чыкмый инде ул. Нотага күз ияләшеп җитмәгән, еш кына төртелеп тә каласың, шунлыктан кирәксез пауза да ясала, урынсыз кабатлану да була. Ләкин Салих мондый вакытта бик сабыр тыңлый, ризасызлык-фәлән һич күрсәтми, тик тагын һәм тагын кабатларга гына куша. Уйнаганда миңа бу җирендә анданте (салмаграк), бу төшендә аллегро (кызурак) дип әйтеп тә тора. Инде эзенә төшә башлагач, менә шулай дөрес, яхшы, дип рухландырып та куя.
Иң ахырдан ул миңа, көлемсерәп кенә:
– Сез бу каты аккан Агыйделне дә җиңел кичәрсез, – диде. – Ләкин…
Һәм менә шуннан соң һич тә көтелмәгән искиткеч бер хәл булды: сүзен әйтеп бетермичә, ул нотаны үзенә тарта төште дә кулындагы карандашы белән ике юл арасына тиз-тиз генә нидер сызгалады. Аннары миңа шуны этәреп:
– Ләкин нотаның менә бу җирләренә аеруча игътибар итегез, – диде. – Күрәсезме?
Башта ук мин ул күрсәткән сызыкларның нота билгеләре булмыйча, язу икәнен ачык күрсәм дә, берничә секунд күзләремә ышанмыйчарак тордым: язу… нинди язу бу?.. Тик шуннан соң гына укый алдым. Юллар арасына: «Миңа сезнең белән сөйләшергә кирәк, кайчан, кайда мин сезне күрә алам?» – дип язылган иде… Моны укыгач, мин шулкадәр аптырап, каушап, югалып калдым ки, кинәт зиһенем таралып, күз алларым томанланып киткәндәй булды. Бер мәлгә хәтта сулыш алудан да туктадым. Ходаем, бу ни бу?! Ничек җөрьәт иткән ул?.. Әтием карап утыра ич!.. Әгәр сизә калса?! Ләкин болай өнсез калу ярамый иде, болай берни әйтә алмыйча утыру үзе бик хәтәр иде. Әтиемнең мотлака нидер сизүе мөмкин. Шуңа күрә мин нота дәфтәренә иелдем, күз йөрткән булдым, Салихтан хәтта: «Шушы җиреме?» – дип сораган да булдым. «Әйе, әйе, нәкъ шул җире», – диде ул, кулындагы карандашын миңа биреп… Бу – җавап көтәм дигән сүз иде. Йа Хода!.. Мин тагы да иелә төшеп, «ярый, яхшы, онытмам» дигән булып, тиз генә сызгаладым: «Миңа болай язмагыз, әтием сизәр!»
Ул минем сүзләрне шунда ук укып та барды, ләкин бик тыныч калды. Тик бер иңбашын сәер генә сикертеп куйды. Һәм шунда ук:
– Алайса, туташ, бүгенге дәрес шушының белән тәмам, – диде дә урыныннан торды. Әтием янына барып, берни булмагандай, аның белән сөйләшә башлады.
– Әхмәтҗан абзый, безне тыңлап утыру сезнең өчен күңелсездер инде. Һаман бер үк нәрсәләрне кабатлыйбыз да кабатлыйбыз.
Әтием дә урыныннан торды:
– Алай димәгез, Салих әфәнде! Сезнең дәресләрегез минем өчен дә кызыклы, бик мәмнүн булып тыңлап утырам. Ләкин әйтегезче, шәкертегездән сез канәгатьме?
– Әлбәттә!