Ә мин шул арада бөтен ноталарымны җыеп алдым да мыштым гына залдан чыгып та киттем. Үз бүлмәмә менеп, бераз тын алгач, Салихның язган сүзләрен яңадан укып чыктым. Берничә кат… Аның кулын мин беренче мәртәбә күрәм әле… Саклаганда да ярар иде, ләкин юк, бетерергә, тизрәк бетерергә кирәк! Һәм резинка белән аларның барысын да (үзем язганнарны да) тиз генә чистартып бетердем.
V
Әйтәсе дә юк, Салихның язганнары минем бөтен җан тынычлыгымны алды. Үземә урын тапмыйм, ни уйларга да белмим һәм торып-торып хәйран калам: моңарчы үзен шулкадәр тыйнак тоткан, һични сиздермәгән укытучым дәрес вакытында миңа әнә ни язды бит! Курыкмыйча, әтиемнең карап утыруына да игътибар итмичә! Нәрсә бу – кыюлыкмы, әллә… юләрлекме?.. Моның минем өчен дә, үзе өчен дә никадәр хәтәр икәнен ул белергә тиеш иде ләбаса!.. Ләкин, күпме генә гаҗәпләнсәм дә, мин аңа үпкәли алмыйм, юк, һич тә үпкәли алмыйм… Мин сизәм, мондый тәвәккәллек өчен җитди сәбәп булырга тиеш, әлбәттә, шулай, уен эш түгел ич бу!.. Дөрес, ул алдан записка язып, шуны безнең Сабира аша тапшыра алган булыр иде. (Сабира бит аңа гел генә ишек ача.) Ләкин Сабирага да ышанып бетмәгән, күрәсең… Димәк, нотага язудан башка чарасы да калмаган инде.
Әмма иң аптыратканы бу түгел әле. Иң аптыратканы – ул минем белән кайдадыр читтә, аулакта гына сөйләшергә тели! Нигә, ни өчен? Ни әйтмәкче була ул миңа? Бик кирәкле сүзе бар микәнни, Ходаем?! Нәрсә икән соң ул? Шуны уйлап, шуны беләсем килеп күпме баш ватмадым, күпме борчылмадым мин… Хәтта йокыдан калдым, ашау-эчүдән, әнием сизә күрмәсен дип курка да башладым. (Шөкер, эш аңа хәтле барып җитмәде.) Аннары вакыт узып, бераз тынычлана төшкәч, үз-үземә: туктале, җаный, ник син бу хәтле өзгәләнәсең, дидем. Исең киткән икән! Салих укытучым гына түгел, егет кеше дә бит әле. Ә егет кешенең кыз кешегә нәрсә әйтәсе булмас! Мәсәлән, менә минем кебек туташка? Чынлабрак уйлаганда, моны көтәргә дә була иде ич! Ихлас! Аның һәрвакытта миңа үтә игътибарлы булуы, йомшак мөгамәләсе, дәшүләре, ә вакыт-вакыт уйчан-серле генә карап та куюлары – болар барысы да нидер аңлата иде түгелме соң?! Ә бәлки әле, аның күңелендә миңа карата үзенә бертөрле хис тә яшидер яки уяна башлагандыр. Мин моны, һәрбер кыз шикелле, үз теләгемнән, үз өметләремнән чыгып кына әйтмим – мин егет кешенең йөрәк тибешен күңелем белән сизенеп әйтәм. Бик ихтимал, Салих та минем йөрәк тибешен сизгәндер… Ике якта да туган шушы сизенүләр… мәхәббәтнең беренче яралгысы, беренче чаткысы түгелме соң? Шулай башлана шикелле, Ходаем, шулай башлана шикелле…
Ләкин… җитәр бу турыда, җитәр! Мин, тиле, һәрвакыт шулай бик тирән керә башлыйм. Ярамый болай. Әниләр әйтмешли, киләчәккә тапшырыйк. Безнең очрашачак көннәребез күп ич әле!
Тик күңелемдә бер генә төер калды: мин үземнең җавабым белән аның кәефен бозмадым микән? Ни уйлады икән ул?.. Хәер, монысын да киләчәккә калдырыйк, иң якын киләчәккә!
VI
Бу килүендә дә ул һәрвакыттагыча җыйнак һәм пөхтә иде. Әмма бөтен ягы да килгән кешенең дә аеруча күзгә ташлана торган берәр нәрсәсе була икән. Салихта исә бу – аның күзләре һәм бик чиста ак маңгае… Ишектән килеп керүенә иң элек менә шул ак маңгае белән урман күледәй зәңгәр күзләре минем игътибарымны биләп ала иде. Шуннан соң гына мин аның башка якларын да күрә башлыйм.
Бу юлы мин аны шактый хәвефләнеп, эчке бер борчылу белән каршы алдым, билгеле. Ни дияр ул миңа, ничегрәк итеп карар, үпкәсен сиздерерме-юкмы? Ләкин аның кәефен чамалау бик читен иде. Гадәттәгечә ул үзен бик тигез, бик тыныч тота. Эчендәгесен һич сиздерми. Күрәсең, табигате шундыйдыр инде, көләр, көлдерер, әмма бервакытта да караңгы чырай күрсәтмәс.
Дәресне башлар алдыннан, ул миңа беренче мәртәбә, туташ димичә, исемем белән дәште:
– Гөләндәм, утырыгыз! – диде.
Бик гади генә, шәкертенә дәшкән төсле генә итеп әйтте ул моны, ә шулай да минем өчен бу бәлзәм йоттырган шикелле булды. Димәк, миңа үпкәсе юк! Үпкәсе булса, бик әдәп белән, әмма коры гына итеп «туташ» дияр иде. Һәрхәлдә, нәкъ менә бүген беренче мәртәбә исемем белән дәшмәс иде.
Әйтергә кирәк, безнең бүгенге дәрес тә гадәттәгедән башкачарак үтте. Салих миңа яңа көй өйрәтеп тормады (ахрысы, язып китергән нотасы булмагандыр), ә искеләрне кабатлау белән генә чикләнде. Мин аларның барысын да уйнап чыктым. Ул бер сүз дәшмичә тыңлап утырды, соңыннан төзәтү-мазар да ясамады, тик иң ахырдан сәер генә бер сорау бирде:
– Әйтегез әле, уйнаган чакта сез ни күрәсез?
Мин аптырап калдым: ни ишетәсез түгел, ә ни күрәсез?! Ул аңлатырга тырышты:
– Менә сез «Агыйдел»не уйнадыгыз. Шул чакта сезнең күз алдыгызга берәр төрле күренеш килмәдеме?
– Юк шикелле… Ә нәрсә килергә мөмкин?