Выбрать главу

– Мәсәлән, ярларына сыя алмагандай бөтерелеп, кызу гына аккан Идел үзе… Аргы якта, киң тугайда, киез эшләпә кигән агайлар тезелешеп печән чабалар… Ә бирге якта, су читендә ап-ак казлар канат кагына.

Бу шулкадәр сәер-кызык булып тоелды – мин хәтта көлеп җибәрдем.

– Ни өчен казлар, ни өчен кер чайкаучы кызлар түгел?

– Бу да бик табигый, – диде ул, җанланып. – Һәрхәлдә, шул көй тәэсирендә күз алдыгызга ни дә булса килергә тиеш иде.

– Алай икән!.. Ә сезгә киләме соң?

– Һәрвакытта! Нинди генә көйне уйнамыйм яки тыңламыйм, шунда ук минем хыялымда берәр күренеш тумыйча калмый. Мисал өчен, «Ал Зәйнәбем, гөл Зәйнәбем» дигән гади генә авыл көен алыйк. Менә шул көйне ишеттем исә, минем күз алдыма гел генә гаҗәеп бер күренеш килә: авыл, кояш баеп барган вакыт, көтү кайткан, сөт исе аңкый, кызлар, яшь киленнәр ак чиләкләренә тыныч кына күшәп торган сыерларын савалар. Ә шул чакта ындыр артыннан бер егет, йөгәнен иңенә салып, авыз эченнән генә әлеге «Ал Зәйнәбем, гөл Зәйнәбем»не көйләп, батып барган кояшка карап, кайдадыр утлап йөргән атын эзләп китеп бара… Менә нинди күренеш!

– Кызык! – дидем мин дә, гаҗәпләнеп. – Бик җанлы күренеш, әллә үзегез уйлап чыгарасызмы?

– Юк, туташ, бу – музыканың бер кодрәте! – диде Салих җитди генә. – Уй-хисләрне генә түгел, хыялларны да уята ул! – Аннары аз гына уйланып өстәде: – Миңа калса, композиторлар да музыка язган чакта аны ишетеп кенә калмыйча, әнә шулай күрә дә торганнардыр.

Шунда ук минем күңелгә «ә сез кайдан беләсез?» дигән сорау килде, ләкин мин аны әйтеп тормадым, билгеле. Йә хәтерен калдырырмын… Ул бит үзе дә чын музыкант, аның шулай уйлавы гаҗәпмени?!

Әтиемә дә кызык тоелды ахрысы – ул да сүзгә кушылды:

– Салих әфәнде, сез тасвир иткән гүзәл манзара кайчандыр күргәнне искә төшерү генә түгелме соң?

– Дөрес, музыка беренче нәүбәттә нәрсәнедер искә төшерә, күз алдына китерә, сагындыра, әмма аның, ягъни музыканың, тәэсире моның белән генә чикләнми: ул һич күрмәгән-белмәгән җирләрне, илләрне, кешеләрне дә хыялда тудыра. Мәсәлән, сезнең казах даласында йөргәнегез бармы?

– Юк, Салих әфәнде, туры килгәне юк.

– Минем дә әле күргәнем юк. Ләкин Мөхәммәдия мәдрәсәсендә укучы казах шәкерте моңаеп, үзенең җырын суза башласа, минем күз алдыма шунда ук казахның чиксез даласы, ак тирмәләре, сибелеп, көтү-көтү йөргән җылкылары килә да баса! Мин хәтта шул җылкыларның җил каерган озын ялларын да күргәндәй булам. Ышанасызмы?

– Ышанам, Салих әфәнде! Була андый хәл, була!

– Мин моның бик күп мисалларын китерә алыр идем, ләкин җитеп торыр хәзергә, – диде Салих һәм тынып, нидер уйланып калды.

Аның үз кәефе дә бүген сәер генә иде. Нәрсәдер җитмиме аңа, нидер борчыймы аны, һәрхәлдә, күңеле-хыялы белән каядыр читтә, еракта йөри иде кебек.

Шулай тынып, уйланып торганнан соң, ул миңа Шопенны уйнарга кушты.

– Нәрсәсен? – дип сорадым мин.

– Берәр җиңелрәген. Мәсәлән, прелюдияләреннән берәр- сен! – диде ул.

Ноталар арасыннан Шопенны табып, шуннан бер прелюдияне ашыкмыйча гына уйный башладым. Ул башын игән килеш кенә тыңлап утырды. Үземә калса, әйбәт кенә уйнап чыктым. Ә ул, музыка тәмам тынгач кына исенә килгәндәй, тирән сулап әйтеп куйды:

– Әнә нинди бит ул!.. Гүзәл, нәфис, әйтерсең йөрәкне ефәккә урый!.. Юк, сезгә болардан һич тә аерылырга ярамый. Уйнагыз сез аларны, күбрәк уйнагыз! Шунсыз чын музыкант булу мөмкин дә түгел, туташ!

Әтием тагын үз сүзен кыстырды:

– Ә шулай да үзебезнеке җанга якынрак бит, Салих әфәнде!

– Әлбәттә, яхшымы-начармы, үзебезнеке безгә ана сөте белән кергән, Әхмәтҗан абзый! Безнең бөтен моңыбыз, дәртебез, юанычыбыз халык көйләрендә. Әмма ләкин дөньяда музыка дигән бер бик борынгы, бик бай сәнгать тә бар бит әле. Менә шул сәнгатьтән без дә азыкланырга тиешбездер инде. Югыйсә «Әчтүч-Бибкәй кыз»дан ерак китә алмабыз. Шулай бит, Гөләндәм?

Ул, әз генә көлемсерәп, миңа сынаган да, якын да иткән төсле итеп карады. Мин ирексездән кызардым, шулай да дәшми калмадым:

– Әйе, Салих әфәнде, мин сезнең белән килешәм, – дидем.

Болай чынлап уйлаганда, аның шулай соравы, минем шулай дип җавап бирүем бик табигый иде һәм бик урынлы да. Ләкин шуңа карамастан мин үземнән бер дә канәгать түгел идем. Әдәп кагыйдәсен саклыйм дигән булып, һаман үземне ясалма рәвештә тотарга мәҗбүрмен. («Әфәнде» имеш, «килешәм» имеш, – харап инде!)

Ләкин әтием алдында бүтәнчә булдыра да алмыйм. Ә Салих, билгеле, моны сизә, сизү генә түгел, эченнән, бәлки, көлә дә торгандыр әле. Үзе ул, әдәп кагыйдәсеннән һич чыкмаса да, безнең араны ничек тә гадиләштерергә тырыша кебек. Бүген исә шул нәрсә аның кыланышында аеруча нык сизелә иде. Менә хәзер дә ул миңа, тик торганнан нидер исенә төшкәндәй: