Выбрать главу

– Сез, Гөләндәм, җырлый да белә торгансыздыр әле? – диде.

Йә, мин ни дип җавап бирергә тиеш инде? Әгәр аның бу сүзендә аз гына көлү яки үртәү кебек нәрсә сизсәм, минем җавабым да бик кыска булыр иде. Ләкин ул моны бер дә шик кузгатмаслык итеп әйтте. Шуңа күрә мин дә сорау белән генә чикләндем:

– Ни өчен алай дип уйлыйсыз?

– Музыкант кеше үзе өчен генә булса да җырларга тиеш, – диде ул.

Ләкин минем, җырлый беләм, дияргә һич тә исәбем юк иде. Нигә кирәк әле бу? Безнең дәрескә аның ни мөнәсәбәте бар?.. Ләкин әтиемнең минем белән мактанасы килде, ахрысы.

– Дөрес әйтәсез, Салих әфәнде, – диде ул, вәкарьлеген саклап кына. – Безнең Гөләндәмне Ходай тавыштан да мәхрүм итмәгән. Чибәр генә җырлый ул!

Моны ишеткәч, Салих бөтенләй дәртләнеп китте.

– Ышанам, ышанам! Ягез әле, туташ, без әфәндегезгә дә бер җырлап күрсәтегез, булмаса!

Билгеле, минем әтиемә ачуым килде, шулай ук Салихның соңгы сүзләре дә күңелемә бер дә ошамады.

– Мин җырчы түгел, – дидем, шактый киреләнеп. – Минем чит кеше алдында бервакытта да җырлаганым юк!

– Ә мин чит кеше түгел ич! Хәлфәгез! – диде Салих, ничектер ваемсыз-хәйләкәр генә итеп.

– Ләкин бит сез мине җырчылыкка өйрәтмисез!

– Ә бәлки, өйрәтермен дә… Мин бит сизәм: сез җырлый алырга тиешсез! Ягез әле, ягез!

– Зинһар, кыстамагыз! – дидем мин, ялварып. – Булмый, җырлый алмыйм.

– Менә мин сезгә аккомпанировать итим әле, – диде ул, минем ялваруыма һич тә игътибар итмичә, һәм пианино каршысына күчебрәк утырды. – Сез ашыкмагыз, уйлагыз… Иң элек теләгән көегезне искә төшерик.

Ләкин минем һаман әле карышасым килә. Җырлый алуыма ышансам да, карышасым килә. Шул ук вакытта артык тискәреләнүдән дә куркам – аның кәефен бозмыйм да гайрәтен чигермим дип куркам. Шулай да икеләнә төшебрәк мин:

– Башка вакытка калдырыйк, – дидем. – Бүген әллә ничек, кәефем юграк.

Салих, башын борып, бик туры итеп минем күзләремә карады. «Мин сораганга күрә генә җырлыйсыгыз килми, шулаймы?» дия иде аның кинәт җитдиләнеп киткән күзләре. Тәмам какшатты мине аның бу карашы… Җитмәсә, әтием дә әйтеп куйды:

– Кызым, йә, йә, кыстатма!

Ахырда мин әкрен генә урынымнан торып бастым. Салих исә яңадан уйнарга җыенды һәм берни дә булмагандай йомшак кына сорады:

– Нәрсәне телисез?.. Бәлки, «Сибелә чәчәк»не җырларсыз?

– Авыр булмас микән?

– Карагыз!.. Әмма хатын-кыз тавышына бик туры килә ул. Исеме үк җыр бит! Сибелә чәчәк!.. Чәчәкләрнең җилдән сибелгәнен күргәнегез бармы?

– Бар, әлбәттә… Безнең бакчадагы чияләрнең чәчәкләре җир- гә ап-ак кар шикелле ява торган иде.

– Минем дә күргәнем бар, тәңкә-тәңкә булып яталар, иеме? Ләкин бу җырда гөлчәчәкләрнең җилдән сибелүе турында әйтелә. Бичара чәчәкләр!.. Ярый, башлап карыйк, булмаса!

…Бармакларын җиңел генә клавишларга тидерде һәм беренче аккордтан соң ук инде «Сибелә чәчәк» минем колагымда гына түгел, күңелемдә дә яңгырый башлады. Җырлыйм, әлбәттә, җырлыйм! Сүзләре дә тел очымда гына тора, тик аның бер тапкыр уйнап чыкканын гына көтәм.

Уйнап бетергәч, ул миннән: «Шулай ярыймы?» – дип сорады. Мин баш кына кактым. Ул яңадан башлады, мин, тирән генә бер тын алып, аңа иярдем… Минем җырым бу, җанымны сызландырган моңлы, ләззәтле җырым!

Гөлбакчага керәмсең,Гөлбакчага керәмсең лә,Гөл чәчәген өзәмсең?Өзелгән гөл чәчәге күкАерылуны сизәмсең?
Сибелә чәчәк җилләр лә искәндә,Өзелә үзәк исләремә төшкәндә.

Бу хәтле дә оста аккомпанировать итәр икән Салих абый! Әйтерсең канатлар өстендә генә күтәреп илтә. Шул ук вакытта ник бер генә тапкыр минем тавышымны басып китсен! Җырның бик сузылган җирендә тынып торган кебек тә була, ләкин нәкъ кирәк чакта гына тагын күтәреп ала.

Мин, үземә калса, тигез-җиңел генә җырлап чыктым. Әмма матур-моңлымы? – бу кадәресен инде миннән сорамагыз. Хөкемне ул чыгарырга тиеш. Кыстап-кыстап җырлатты ич, тик ни әйтсә дә, турысын гына әйтсен иде! Ләкин ул ни өчендер ашыкмый иде әле. Җыр тынгач, күпмедер вакыт алдына гына карап, нидер уйланып торды, аннары ашыкмыйча гына миңа таба борылды, яңа күргәндәй, сәер генә бер карап куйды, бары шуннан соң гына елмаеп, бик гади генә итеп:

– Курыккан идегез, менә җырладыгыз бит! – диде.

«Шул гынамы?» дип уйладым мин, пошынып, ләкин ашыга төшкәнмен икән. Аз гына көттереп, ул, ниһаять, әйтте:

– Тавышыгыз, безнеңчә әйтсәк, сопрано, дөресрәге, лирик сопрано икән. Матур тавыш. Тембры да йомшак, чиста… Ләкин иң әһәмиятлесе, туташ, сез көйне нечкә хис итеп, тәмен белеп дигәндәй җырлыйсыз. Мактау йөзеннән түгел, ә чын дөресен әйтәм.

– Рәхмәт! – дидем мин, дулкынлануымны сиздермәскә тырышып.