– Тагын берәрне җырламыйсызмы?
– Юк, – дидем мин, ашыгып.
Күрәсең, аңардан шундый мактауны ишеткәч, яңадан җырлап күрсәтергә курыкканмындыр инде. Була икән мондый хәл дә! Ләкин ничектер акланырга кирәк иде. Әзрәк хәйләгә керешеп:
– Сез кичерегез инде, – дидем, – бүген минем барасы җирем бар, ашыгам, башка вакытка калдырыйк. (Хәер, дөрестән дә, туган апаларга барып кайтырга кирәк иде миңа.)
– Яхшы, алайса! – диде Салих. – Ләкин беләсезме, туташ, сезне иркенрәк урында, мәсәлән, сәхнәдән җырлатып караганда да зарар итмәс иде. Ничек уйлыйсыз?
Мин куркуымнан бары:
– Ни сөйлисез?! – дип кенә алдым.
Әтием дә, бик гаҗәпләнгән булып:
– Сез безнең кызыбызны әллә җырчы да итмәкче буласыз инде, Салих әфәнде? – диде.
– Нигә, Әхмәтҗан абзый, – диде Салих бик тыныч кына, – җырчы булу гаеп эшмени?.. Ходай биргән талант ич ул! Сез үзегез дә туташның чибәр генә җырлавын әйтеп тордыгыз бит әле.
– Анысы болай гына, сезнең өчен генә… Иллә мәгәр Гөләндәмнең кайдадыр, кемнәрдер алдына чыгып җырлавы асла килешә торган эш түгел. Безнең мөселман ни… әдәбенә һич сыймый ул!
– Ник сыймасын! – диде Салих ваемсыз гына. – Мөслимәләр дәртләнеп җырлый, мөселманнар рәхәтләнеп тыңлый – бик табигый нәрсәгә әйләнде бит инде бу хәзер!
– Нинди мөслимәләр? Кайда?.. Ә, сез әртисткәләрне әйтәсез! Шулай диегез, мөслимәләр, димәгез. Бу – икенче мәсьәлә. Аларның кәсепләре шул… Кәсеп ул тамак туйдырыр өчен, ә Гөләндәмгә андый кәсепнең кирәге булмаячак, Алла боерган булса! Гаиләдә уйнарлык кына музыка белсә, аңа шул җиткән. Сез инде, Салих әфәнде, аны шуңа гына өйрәтегез! – дип бетерде ул сүзен, ничектер ялварган шикеллерәк итеп.
Салих ни өчендер җавап биреп тормады, ә яңадан пианинога борылды да, канатларын җәйгәндәй, кинәт кенә дәртләнеп уйнап та җибәрде. Попурри тезгәндәй бер көйдән икенчесенә, өченчесенә күчеп, төрле вариацияләр ясап, бик кызу уйнады ул… Бездә аның болай уйнавы беренче тапкыр иде әле. Бу мине шактый гаҗәпләндерде дә һәм әзрәк кенә борчылырга да мәҗбүр итте. Гүя әтиемнең сүзләренә каршы ниндидер бер яшерен ният белән уйнаган төслерәк тоелды миңа… Чыннан да, ул кисәк кенә уйнап бетерде дә әтиемнән кычкыра биреп сорады:
– Әйтегез әле, Әхмәтҗан абзый, Гөләндәм туташ менә шулайрак уйнаса, сез канәгать булырсызмы?
– Бу хәтле үк булмаса да, без канәгать, – диде әтием, көлеп.
– Ә уздырып җибәрсә?
– Һем, һем, анысына да каршы түгелбез.
– Менә мин дә Гөләндәм туташка шуны телим! – диде Салих, бу сүзләренә ниндидер бүтән бер мәгънә дә салгандай итеп.
Аннары ул урыныннан торды, пианино капкачын сак кына ябып куйды. Һәм миңа аеруча түбәнчелек белән башын иеп:
– Туташ, сезнең барасы җирегез дә булгач, мин вакытыгызны артык алырга җөрьәт итә алмыйм, – диде.
Әтием дә аны озатыр өчен креслосыннан торды. Хәер, мин аның бездән кайчан чыгып киткәнен күрмәдем. Гадәттәгечә, залдан иң элек үзем чыгып киттем. Башта бу шулай кирәк кебек иде (бигрәк тә әтием өчен), ә хәзер моның килешмәгәнен, ясалма бер әдәп кагыйдәсе икәнлеген сизә башладым. Ни өчен мин аны озатып калмаска тиеш? Кыргыйлык ич бу, билләһи.
Бер ярты сәгатьтән соң киенеп, урамга чыксам, Салих безнең тыкрык башында әрле-бирле йөренеп тора! Өстендә озын чабулы кара пальто, башында каракүл бүрек. Күрү белән таныдым, ләкин ни өчендер «Улмы соң?» дип уйлап та алдым, гаҗәпләндем, хәтта каушадым, әмма ихтыярсыздан куандым да.
Мине күрүгә ашыгып каршыма килде, елмая төшеп:
– Көтмәгән идегезме? – диде.
Мин зиһенемне җыеп җавап биргәнче, ул, янәшәмнән атлый-атлый, сүзен кызу гына дәвам иттерде:
– Сез минем белән очрашырга теләмәсәгез дә, мин менә әрсезләнеп сезне көтеп алдым. Кәефегез кырылмасын, туташ!..
– Салих абый, зинһар, мине дөрес аңлагыз! – дидем мин, ашыгып. – Һич тә теләмәүдән түгел, тик әтием сизә күрмәсен дип курыктым мин…
– Әтиегез өчен мин бары сөекле кызына музыкадан дәрес бирүче генә шул, – диде ул, көрсенеп. – Югыйсә өенә аяк та бастырмас иде.
– Алай әйтә күрмәгез! – дидем мин, ялварып. – Әтием дә сезне хөрмәт итә, ышаныгыз!
– Хуш, ышаныйк та ди… Ул чагында мин сезнең аңардан бу хәтле… куркуыгызны аңлап җитә алмыйм, Гөләндәм!..
– Ләкин сез беләсез ич, әтием минем иске фикердәге кеше, ә мин кыз бала, үзегез дә аңларга тиешсез.
Салих кинәт кенә көлеп куйды:
– Шулай шул… Мин – бүре, ә сез – бәрән, менә ашый күрмәсен дип саклап утыра да инде ул!
– Юкка көләсез, Салих абый, юкка! – дидем мин, елардай булып.
Салих, шунда ук җитдиләнеп:
– Кичерегез! – диде. – Сездән көләргә һич тә уйлаганым юк, мөмкинме соң? Тик сез үзегез бит, әтиемнән куркам, дисез – шуңа гаҗәпләнәм мин.