– Әйе, куркам, әмма үзем өчен түгел, сезнең өчен! – дидем мин, яшь тулы күзләрем белән аңа карап. – Сезне югалтырмын дип куркам, аңлыйсызмы?!
Салих бер мәлгә тып-тын булып калды, хәтта адымнарын әкренәйтә төште. Ә мин эчемнән генә: «Ходаем, ничек әйттем мин моны? Ничек әйттем?!» – дия-дия, һаман кызу гына атлый бирдем… Бераздан аның йомшак кына дәшкәнен ишеттем:
– Гөләндәм, ашыкмагыз!
Мин әкренрәк атладым. Ул килеп җитте дә беләгемнән кысып тотты, ләкин шунда ук кире җибәрде.
– Рәхмәт! – диде ул, дулкынлануыннан, ахрысы, пышылдап кына. – Рәхмәт, Гөләндәм!.. Әллә ничек менә күзләрем кинәт ачылып киткәндәй булды. Беләсезме, миндә дә бары шул теләк бит: сезне бер дә югалтасым килми. Сез бик сәләтле кыз, Гөләндәм, сез музыка өчен яратылгансыз. Сезне очратуыма мин бик шатмын…
Ул аз гына тынып торды, тирән итеп бер сулыш алды, аннары яңадан башлады:
– Шулай да минем сезгә әйтәсе сүзем бар, Гөләндәм! Музыка дәресе белән бәйләнмәгән сүзем бар, шуның өчен генә мин нота кәгазенә «очрашыйк» дип язарга да мәҗбүр булдым. Ләкин сез борчылмагыз, хәтәр сүз түгел ул.
– Мин тыңлыйм!
– Ә сүзем шул, – диде Салих, ашыккандай кызу гына, – сезгә дөньяга чыгарга кирәк, Гөләндәм, аңлыйсызмы, дөньяга чыгарга! Бу бик мөһим… Югыйсә сезгә килгән саен мин бер нәрсәгә гаҗәпләнәм: сез беркая да чыкмыйсыз, читлектәге кенәри шикелле, гел бүлмәгездә бикләнеп утырасыз… Нәрсә бу, ни өчен?.. Тыялармы, рөхсәт итмиләрме?
– Әтием әйтә, хәзер куркыныч вакыт, ди…
– Һич тә дөрес түгел!.. Киресенчә, бик кызыклы вакыт! Дөнья шау-гөр килеп тора – ишетмисезмени? Ә төрле коточыргыч сүзләргә килгәндә, ышанмагыз, бик күбесен арттырып сөйлиләр. Совет власте шәһәрдә тәртип урнаштырды инде, менә йөрибез – берни дә булганы юк. Кичләрен мин үзем сезне каршы алырмын, үзем озатып куярмын, тыныч булыгыз! Ә чыгарга кирәк, театрларга, концертларга йөрергә кирәк. Сез – булачак музыкант, барысын да күрергә, ишетергә тиешсез. Мин сезне әдипләр, артистлар, музыкантлар белән таныштырырмын… Менә күрерсез, үзегезне канатлар үскәндәй хис итә башларсыз. Сәнгать ул хөрлек ярата, хөр кеше генә аның бусагасыннан атлап керә ала. Югыйсә нәрсә бу, хорафатлар җимерелгән бер заманда бикләнеп яту? Юк, ярамый, акыллым, бигрәк тә сезгә ярамый!
Салихның бу әйткәннәре миңа, билгеле, нык тәэсир итте. Әмма шушы зур, мөһим сүзләр арасыннан берсе минем колагыма аеруча ныграк кереп калды: «акыллым» диде бит ул миңа!.. Һәм шушы бер сүзе белән ул мине үзенә ничектер тагы да якынайта төшкәндәй итте.
– Сез хаклы, – дидем мин, тиз генә килешеп, – сез бик хаклы, Салих абый!.. Үзем дә сизәм – дөньяга, кешеләр арасына чыгарга кирәк, барысын да күрергә, белергә кирәк. Сез, хөррият заманы, дисез – моны кем генә тоймый икән? Җиде кат стена аша да үтеп керә бит ул!.. Ләкин мин бикләнеп ятучы түгел, мине бикләп куйган кеше дә юк. Без элек чыга идек, әнием белән «Сәйяр» спектакльләренә бара торган идек. Тик хәзер генә тыелдык. Дөнья бик буталып китте бит. Шәһәрдә атышлар, үтерешләр дә булды. Әле аклар, әле чехлар, әле кызыллар – кем баш икәнен дә белмәссең. Менә безнекеләр мондый чакта чыгып, күренеп йөрүдән бик сакланалар. Бигрәк тә әтием минем өчен курка, урамда эт-кош күбәйде, ди… Минем тыңламыйча хәлем юк, шуңа күрә менә «бикләнеп» утырам да инде.
Без Кабан буе урамының башына җитеп туктаган идек. Аңа «Шәрекъ клубы»на, ә миңа Мещанскийга таба китәргә кирәк иде.
– Әлбәттә, әти-әнине тыңламыйча ярамый, – диде Салих уйчан гына. – Ләкин аларның котын алган бик буталчык, куркыныч вакытлар үтте бит инде. Казан тирәсендә хәзер аклар да юк, чехлар да юк, кызыллар гына баш. Ә алар тәртипне саклый беләләр, җыен эт-кошка селкенергә дә ирек бирмиләр. Аннары, әти-әниләрнең үз исәпләре, үз кайгылары, ә безнең үз теләгебез, үз максатларыбыз – электән үк ул шулай килгән инде. Кыскасы, Гөләндәм, мин сезне башлап бер спектакльгә чакырмакчы идем.
– Нинди спектакльгә?
– «Соңгы сәлам»гә. Кәрим абыйның бу әсәре былтыр бер куелган иде инде, быел менә яңадан уйнала. Килерсез бит?
– Рәхмәт, Салих абый!.. Ләкин белмим шул.
– «Белмим» түгел, киләсез! Әгәр теләсәгез, мин үзем Әхмәтҗан абзыйдан рөхсәтне сорармын.
– Юк, юк, – дидем мин, ашыгып. – Ярамый. Мин әнием белән генә сөйләшермен.
– Бигрәк тә яхшы!.. Көнен мин сезгә алдан хәбәр итәрмен. Исән-имин әниегезгә кайтарып тапшыруны да үз өстемә алам, ләкин килмичә калмыйсыз, ишетәсезме?
– Мөмкин булса, – дидем мин, икеләнебрәк.
– Чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга, туташ! – диде ул, көлеп. – Шулай да безнең бүгенге сөйләшү әйбәт булды әле, һәрхәлдә, минем өчен.
– Минем өчен дә, – дидем мин, кыюланып.
– Шулаймы? – диде ул, ничектер яктырып. – Мин бик шат!.. Тик ешрак, ешрак булсын иде безнең хөр сөйләшүләр…