Мин дәшмәдем. Ул миңа кулын сузды.
– Ә хәзергә сау булып торыгыз!
Мин перчаткамны салмыйча гына кулымны бирдем. Бу безнең беренче тапкыр кул бирешүебез иде. Җыйнак, нәфис кулының шактый нык-көчле булуын сиздем.
– Ә беләсезме, – диде ул, минем кулымны җибәрмичәрәк торып, – сезнең исемегезне үзгәртеп була икән ләбаса!
– Ничек итеп?
– Гөлгенәм! Гөләндәм урынына – Гөлгенәм!
– Зинһар, алай әйтә күрмәгез! – дидем мин, ут капкандай кызарып.
– Сезнең үзегездән башка моны берәү дә ишетмәс, – диде ул, серле генә итеп.
Мин, оялуымнан ни әйтергә белмичә, башымны идем дә тиз-тиз генә китеп тә бардым.
VII
Юк, килешмәде әле бу, качкан шикеллерәк килеп чыкты. Әмма башкача мөмкин идемени соң? Берәү күзләремә карап миңа «Гөлгенәм!» дисен дә, мин шуңа авыз ерып, тагын нидер көтеп торыйм, имеш! Әлбәттә, мин китәргә, шунда ук китәргә тиеш идем. Үпкәләп, ачуланып түгел, һич юк, ә артык көтелмәгән, артык серле-сихри сүз ишетүдән… Мондый сүзне тыныч кына кабул итеп буламы соң?! Салих үзе дә аңлагандыр, аңларга тиеш!
Аңардан шулай аерылып киткәч, мин әле туган апаларыма да туры гына барып кермәдем. Урамнан урамга күчеп, озак кына йөрдем әле мин… Тынычланырга, йөрәкне урынына куярга, уйларны әзрәк кенә булса да тәртипкә китерергә кирәк иде миңа… Салих белән беренче мәртәбә сөйләшүебез ич бу – ике ай пианино янында янәшә утырганнан соң, беренче мәртәбә икәүдән-икәү генә туры килеп сөйләшүебез!.. Ә сөйләшү үзе, миңа калса, шактый кызыклы, мәгънәле булды шикелле. Бигрәк тә Салихның әйткәннәре… Инде менә уйлыйм: ул әйткәннәрнең кайсы дөрес, кайсысы чын күңелдән, кайсысы минем өчен әһәмиятлерәк? Боларны әле хәзер генә аерып, белеп бетерүе дә бик читен. Һәрхәлдә, иң мөһиме – аның миңа әйткән назлы сүзләрендә түгелдер инде, назлау сүзен туташ кешегә комплимент итеп тә әйтергә була. (Гәрчә комплимент та юктан гына әйтелми, ул да нидер аңлатырга тиеш…) Иң мөһиме – Салихның минем өчен борчылуында, кайгыртуында, мине зуррак, иркенрәк дөньяга чакыруында булса кирәк. Ә бу инде кечкенә мәсьәлә түгел.
Әмма минем өчен тагы да мөһимрәге – ул да булса шушы көтелмәгән сөйләшү безне бер-беребезгә ничектер бәйли төште, безнең арада ниндидер бер уртак нәрсә тудырган кебек булды. Моннан соң инде без бары укытучы һәм укучы гына булып калмабыз шикелле… Һәм бу хәл миңа тынычлык бирми, юк, бирми, нәрсәдер менә сагаеп көтәргә мәҗбүр итә… Теләп һәм куркып көтәргә!
VIII
Мин, ничек кенә булса да «Соңгы сәлам»гә барырга дип, үземә сүз биреп куйдым. Бер килүендә Салих миңа спектакльнең көнен дә әйтте. Хәзер инде әнием белән сөйләшергә кирәк иде. Сөйләшү, әлбәттә, җиңел булмаячак. Әниемнең башта ук каршы төшүе мөмкин иде. Үзе дә куркыр, мине дә куркытып маташыр: «Театрга йөри торган вакытмыни», – дияр. Яки исә ул миннән, һичшиксез: «Кем белән бармакчы буласың?» – дип сораячак. Менә шуңа минем, күпме генә уйлансам да, җавабым юк. Бары: «Үзем генә», – дип әйтергә туры килер, ахрысы. Ләкин әнием минем үземне генә җибәрәме соң?! …Кыскасы, тәгаен генә бер хәйләсен таба алмасам да, мин әнием белән сөйләшергә булдым. Тик каушамыйча, гади бернәрсә хакында сүз баргандай итеп кенә сорарга, кирәксә, нык кына тартышырга да. Ахыр чиктә мин бала түгел бит инде, теләгән җиремә барырга да, йөрергә дә хакым бардыр, шәт! Бер башлагач, сүзен табармын әле. Халык бара ич, халык белән бергә кайтырмын, диярмен.
Спектакльгә бер көн калгач (ул 18 декабрьдә булырга тиеш иде), мин кичке чәйдән соң әниемә җайлап кына әйттем:
– Әни, – дидем, – театрда яңа спектакль куела икән, минем шуны бик күрәсем килә, син инде миңа рөхсәт итәрсең?..
– Нинди спектакль ул? – диде әнием.
– «Соңгы сәлам». Былтыр бер уйналган икән инде ул, халык бик мактый үзен…
Әнием аз гына дәшми торды да аннары туп-туры сорады:
– Нәрсә, Салих әфәнде чакырамы?
Мин моны һич тә көтмәгән идем. Бу хәтле дә белеп, туры китереп сорар икән! Бик гаҗәпләндем мин моңа һәм, билгеле, шактый аптырап, каушап та калдым. Әмма мин ялганлый алмый идем, ялган сөйләргә өйрәнмәгәнмен дә… Ирексездән ялганлый башласам да, әнием барыбер сизәчәк һәм гафу да итмәячәк. Ләкин дөресен әйтү дә бик хәтәр: әниемнең рөхсәт итмәве генә түгел, минем өчен, бигрәк тә Салих өчен, бик күңелсез нәтиҗә ясап куюы да ихтимал. Шулай да мин дөресен әйтергә булдым:
– Әйе, әни, – дидем оялыбрак кына. – Салих әфәнде миңа ул спектакльне карарга кушкан иде.
Әнием һичнәрсә сиздермәде, хәтта йөзеннән бер күләгә дә узмады, бары тыныч кына сорады:
– Ул үзе дә бара торгандыр бит?
– Ул шунда, оркестрда уйный ич! – дидем мин.