– Ә, әйе шул, оныта язганмын, – диде әнием, аннары аз гына уйланып торды да карар чыгаргандай әйтте: – Ярый, барырсың, ләкин үзең генә түгел.
– Кем белән соң? – дидем мин, сак кына.
– Берәр дус кызың белән… Әнә Сания апаның Суфиясын чакырырсың!
– Барыр микән?
– Ник бармасын – куанып барыр. Әнисенә үзем әйтермен.
Мин дәшмәдем. Минем «ахирәтләр» ияртеп йөрисем килми иде, билгеле… Әнием, шуны сизгәндәй:
– Сиңа ялгыз йөрергә иртә әле, үзең дә белергә тиешсең, – диде.
Шуның белән сүз бетте. Гомумән, безнең гаиләдә сүз күп булмый иде. Минем колакка да гел генә: «Теге ярамый да бу ярамый!» – дип тукып кына тормыйлар. Күбрәк әнә шулай «үзең белергә» яки «үзең аңларга тиешсең» дип кенә әйтәләр. Һәм мин аңларга, ягъни әти-әнинең нәрсә теләүләрен, нәрсәне рөхсәт итә алуларын үзем белергә, үзем чамаларга тиеш идем. Әмма шулай да мин бик канәгать, мин спектакльгә барачакмын! Әнием Салихның чакыруын кире какмады – бу, һичшиксез, «Салих әфәнде» белән хисаплашу иде. Хисаплашмыйча мөмкин дә түгел, чөнки Салих минем укытучым, чөнки заманасы шуны куша. Ләкин шуның белән бергә бу әле мине «Салих әфәнде» кулына тапшыру дигән сүз дә түгел. Япь-яшь кенә туташны яшь егет белән икесен генә халык арасына чыгару? – Аллам сакласын! Әнием үзенчә акыллы да, сизгер дә иде. Ул, әлбәттә, әтиемне дә күндерәчәк.
Тик менә тагылып барачак «ахирәт» кенә гел эчемне пошырып тора. Дөресен генә әйткәндә, безнең арада чын дуслык та юк. Әниләр үзләре ахирәт булгач, безне дә «ахирәт кушарга» тырышалар. Ләкин Суфия ул миннән ике-өч яшькә олырак, миңа чебешкә караган төслерәк итеп карый. Үзе генә күп белә, гел өйрәтеп торырга ярата, бигрәк тә егетләрдән бик сак булырга куша (әйтерсең үзенең авызы пешкәне бар!). Шуның өстенә ул әнисе кебек зур гәүдәле, таза кыз – мин аның янында чынлап та чебеш төсле генә булып калам. Әйтәсе дә юк, ул миңа бик шәп «күз-колак» булыр.
Әмма бәхет бар икән әле. «Ахирәтем» авыру булып чыкты, ангина икән үзендә, врач салкынга чыгып йөрергә кушмаган. Шул ук вакытта мин, эш сүтелмәсә генә ярар иде, дип курка да калдым. Әнием барыбер ялгыз җибәрмәс, димәк, икенче «ахирәт» табарга кирәк булыр. Кемгә әйтеп карарга: Кәримәгәме, Зәкиягәме, Зәйнәпкәме?.. Ләкин баш ватып эзләп торырга туры килмәде – асравыбыз Сабира (рәхмәт төшсен үзенә!) мине бу кыенлыктан коткарды: «Борчылма, туташ, бергә барырбыз», – диде. Мин моңа бик тә риза идем, тик менә әнием риза булырмы? Асрау белән җибәрүне килештерерме? Ә Сабира безнең бик сылу кыз, килмәгән җире юк, шуның өстенә үткен-чая да. Ул үзе үк, бер дә каушап тормыйча, әниемә:
– Апа, миңа да туташ белән бергә театрга барырга рөхсәт итегезче! – диде.
Белмим, әнием эченнән ни уйлагандыр, ләкин шулай да, әзрәк икеләнгәннән соң, ризалыгын бирде. Ни әйтсәң дә хөррият заманы, тыю-кысуларның ярамаганлыгын беләләр… Аннары иң мөһиме: без бергә барып, бергә кайтачакбыз, әнием иң элек менә шуны уйлаган булырга тиеш.
…Безнең куанычыбыз эчебезгә сыймый иде. Икәү генә калгач, кочаклашып, сикерешеп тә алдык. Бигрәк тә Сабираның шатлыгы ташып бара, чөнки аның өчен театрга барудан да зуррак бәйрәмнең булуы мөмкин дә түгел иде. Шуның өстенә ул минем өчен дә бик сөенде, чөнки Салих чакыруы буенча баруымны белеп тора. Ә Салихны ул да ярата, минем өчен, гүя мин булып ярата. «Менә шундый шәп егеткә гашыйк булсаң да ярый, ичмасам!» – ди ул җай чыккан саен. Сизәм инде, үзенчә миңа теләктәшлек белдерәсе килә. Баштарак мин бик уңайсызлансам да, соңыннан аның бу эчкерсез сүзләрен ничектер ихтыярсыздан көтә торган булып киттем.
Ярый, моны куеп торыйк. Безнең кайгыбыз хәзер бүтәндә – театрга әзерләнергә кирәк. Ә кызлар өчен бу ансат эштән түгел: нәрсә кияргә, ничек киенергә, чәчләрне ничек төзәтергә, бизәнергәме-юкмы? – Менә күпме аның кайгысы… Мине һаман бер нәрсә борчый: Сабира белән безнең өс-башыбыз бертөсле үк булмаса да, бик үк аерылып та тормаска тиештер инде. Ничек тә бертигезрәк киенергә кирәк. Шуның өчен мин башта Сабираның «туалетын» тикшереп карадым. Былтыр гына тектергән, әле юньләп кимәгән дә шактый модный – тар билле, тар җиңле, иңбашлары күпертмәле зәңгәр йон күлмәге бар икән. Минем дә зәңгәр күлмәгем бар (тик фасоны гына башкачарак), димәк, без бертөследән кия алабыз. Тик менә аякларда гына төрлечә – Сабирада шнурлы гади ботинка, ә миндә зур перламутр каптырмалы модный туфлиләр. Ләкин моны берничек тә тигезләп булмый инде. Күлмәкләребез озын, аякларыбыз бик күренеп тормас әле, дип тынычланган булдык… Инде башны нишләтергә – калфак кияргәме-юкмы?.. Әнием яланбаш баруыбызга һич тә риза түгел. Сабира да шуны әйтә, яланбаш йөрергә оялам, ди. Ә минем нигәдер киясем килми, калфакны хәзер ташладылар инде, дим. (Хәер, моның дөрес түгеллеген үзем дә беләм: чәчләрен кыркып, яланбаш йөрүчеләр күренгәләсә дә, калфакны бик кияләр әле.) Ахырда риза булырга туры килде. Икебез дә вак энҗеле сай калфаклар кидек. Сабирага әнием үзенекен биреп торды.