Выбрать главу

Бу әле безнең алдан киенеп каравыбыз гына иде. Сабира белән икәү генә калгач, без трюмо көзге алдына янәшә бастык. Каршыбызда бертигез диярлек ике бик матур туташ басып тора! Тик берсе бик яшь әле, ә икенчесе – олырак. Бик яшенең йөзе сөттәй ак, чәчләре чем-кара, ә күзләре зәп-зәңгәр. Кара чәч, зәңгәр күз! – бу бит әллә ничек, бер дә табигый түгел сыман. Нигә Ходай мине яратканда төсләрне шулай саташтырды икән?! Ә олыракның чәче дә, күзләре дә кара, хәтта йөзе дә кара тутлы, әмма бик чиста. Ходай бу юлы саташмаган, игътибарлырак булган. (Тәүбә, тәүбә!) Сабира миңа әйтә: «Гөләндәм, син нинди матурсың!» – ди. Ә мин әйтәм: «Юк, Сабира, син тагы да матурраксың», – дим. Ә ул: «Кит, тиле, көлмә!» – ди миңа, үпкәләп. Ә мин көләргә уйламыйм да. Ул бит миңа караганда, ничек дим, гәүдәгә җитүрәк, биегрәк, күкрәкләре дә тулырак, тик мин моны аның үзенә әйтергә генә оялам.

Ә театрга без, насыйп булса, иртәгә барачакбыз. Салихка хәбәр итә алмадык инде, ләкин ул мине барыбер көтәчәк. Әйе, көтәчәк!.. Йа Хода! Бу бит минем егет чакыруы буенча беренче мәртәбә театрга баруым… Салих абыем, Салих бәгърем, мин шулай ук сезнең игътибарны җәлеп итәрлек, театрга дәшәрлек чын туташ булдыммыни инде?! Ни бәхет бу, ни бәхет!

Икенче көнне без Сабира белән җыенып, киенеп-ясанып, газетага төргән туфлиләрне култык астына кыстырып, сәгать ике тулар-тулмас өйдән чыгып киттек. Болай көпә-көндез кузгалуыбыз гаҗәп тоелмасын. Чөнки татар спектакльләре Проломныйдагы рус театрында («Большой театр»да) көндезге сәгать өчтә башлана иде. (Кичләрен руслар үзләре уйный.) Салих әйтә, бу озакка бармый, тиздән татар театрының үз бинасы булачак, ди. Милли сәнгатькә хәзер киң юл ачылачак, ди. Әлбәттә, шулай булырга тиеш, азатлык, тигезлек, диләр ич!

Без килеп җиткәндә, театр алдында халык күп түгел иде әле. Иртәрәк, ахрысы, дип уйладык, шулай да эчкәре уздык. Ә Салих ишек төбендәге билет тикшерүчедән аз гына арттарак басып тора иде инде. Менә кайчан ук көтә башлаган! Безне күреп, ул елмайды, без аңа елмайдык. Шунда ук ашыгып яныбызга да килде. Мин, Сабира белән икәү булгач, кәефе бозылмасмы икән дип борчылган идем. Ләкин, киресенчә, ул аңа чын ихластан сөенде генә.

– Менә рәхмәт, Сабира туташны да калдырмагансыз! – диде, аның да кулын кысып, һәм билет тикшерүчегә: – Болар минем кунакларым, – дип, безне эчкә алып кереп тә китте. Гардероб янына баргач, өстебездән салырга да булышты. Шул арада хәл-әхвәлебезне дә сорашып алды. Аннары көлеп кенә: – Инде, туташлар, сезгә көзге дә кирәктер, – диде һәм безне идәннән түшәмгә кадәр сузылган зур көзге янына да китерде. Мин, бераз әйләнгәләп, өс-башымны карадым, чәчемне төзәткәләдем, ә Сабира үзенең көзгедәге кыяфәтенә чит бер кешегә карагандай күз төшереп кенә алды.

…Фойега уздык. Бер читтәрәк туктап, уртада әйләнгән халыкны күзәтәбез. Салих әйтә, минем өчен тамаша шушыннан башлана, ди. Театрга килгән халыкка читтән генә карап торырга ярата икән: кешене читтән күзәтеп белү кызыклы, ди… Бәлки, шулайдыр да… Минем исә театрга килмәгәнемә бер ел бардыр инде, ә бу вакыт эчендә безнең шәһәрдә ниләр генә булып узмады. Театр эчендә дә зур үзгәрешләр булгандыр, бигрәк тә тамашачы нык үзгәргәндер дип уйлаган идем. Алай ук түгел икән. Хатын-кызлар шул ук дияргә ярый – күбесе европача киенгән, әмма барысы да калфаклы ханымнар һәм туташлар. Иске моданы саклыйлар икән әле. Тик, бая әйткәнемчә, чәчләрен кистергән яланбашлы хатыннар да сирәк кенә күренгәли. Өсләрендә аларның билен каеш белән буган гади солдат гимнастёркасы һәм кыскарак кара юбка. Ә аякларында солдат итекләре! Кемнәр алар – хәрби идарәләрдә эшләүчеләрме, әллә хәрбиләр тирәсендә йөрүчеләр генәме? Бәлки, бу хәзер үзенә күрә бер модадыр яки хөрлек билгеседер?!

Ирләр исә шактый чуар. Элеккечә тройкадан бик фырт киенгәннәр дә күренеп кала, зур бант тагып, озын блузадан йөрүче- ләр дә күренгәли, җиз төймәле яшькелт тужурка кигән студентлар да күзгә чагыла. Шулай да хәрби киемлеләр күбрәк. Болары инде кызыл гаскәриләр, өсләрендә гади гимнастёрка яки дүрт кесәле френч, зәңгәр яки кызыл галифе, озын кунычлы итекләр, әмма бернинди погон-мазар яки башка дәрәҗә билгеләре юк. Дөрес, кайберләренең күкрәгендә кызыл бантиклары бар, ләкин бит аны хәзер теләсә кем кадый ала шикелле. Кыскасы, солдатмы, офицермы (хәер, офицер дию һич тә ярамый хәзер) – аерып булырлык түгел, бары тик кыяфәтенә, тотышына, өс-башының шәплегенә карап кына чамаларга була… Арада бик көязләре дә күренгәли. Эре, һавалы йөриләр. Хатын-кызга артык игътибар да итмиләр кебек, әмма бер карасалар, көйдереп алырлык итеп карыйлар.