Выбрать главу

Алар арасыннан Салих белән исәнләшеп узучылар да булды. Шул чакта миңа да күзләре белән сөзеп карарга өлгерделәр. Мин инде уңайсызлана да башладым. Салих шуны сизгәндәй:

– Әйдәгез, без дә агымга иярик, – диде.

Без кузгалдык. Мин Сабираны култыклап алдым, Салих минем якка чыкты, ләкин аз гына ара калдырып янәшәмнән атлады. Култыклау түгел, миңа орынып китүдән дә саклана кебек… Бүген ул кара костюм, ак күлмәк, кара бантиктан иде – бик килешә икән үзенә.

Салих Сабирага җитди генә әйткән була:

– Сабира туташ, мин сезне берәр комиссар белән таныштырыйммы?

– Юк, юк, кирәкми! – ди Сабира, чынлап курыккандай.

– Нигә? Комиссарлар арасында бик шәп кешеләр бар. Әнә сул ягыгызга карагыз әле. Күрәсезме, матрос тужуркасы кигән егетне? Фамилиясе – Җиһаншин. Питердан җибәрелгән бик гайрәтле матрос-комиссар диләр аны!

– Булса ни, – ди Сабира, исе китмәгәндәй, ә шулай да үзе каршы яктан узып баручы киң җилкәле, куе кара кашлы пәһлевандай таза егеткә күз төшермичә үтә алмый.

– Сез юкка куркасыз, – ди Салих, отыры шаяртып. – Карап торырга бик гайрәтле күренсә дә, хатын-кыз янында ул бик юаш икән… Кулга ияләшкән арыслан кебек диләр, чын булса!..

– Ә сез аның шундый икәнен кайдан беләсез?

– Минме?.. Егет театрны бик ярата, бер генә спектакльне дә калдырмый… Безнең артисткалар аның белән танышырга да өлгерделәр инде – мин шулардан ишеттем. Ә артисткалар ирләрне таный беләләр, Сабира туташ!

Сабира кискен генә башын селки:

– Юк, миңа әртисткәләрдән калган кәмисәр кирәкми, үзләренә булсын!..

Салих рәхәтләнеп көлә. Шаркылдамыйча, ничектер әкрен тавыш белән, әмма бик тәмле итеп көлә. Аңа ияреп мин дә көләм – көлмичә мөмкин дә түгел: менә бит ул безнең беркатлы Сабирабыз үзенең көнчелеген дә күрсәтеп өлгерде.

Салих, көлеп туйгач, шулай да аңа йомшак кына әйтте:

– Сез мине, зинһар, кичерегез! Мин бит болай гына, кызык өчен генә… Үпкәләмәгәнсездер ич?

– Үпкәлим тагын! – диде Сабира эре генә.

Шул арада беренче звонок та булды. Без, яңадан бер-ике тапкыр әйләнгәч, зал ишегенә таба борылдык. Салих безгә урыннарның бик әйбәтен алып куйган икән – партерның өченче рәтендә, уртадан уза торган юл кырында гына… Мин аның үзенә урын булмас дип пошынган идем, ләкин урын өчебезгә дә булып чыкты.

– Ничек белдегез безнең икәү киләсебезне? – дип сорадым мин аңардан, ә ул серле генә итеп:

– Күңелем сизде, – диде һәм, кавалерларча иелә биреп, Сабирага кереп утырырга тәкъдим итте: – Сабира туташ, рәхим итегез!

Аның янына мин утырдым, ә иң кырыйга Салих үзе утырды.

Тамашачылар – калфаклы хатын-кызлар да, элеккеге әфәнделәр дә һәм хәзерге кызыл комиссарлар да кереп, урындыклары белән азрак дөбердәшкәннән соң, ниһаять, утырышып беттеләр. Сәхнә артыннан җиз кыңгырау соңгы мәртәбә шылтырады, кемнәрнеңдер ашыгып йөрүләре, кабаланып чыш-пыш сөйләшүләре ишетелеп калды. Ниһаять, барысы да тынды һәм пәрдә әкрен генә икегә аерылды.

…Без «Соңгы сәлам»не карыйбыз. Якты сәхнәдә яхшы ук бай җиһазлы татар сәүдәгәренең өе. Күпмедер вакыт сәхнә буш тора, тик бераздан гына европача бик зәвык белән киенгән, утызлар тирәсендәге, урта буйлы чибәр генә ир кеше килеп керә. Ул әле бер сүз дә әйтми, сәхнә буйлап әрле-бирле йөренә, аннары туктап, күкрәк кесәсеннән бер фотокарточка чыгара да шуңа уйланып карап тора.

Салих иелә төшеп миннән сорый:

– Таныдыгызмы?

Мин «Сәйяр» артистларының барысын да диярлек таный идем, ләкин сәхнәдәге ирнең тавышын ишетмәгәч, икеләнебрәк калдым.

– Тинчурин бу, – ди Салих шыпырт кына. – Үз әсәрендә баш рольне уйный!

Шул арада сәхнәгә юка гына, зифа буйлы, мөлаем-матур гына яшь бер хатын газеталар күтәреп килеп керә. Ир кешегә йомшак кына, Вахит, дип дәшә. Хатыны икән.

– Ә бусын? – ди Салих миңа.

– Бусын таныдым. Өммегөлсем ханым Болгарская, шулаймы?

– Дөрес!

Без, артык сүз алышмыйча, бик игътибар белән сәхнәдә барган вакыйганы карыйбыз. Беренче күренештән үк инде ир кешенең үз хатынын яратмавы, каядыр читтәге икенче берәүне яратуы ачыклана башлый. Җитмәсә, ул «берәү» рус кызы булса кирәк – шулай аңлашыла. Татар сәүдәгәренең рус кызына мәхәббәте – бу, әлбәттә, бик кызыклы иде. Хәзер үк инде гадәттән тыш нидер көтәргә мәҗбүр итә. Вахитның исә сөйкемле хатыны гына түгел, шактый диндар карт әнисе дә, кечкенә баласы да бар икән әле… Кая илтеп чыгарыр, ни белән бетәр бу… мәхәббәт?!

Артистлар, минемчә, бик табигый уйныйлар. Тинчурин кайгылы-уйчан, хыялый кешедәй үзенең эчке дөньясына бикләнгән, шуңа күрә якыннарына үтә игътибарсыз, ә сәүдә эшләренә әйтерсең бөтенләй кулын селтәгән… Хатыны исә (Болгарская) иренең шушы хәлен күрә, сизә, газаплана, еш кына елап та ала, әмма ләкин аңа каты бәрелүдән курка, ничек тә кәефен бозмаска тырыша. Ярата ул, бичара, чынлап ярата ирен!