Выбрать главу

Бу урында мин үз хәлем турында да әйтмичә уза алмыйм. Сәхнәдә барган вакыйга минем дикъкатемне беткәнче биләп алса да, мин янымда утырган Салихны бер генә секундка да онытып тормадым. Әз генә кыенсыну катыш эчке бер сөенү белән аны тоеп утырам. Ходаем, нәрсәдер инде бу, – үзем дә аңламыйм!

…Беренче пәрдә бетте. Урыннарыбыздан торгач та, Салих безгә әйтте:

– Сез, туташлар, мине кичерегез инде, үзегезне генә калдырырга туры килә. Миңа оркестрым янына барырга кирәк.

– Барыгыз, бар, безнең өчен борчылмагыз, – дидек без аңа.

Ул алданрак чыгып китте. Халыкка ияреп, ашыкмыйча гына без дә фойега чыктык. Мин бер читтә генә басып тормакчы идем дә, Сабира беләгемнән тотып кыстый башлады…

– Әйдә, әйдә, йөрибез! Абыстайлар шикелле стена буенда авыз каплап тормыйк әле.

Аның кешедән бер дә калышасы килми иде – башкалар уртада йөриләрме, димәк, ул да иркенләп йөрергә тиеш. Кай җире ким аның бүтәннәрдән?! Тыңларга туры килде үзен… Ә бераздан фойеның алгы башындагы сәндерәгә урнашкан кечкенә оркестр дәртле генә уйнап та җибәрде. Ике скрипка, ике мандолина һәм пианинода «Баламишкин»ны сыздыралар. Халыкның бердән йөзләре ачылып, хәрәкәтләре җиңеләебрәк киткәндәй булды – кәефле елмаешып, башларын күтәрә төшеп атлый башладылар. Хәрби киемдәгеләр исә аеруча тураеп, дөньяның хуҗаларыдай горур карап, һавалы атлыйлар, тик ара-тирә бөгелә төшеп, яннарындагы кызларның колакларына нидер әйтәләр, ә кызларга әйтерсең шул гына кирәк тә – күңелләре кытыклангандай тәкатьсездән кычкырып көлеп җибәрәләр. «Баламишкин»нан соң оркестр «Ком бураны»н уйнады, аннары, озын көйгә күчеп, «Уел»ны салмак кына суза башладылар. Һәм, музыканың сихри кодрәтенә буйсынып, кешеләрнең дә кәефләре шунда ук үзгәрде. Гүя, «Уел» дулкыннарына уралып, каядыр еракка-еракка агып киттеләр. Кычкырып көлүләре бетте, үзара сөйләшүләр дә тынды, тик идәнне чыш-чош ышкыган аяк тавышлары гына ишетелеп торды. Ә уйнаучылар өздерәләр генә, бигрәк тә беренче скрипка өздерә – уйнаучысы кечкенә кара кеше – Мөхәммәт абый Яушев. Ләкин мин күбрәк пианинога колак салам, Салихның ничегрәк уйнавын ишетәсем килә. Дүрт-биш кешелек оркестрда да, билгеле, беренче нәүбәттә скрипка-мандолина тавышлары яңгырый, шулай да мин Салих уйнавын аермачык ишетәм. Шул скрипка-мандолиналарга тәмам көйләнеп, алар белән бергә үрелеп дигәндәй, гадәтенчә, җиңел-йомшак кына итеп уйный ул… Хәер, аның уйнавын мин иң зур оркестрны тыңлаганда да менә шулай ап-ачык ишетер идем кебек.

Күрәсең, антракт беткәндер, музыка тынды, халык залга керә башлады. Без дә борылдык. Шул чакта мин ложа ишеге төбендәрәк бер төркем яшьләрнең кемнедер уратып алуларына игътибар иттем. Туктала биреп (ә Сабира моны сизмичә алдан кереп китте), әйе, туктала биреп карасам, түгәрәк эчендә, тәгәрмәчле креслода бер кеше утырып тора. Моңарчы күргәнем булмаса да, мин аны шунда ук таныдым. Рәсемнәре буенча, ишеткәннәрем буенча, хәтта әсәрләре буенча да мин аны таныдым: бу – Фатих Әмирхан иде. Йа Рабби, әдип Фатих Әмирхан! Минем иң яраткан әдибем!.. Билгеле инде, мин үтеп китә алмадым, әдәп кагыйдәсен бозып булса да, бер читтәрәк тукталдым – мондый форсаттан файдаланмыйча калу мөмкинмени?! Дөрес, әйләнәсендәге кешеләр иркенләп карарга комачаулыйлар, ләкин шул ук вакытта алар ашасыннан күзәтү минем өчен уңай да иде. Ничек кенә булмасын, мин әдипнең йөзен-кыяфәтен дә, өс-башын да шактый тулы-ачык күрдем. Ул яланбаш иде, чәче кыска итеп китәрелгән, борын өстендә калын пыялалы пенсне, шуңадыр, ахры, коңгырт күзләре аеруча зур булып күренә. Иреннәре дә калын, һәм бу аның чыраена ниндидер бер ныклык, тәвәккәллек биреп тора кебек… Кигәне кара тройка, катыргы ак яка, шуңа ак төрткеле зур гына кара галстук бәйләгән. Ә әйләнәсендәге яшьләр – нәкъ аның үз геройларына охшаган берничә калфаклы туташ та яшел тужуркалы бер-ике студент – ул шулар белән, яңагына таянган килеш, ашыкмыйча гына нидер сөйләшә. Дөресрәге, яшьләр бер-берсен бүлә-бүлә аңа нидер сөйлиләр, ә ул башын каккалап, күбрәк тыңлап кына утыра… Миңа калса, әдип бу «чорналыш» уртасында калудан бик үк канәгать тә түгел шикелле, һәрхәлдә, ул нигәдер уйчан, җитди-уйчан, күзләре дә салкын (әллә пыяладанмы?), гүя менә ирексездән генә яшьләрнең комплиментын тыңларга да шуларга саран гына елмаеп җавап бирергә мәҗбүр – шулай күренде ул миңа. Әмма бу мин күрергә теләгән әдип иде, хыялымда мин аны нәкъ менә шушындый ирләрчә җитди-горур, чын интеллигент кыяфәтле бер кеше итеп саклый идем. Тагын шул: мин аның гарип булуын күптән ишетеп белә идем, ләкин менә хәзер үз күзем белән күргәч, ни гаҗәптер, ул миндә кызгану хисе уятмады. Мескенлектән бик өстен иде ул!