– Менә шулай кирәк, шулай итсәң җылырак була! – диде ул, шушы гади генә сүзләренә гаҗәп җылы бер интонация салып һәм шул ук вакытта якты күзләре белән Зөфәрнең күзләренә: «Син! Син бит бу!» – дип әйткән төсле итеп тутырып бер карады. Менә шулай һичкемдә шик кузгатмыйча, бары Зөфәрнең үзенә генә йөрәгендәге хисен аңлата белде ул!.. Зөфәр, рәхмәт әйтергә дә көче җитмичә, куанычлы елмаеп, башын гына кагып торды. Тик саубуллашкан чакта гына: «Син дә аңлап кал, җаным!» – дигән төсле, Рәшидәнең кулын ике тапкыр каты гына итеп кысып куйды. Аннары чемоданы белән толыбын алып, ишеккә таба атлады. Кызлар да, иңнәренә пальтоларын салып, аны озата чыктылар.
Кояшлы, коры салкын көн иде… Көннең никадәр суык булуын шул ук кояш үзе әйтеп тора: аның ике ягында ике колак… Мондый чакта авыл җирендә: «Бүген кояшка да колак чыккан, ай-һай, суык икән!» – диләр тәҗрибәле агайлар.
Зөфәр, борылып, Рәшидәгә:
– Сез бар керегез инде! – диде һәм җиңел, кызу адымнар белән капка төбендә көтеп торган атка таба китте.
Иске кошёвка чана янында муенына ишеп шәл чорнаган, тире тун өстеннән соры чикмән кигән уналты-унҗиде яшьлек үсмер егет аны көтеп тора иде. Зөфәр, толыбын киеп, чанага утырды, үсмер егетне дә үз янына утыртты, һәм бик арык, зур туры ат ялкау гына кузгалып, бары бер-ике тапкыр сыртына чыбыркы төшкәч кенә, дөя шикелле алпан-тилпән юыртып китте… Болдырдагы кызлар юлчыларга кул болгап калдылар.
V
Зөфәрнең Турай авылында Рәшидә Сафина белән очрашып танышуы әнә шулай төгәлләнде… Әмма ләкин әүвәл-ахыры түгел иде әле бу, соңыннан Казанда аның шактый кызыклы дәвамы да булды.
Әйе, Рәшидә!.. Зәһәр суыктан качкан яз кошыдай килде дә керде бит Зөфәрнең тормышына… Керде дә бөтенесенә хуҗа да булып алды. Йөрәк тә әсир, акыл да богаулы, планнар да чуалды. Хәзер менә үзеңне шул татлы әсирлектән коткарып кара инде! Юк, мондый җәтмәгә беркайчан да эләккәне юк иде әле аның…
Дөрес, Зөфәр Рәшидәгә чаклы да хатын-кызсыз тормады. Бик мактанырлыктан булмаса да, үзенә күрә аның да «роман»нары булгалады. (Утыздан узганчы ялгыз ир булып йөргән кеше өчен бу әллә ни гаҗәп эш түгел, билгеле…) Ләкин алар барысы да хәтәр-хәвефсез, эзсез-ярасыз дигәндәй үттеләр дә киттеләр. Чөнки андый «роман»нарда ул үзе баш герой, үзе чын хуҗа иде, шуңа күрә бары тик аның хөкеме йөрде.
Мәсәлән, кайчандыр ул универмагта эшләүче Мәрьям исемле кара, чандыр гына бер хатын белән шактый гына вакыт якын бәйләнештә булып алды. Ләкин аның эчүдән башы чыкмаган ире, ниһаять, нидер сизенә башлагач, Зөфәр Мәрьям белән ике араны тиз генә өзде дә куйды. Бернинди кызганусыз һәм үкенүсез!
Яки менә шуннан соң буфетчы Вера белән булып алган «роман»ны искә төшерергә мөмкин. Вера төскә-биткә чибәр генә, гәүдәгә тулы-тыгыз гына, ирсез ялгыз гына, утызга да җитмәгән хатын иде. Баш-күз тонып, аңа тәмам капланырга да була иде. Ләкин Зөфәр, буфетчы хатынның артык әрсезлеген, оятсызлыгын һәм эчкәләргә яратуын белеп алгач, ике дә уйламыйча тотты да нокта куйды. Чөнки «роман»ның ахыры бик күңелсез булып бетәчәген вакытында сизде ул.
Кыскасы, Зөфәр бервакытта да, хатын кирәк бит дип, башын җуймады, нәфес тезгенен кулыннан ычкындырмады, ара-тирә берәрсе белән якын бәйләнешкә кереп киткән чакларда да, исеменә яки эшенә куркыныч туа башласа, шунда ук тыела белде һәм чигенә алды…
Тик менә Рәшидә белән генә бүтәнчәрәк килеп чыкты. Хәер, моның шулай булуы гаҗәп тә түгел, чөнки Рәшидә теге Мәрьям-Вералардан чагыштырмас дәрәҗәдә өстен тора, чөнки беренче очрашу минутыннан ук ул Зөфәрдә көчле тәэсир калдырды, ничектер аның күзенә саф, гүзәл, якты булып күренде. Ихтимал, шуңадыр инде Зөфәр гел бер нәрсә турында сабырсызланып уйлады: Рәшидәнең ире бармы-юкмы, ни өчен ул аны шулай ансат кына кабул итте, яратуданмы, әллә болай гынамы?.. Турайдан ул Рәшидәнең үз авызыннан берни ишетергә өлгермичә китеп барды. Ә күңел дигән нәрсә су өсте кебек гел үзгәреп кенә тора: бер яктыра, бер караңгылана, бер тынычлана, бер дулкынлана, кыскасы, әллә ниләр уйлап бетәргә мөмкин иде. Дөрес, кайвакытта ул, болай баш ватып азапланмас өчен, үзенчә ачык кына нәтиҗәгә дә килгәндәй була иде; ягъни Рәшидә – артистка бит ул, ә артистка, Зөфәр карашынча, хис кешесе, ни кылансам да, миңа килешә, дип уйлаучы, шунлыктан инде ул үзе теләгән эштән тыелып тормый, кирәк икән, җиңел генә эшли дә куя, янәсе… Ләкин… чынлап та, Рәшидә нәкъ менә шундыймы – бу әле билгесез, бу әле яңадан раслануны сорый иде.
Озын сүзнең кыскасы, Зөфәр Рәшидәнең авыллардан кайтуын түземсезлек белән көтеп йөрде, җаны-тәне белән аны сагынып яшәде. Бу сагынып көтүдә Рәшидәне бик теләү, югалтасы килмәү генә түгел, аны тизрәк аңлау, тизрәк белү өчен ашкынып тору да бар иде. Казанга кайткач, Рәшидә аңа шалтыратырмы, аның күзенә күренерме-юкмы – Зөфәр өчен бу бик тә әһәмиятле иде. Әгәр шалтыратмаса, яңадан күзгә күренмәсә – ул чагында ни уйларга кала? Ә вакыт… вакыт үтә дә үтә, ике атнадан кайтырга тиеш иде, хәзер инде ай тулып килә. Шулай ук Рәшидә дә бер генә төнлек… Ләкин юк, ашыгып нәтиҗә ясарга һич ярамый икән!