Выбрать главу

Кузгалырга да вакыт иде инде. Әдип тирәсенә җыелган яшьләр дә таралдылар, ә мин һаман китә алмыйча торам. Ярый әле, шул арада Салих килеп җитте. Ул шунда ук Фатих Әмирханны күрде һәм аңа таба атлады. Әдипнең салкын-уйчан йөзе ничектер бердән йомшарып-җылынып киткәндәй булды. Үзе үк, башлап:

– Ә, Салих туган! – дип дәште. – Уеныгыздан бик мәмнүн булдык, рәхмәт сезгә!..

Алар кул бирешеп күрештеләр.

– Сездән мактау сүзе ишетү – безнең өчен зур шәрәф ул! – диде Салих, дулкынлана төшеп. – Мин моны, әлбәттә, иптәшләремә дә җиткерермен.

Әдип башка сүз әйтмәде. Салих исә, тиз генә миңа таба борылып:

– Гөләндәм туташ, килегез әле! – диде.

Мин тәмам аптырап, каушап калдым: бу ни эш, ни өчен чакыра ул мине? Ә Салих һаман дәшә:

– Килегез инде, килегез!

Кыстатып торуның һич килешмәсен аңлап, мин урынымнан кузгалырга мәҗбүр булдым.

– Фатих абый, – диде Салих түбәнчелек белән генә. – Рөхсәт итсәгез, мин Гөләндәм туташны сезнең белән таныштырырга теләгән идем.

– Рәхим итә күрегез, – диде әдип, елмаеп кына. – Туташлар белән танышудан ваз кичә алмыйм!

Бу минутта мин нишләргә, ни әйтергә кирәклеген һич белә алмыйча тора идем. Әдип шуны сизде, ахрысы, үзе башлап миңа кулын сузды. Бик таркау хәлдә булсам да, мин аның озынча- ябык, кайнаррак кулын тойдым.

Ә Салих ашыгып мине мактарга кереште:

– Гөләндәм туташ пианинода шактый чибәр уйный. Кабилияте бар. Киләчәктә, һичшиксез, музыкант булырга тиеш.

– Бирсен Алла! – дип куйды әдип.

– Мин инде аның сезне никадәр яратып укуын әйтеп тә тормыйм.

– Дөрес эшлисез! – диде әдип ваемсыз гына, аннары миңа туры гына карап әйтте: – Салих әфәнде сезнең хакта мотлака белеп әйтәдер дип уйлыйм. Сезгә, туташ, аның өметләрен акларга гына кала.

– Рәхмәт! – дидем мин, чак ишетелерлек итеп.

Фойеда беркем дә калмаган иде инде. Залда ут та сүнде. Сүз беткәнгә ишарә ясап: «Хәзергә, туганнар!» – диде әдип. Артында басып торган түгәрәк кенә ак сакаллы, сөйкемле генә бер бабай әдипнең креслосын тәгәрәтеп, якындагы ложага алып кереп китте. Без әдипкә баш иеп калдык. Ашыгып залга кердек. Пәрдә ачылмаган иде әле. Мин шунда ук Салихка үпкәмне белдерергә ашыктым:

– Ник сез мине Фатих абыйга күрсәттегез? Шундый уңайсыз булды миңа, оятымнан нишләргә дә белмәдем. Ходаем, ярыймы соң шулай кинәт кенә…

– Ник ярамасын?! – диде Салих, әкрен генә көлеп. – Бик уңай килеп чыкты ич!.. Фатих абый үзе дә бит, туташлар белән танышудан ваз кичә алмыйм, диде.

– Ваз кичә алмый шул, бичара!.. Әмма туеп беткәндер инде ул алардан.

– Сез – башка! – дип куйды Салих җитди генә.

– Ничек «башка»?

– Шулай. Мин бит сезне аның белән чибәр туташ итеп кенә түгел, ә бигрәк тә булачак музыкант итеп таныштырдым. Сәнгатьнең әһлесенә күрсәттем мин сезне, Гөләндәм!

– Йа Хода! Булачак музыкант!.. Сез дә көләсез…

– Аллам сакласын! – диде Салих, ашыгып, һәм кулыма җиңелчә генә орынып алды. – Тынычланыгыз! Бу таныштыру өчен соңыннан үзегез дә миңа рәхмәт әйтерсез әле. Фатих Әмирхан ич ул!.. Ә хәзер спектакльне карыйк.

Пәрдә ачылган иде инде. Кайда бу, нәрсә бу? Сәхнәдә чит шәһәрдәге номерларның бер бүлмәсе икән. Әлеге яшь, чибәр татар сәүдәгәре сәгатенә карый-карый кемнедер көтә. Номер хадимәсе кереп-чыгып йөри. Бүлмә уртасындагы түгәрәк өстәлгә төрле ашамлык-эчемлекләр кертеп куя. Ә бераздан, хадимә чыгып киткәч, ишек кагалар. Вахит ашыгып ишеккә бара. Ишек ачыла һәм бусагада битенә кара вуаль каплаган бик зифа буйлы яшь кенә бер туташ пәйда була. Күпмедер вакыт алар бер-берсенә өнсез карашып торалар. Аннары Вахит: «Ольга, бу синме?» – дип, кызга ташлана. Кыз вуален күтәреп җибәрә дә егет кочагына сыена. Менә кемне Вахит зарыгып, сабырсызланып, үзенә урын таба алмыйча көткән икән!

Әйе, әйтәсе дә юк, кыз искиткеч сылу-чибәр. Вахит шашынып аның кулларын, йөзен, күзләрен үбә башлый. Менә кайда икән ул… мәхәббәт! – Тилерүгә якын ниндидер иңрәүле, ялварулы, газаплы хәтәр мәхәббәт!..

Ольга исемле рус кызын моңарчы мин күрмәгән яңа артистка уйный иде. Салих колагыма иелеп кенә әйтте, Әшраф Синяева, диде. Петербургтан махсус театр курслары бетереп кайткан яшь артистка икән. Кара син аны – татар кызлары нишли хәзер?!

Яшь артистканың буе-сыны бик нәфис-килешле, йөзе дә бик гүзәл-сөйкемле, тавышы да чиста-ягымлы иде. Кыскасы, үзенең роленә бөтен ягы белән дә туры килгән чын, табигый рус кызы!

Әмма яратамы соң бу чәчәктәй матур, яшь марҗа кызы татар сәүдәгәрен? Ярата, бик ярата сыман… Һәрбер әйткән сүзе, һәр кыланышы шуны раслап тора кебек… Нәрсә ди ул?.. «Мин бит сине сагынып гакылдан яза яздым… Юк, чынлап та, Володя, бу синме?.. Бу синме, Володя?.. Бу төш түгелме?» – ди ул, Вахитның күзләренә керердәй булып… Менә ул иреннәрен Володяның авызына суза, калтыранган тавыш белән: «Сөеклем, князем минем… өзелеп сөям бит мин сине!.. Аңлыйсыңмы, бөтен барлыгым белән бит мин сине сөям!» – ди, һәм алар һушларыннан язганчы үбешәләр. Ходаем, шул дәрәҗәгә җитәргә кирәк бит! Оятымнан мин хәтта башымны ияргә мәҗбүр булдым. Әмма ләкин, шулай шашынып яратышуларына карамастан, кызның мәхәббәтенә ышануы читен иде. Чын мәхәббәт түгелдер бу, берәр төрле хәйлә генәдер дигән шик күңелне менә берөзлексез тырный да тора. Һәм бу шик, бу сизенү әсәрдәге вакыйга куера барган саен отыры арта гына бара.