Выбрать главу

Чынлап та, Ольга бу татар сәүдәгәрен ни өчен яратырга тиеш әле? Байлыгы өчен дияр идең, ул үзе дә – миллионер кызы. (Әсәрдә миллионнарны кушу турында сүз дә булып ала, ләкин мин моны аңламадым: мәхәббәт бар җирдә нинди миллионнар турында сүз булырга мөмкин икән?) Матур, таза ир булганы өчен дияр идем, Ольга шикелле шундый чибәр кызга үз шәһәреннән, үз милләтеннән сайлап алырлык шәп егет табылмас идемени?.. Җитмәсә әле, Вахитның яшерүенә карамастан, кыз аның хатынлы-балалы кеше булуын да белә шикелле… Юк, ничек кенә юрама, Ольганың мәхәббәтен аңлавы да, аңа ышануы да читен иде. Бәлки, кызга Вахитны гаиләсеннән, диненнән, милләтеннән аеру кирәктер? Ольга бит аңа, әтиләр белә, әтиләр сине көтә, дип әйтә. Ул аны үзләренә кат-кат чакыра, аңа зур бәхетләр вәгъдә итә. Ниһаять, соңыннан Вахитны алып китәр өчен, ул торган шәһәргә дә килә. Димәк, Ольга боларның барысын да әтиләре белән уйлашып, киңәшеп эшли! Нинди мәхәббәт була соң бу?!

Ә менә Вахитның Ольганы өзелеп яратуы бертөрле дә шик уятмый. Киресенчә, ул инде мәхәббәтеннән тәмам исергән, акылын җуйган кеше, Ольганың колына әверелеп, ак-караны күрмичә, үзенең һәлакәтенә бара торган кеше… Аның газапларына карап булмый иде, әледән-әле яшь төере бугазга килеп тыгыла иде. Залда әкрен генә елап утыручылар да булды шикелле. Бигрәк тә соңгы пәрдәдә… Соңгы пәрдәдә алар Идел яры буенда очрашалар. Вахит, Ольга белән качар өчен, өен, гаиләсен, карт әнисен ташлап шунда килә. Әмма Вахитны соңгы минутта нидер тота, гүя ул үзенең алдында төпсез упкын күрә. Китәргә дә, чигенергә дә мөмкин түгел. Һәм ул, гел ашыктырып торган Ольганы, хәзер артыңнан барып җитәрмен, дип, көймә белән пристаньга озата да үзе яр буенда… атылып үлә… Әйе, менә револьверын чыгарып, чикәсенә тери дә… Ходаем, үзең күрсәтмә моның кебек бәхетсез үлемне!.. Атылыр алдыннан ул: «Мин алдандым, алар мине алдадылар!» – ди. Димәк, белгән нинди җәтмәгә эләккәнен… Иң ахырдан, Идел өстендәге акчарлакларга мөрәҗәгать итеп, алар аша әнисенә, хатынына соңгы сәламен тапшыра.

Әнә шулай җан тетрәтеп һәм нигәдер шомландырып бетә бу «Соңгы сәлам» дигән спектакль. Алкышлар көчле булды. Пәрдә берничә мәртәбә ачылды. Тамашачылар әсәрне язган һәм баш рольне уйнаган Кәрим абый Тинчуринны аеруча озак алкышладылар. Ул арыган кыяфәт белән, әмма бәхетле елмаеп, башта үзе генә, аннары Болгарская белән Синяеваның кулларыннан тотып, аларны да алгарак чыгарып, халыкка кат-кат башын иде.

Спектакль сәгать җиделәр тирәсендә генә бетсә дә, тышта күптән караңгы төшкән иде инде. Һава шактый салкын, зәһәр генә җиле дә бар, бик сирәк урыннарда гына, җилдән селкенгәләп, зәгыйфь кенә фонарьлар яна. Тротуар чокырлы-чакырлы, тайгак – Сабира белән икәү нык кына култыклашып атлыйбыз. Ә Салих минем яннан гына гүя мине саклап бара, ләкин беләгемнән алырга кыймый. Мин эчемнән генә борчылып, әллә үзем алыйм микән, дип тә уйлап куям, әмма моңа минем батырлыгым җитми, билгеле… Урам уртасыннан ара-тирә извозчиклар чаптырып узып китәләр – аларда хәзер байлар түгел, ә кызыл комиссарлар кырын ятып кайта.

Билгеле инде, кайтып җиткәнче безнең арада сүз яңа гына күргән спектакль турында барды. Һәркемнең үз хөкеме. Мәсәлән, безнең Сабирага марҗа кызына гашыйк булган яшь сәүдәгәр бер дә ошамаган икән.

– Бай маена чыдый алмый, шуңа сикерә ул! – ди, ачуланып. – Әнә, сикерә торгач, үзенең башына да җитте. Шул кирәк аңа!

– Ни сөйлисез, Сабира туташ! – ди Салих, бик гаҗәпләнеп. – Сез мәхәббәткә ышанмыйсызмыни?

– Ник ышанмыйм – ышанам! Мәхәббәт бит ул бер-берсен яхшы белгән, тиң килгән кешеләр арасында гына була. Ә болар нәрсә? Икесе ике шәһәрдән, берсе марҗа, икенчесе татар да ишшу хатынлы, балалы… Ә хатыны нинди сөйкемле, сабыр, ярата да бит әле шул азгынны!.. Юк инде, юк, сөйләмәгез, чын гыйшык түгел бу… Татар байларының марҗалар артыннан себерелгәнен ишеткәнебез бар инде.