Салих башта гадәтенчә рәхәтләнеп бер көлә, аннары, тынычлангач, миннән әкрен генә сорый:
– Ә сезнеңчә ничек, Гөләндәм?
Ә мин ни әйтергә дә белмим. Күңелемнән әллә ниләр уйласам да, нигәдер менә тотып кына әйтер сүзем юк. Салихка да шулайрак аңлаттым, ә ул тагын сорый:
– Ә сез алар арасындагы мәхәббәткә ышандыгызмы?
– Ничек дим?.. Вахитның яратуына ышанмыйча мөмкин түгел, ә менә Ольганың… юк, мин ышана алмадым аның чынлап яратуына.
– Ни өчен?
– Кызны бит гүя туганнары котыртып тора, шулар кушуы буенча ул Вахитны гаиләсеннән аермакчы да була – шулай аңладым мин пьесадан… Ә нигә, ни өчен кирәк соң аларга татар сәүдәгәре?
– Чукындырыр өчен! – ди Сабира, кискен генә.
Салих тагын бер рәхәтләнеп көлә:
– Ну, Сабира! Ярып кына сала!..
– Ату ни өчен?.. Нинди урыс үз кызын чукынмаган татарга бирсен, ди?!
– Ә бәлки, кызның туганнарына татар сәүдәгәрен чукындырып тормыйча гына йоту кирәк булгандыр? Икенче яктан, Вахит та рус капиталын эләктерү турында хыяллангандыр?.. Сәүдә эшләре хәйләи-шәргыйгә корылган нәрсә бит ул!
– Әллә тагын, анысын мин ишетмәдем.
– Ләкин пьесада шул нәрсә дә сизелә бит!.. Кыскасы, туташлар, минем фикеремчә, монда күп нәрсә зур бер төенгә бәйләнгән: дин, гаилә, байлык мәсьәләләре… Вахит менә шул төенне чишә алмыйча һәлак була да инде. Бигрәк тә дин һәм милләт аермасы күп кенә очракта гашыйкларны әнә шундый фаҗигагә китерә дә… Әйе, авыр фаҗига, тамыры аның бик тирән әле. Әмма киләчәктә андый фаҗигаләр булмас, булмаска тиеш.
– Чынлап әйтәсезме?
– Әйе, Гөләндәм! Иске хорафатлар әкренләп җимерелә бит, үзегез дә күрәсездер… Мәсәлән, байлык белән ярлылык та гашыйклар арасында шундый ук киртә иде, ә хәзер аның ни әһәмияте бар?..
Дөрес сүзгә җавап юк, диләр – мин дәшмәдем. Без инде кай- тып та җиткән идек. Семинария каршысында тукталдык. (Ә безнең йорт шуның кырыендагы тар тыкрыкта гына.) Монда, күл буенда, һава тагы да салкынрак, җиле дә көчлерәк иде. Салих та:
– Туташлар, сезне бу суыкта өшетеп тотасым килми, булмаса, барыгыз инде, – диде. Ә аның үз аягында шиблетлар гына иде. Сабира, шуларга күрсәтеп:
– Үзегезгә карагызчы, аяксыз каласыз ич, йөгерегез тизрәк! – диде.
– Ә мин өйрәнгән инде, – диде Салих ваемсыз гына һәм саубуллашыр өчен безгә кулын сузды. – Тәмле йокы, матур төшләр сезгә, туташлар!
– Сезгә дә шулай ук, – дидем мин, кулымны биреп. – Рәхмәт спектакль өчен.
Ул миңа елмаеп кына карады:
– Рәхмәтне мин әйтергә тиеш, Гөләндәм!.. Тыңладыгыз. Тик соңгысы булмасын!
Мин килешкәндәй башымны гына кактым. Ул җитез генә борылып китеп барды, без дә ашыгып өебезгә таба йөгердек.
…Әнием безне чәй әзерләп көткән. Өебез май кебек җылы, тик бераз караңгырак. Керосинга хәзер кытлык булгач, түшәмдәге зур фарфор лампаны яндырмыйча, күчереп йөртә торган җиделе лампаны гына кабызалар. Әтием ястү намазына киткән икән…
Без өчәү генә чәй эчәргә утырдык. Әнием спектакль турында сораша башлады. Әйткәнмендер дә инде, безнең әни «заман имин» чакта үзе дә театрга йөрергә ярата иде. Хәтта русныкына да баргалый иде. Тик хәзер генә, бигрәк тә әтиемне тыңлап, чыгып йөрмәс булды. Әтием минем, – әйткәнемчә, үтә сак кеше. Кайчагында аның әйтеп ташлаган сүзләре дә кызык кына: «Тизрәк влас булсын, – ди, – акмы-кызылмы – минем өчен барыбер, югалтырлык капиталым юк, ә влас кирәк, төпле влассыз тәртип-низам булмаячак», – ди. Ул шуны көтеп утыра.
Әнием: «Йә, ни күрдегез, ошадымы соң?» – дип сорауга Сабира: «И-и Бибимәликә апа…» – дип, гаҗәп-хәйранга калгандай, бик тәфсилләп спектакль турында сөйли дә башлады. Ишеткәнен яки күргәнен әнә шулай түкми-чәчми, бизәп-матурлап, үзеннән дә өстәп әнигә сөйләү аның иң яраткан эше иде… Мин сүзгә катнашмадым. Минем үзем өчен генә бик әһәмиятле, бик кадерле кичерешләрем бар – аларны берәү белән дә бүлешәсем килми. Ике генә чынаяк чәй эчтем дә тизрәк үз бүлмәмә менеп киттем.
Әйе, бүгенге кичә минем хәтеремнән тиз генә чыкмас, юк, чыкмас! Шунда күргән-кичергәннәр белән бөтен күңелем-хыялым тулган минем… Күпме дулкынландырган, күпме уйлар кузгаткан гаҗәеп бер спектакль, Тинчурин, Болгарская, Синяеваларның сокландыргыч уеннары… Әле дә менә шулардан айнып җиткәнем юк… Ә Фатих Әмирхан белән танышу! Моның һич көтелмәгән тәэсирен ничек кенә әйтеп бирим икән? Хәтта спектакль үзе бер мәлгә югалып, онытылып торган кебек булды. Ишеткәндә исеме генә дә мине сихерләгән мәшһүр әдип көннәрдән бер көнне миңа җылы карашын ташлар, минем кечкенә кулымны үзенең үлемсез кулына алыр дип уйлаганым бар идемени?! Юк, болар барысы да бер кич өчен күп иде, бик күп иде… һәм боларның барысына да Салих, рәхмәт төшкере, «гаепле» ич!