Выбрать главу

Салих!.. Бөтенесеннән дә тирәндәрәк ята ул минем йөрәгемдә. Нәкъ менә бүген, бүгенге кичәдән ул миңа тагы да якынрак булып китте түгелме соң?.. Залга кереп янәшәсенә утыргач та, мин бу якынаюны тоя башладым бит! Һәм менә хәзер дә, чишенеп җылы урыныма яткач та, мин шул егет кешегә карата туган гаҗәеп бер яңа, тансык якынлык хисен йөрәгем-тәнем белән тоюдан һич арына алмыйм… Нәрсә соң бу, Ходаем, нәрсә соң?! Шулай ук бу минем буй җиткән кыз булып өлгерүем микәнни инде?! Рәхәт тә миңа, куркыныч та… Эчке күлмәк кенә каплаган түшләремне ике кулым белән кочаклап, кемнәндер оялып качкандай, йөземне тизрәк мендәргә яшерәм.

Иртән уянып, күземне ачып җибәрүгә, караңгылы-яктылы бүлмә эчендә колагыма әллә нинди сәер тавышлар ишетелде. Нәрсәдер ачуланып мыгырдана, ухылдый, кинәт кенә үкереп тә куя; өй үзе дә нәрсәдәндер ыңгыраша, шыгырдый, әкрен генә селкенә дә кебек. Шик юк, бу сәер тавышлар тыштан килә иде. Тиз генә үрелеп, тәрәзә пәрдәсенең бер читен күтәреп карасам, тышта галәмәт буран икән ләбаса! Шул дөньяга сыя алмыйча котырына, имеш!

Кичә Салих безне озата килгәндә, Кабан өстеннән кар себертеп искән әче җил тора-бара әнә нинди дәһшәтле буранга әйләнгән. Дәһшәтле буран, мине уяткан шикелле, аны да сискәндереп уяткандыр әле. Ул да күксел-зәңгәр күзләрен зур ачып, буран тавышын тыңлый-тыңлый, уйланып ята торгандыр… Безнең аралар бик ерак та түгел бит – аның торган йорты Мещанскийда гына – ул да шушы араның якынлыгын тоямы икән? Әллә аңа бу ара бик ерак булып тоеламы икән? Еракмы, якынмы безнең ара?.. Еракмы, якынмы?..

Йә, тиле түгел диген инде мине, ни уйлап ятам бит, әй генәм!.. Буран гаепле моңа, буран шулай саташтыра, буран бөтен нәрсәне йә бик якынайта, йә бик еракка алып китә. Менә буран басылгач, барысы да яңадан үз урынына кайтыр, һәм мин дә, бәлки, бервакыт чын дөресен генә белермен. Чын дөресен?! Әмма кирәкме соң ул «чын дөресен генә» белү, кирәкме? Нәрсә китерер ул миңа – сөенечме, әллә көенечме? Ходаем, тагын әллә ниләр уйлый башладым. Юк, торырга кирәк, торырга! Бу җен-пәриләр оркестрына охшаган кыргый-шомлы буранны тыңлап ята торгач, бөтенләй хыялыйга әйләнерсең, билләһи!

Ә вакыт соңдыр инде, өйдәгеләр күптән торганнардыр. Безнең әти калган чәйгә торып чыгуны бер дә яратмый, тизрәк җыештырып алырга куша. Бигрәк тә уянганнан соң урын өстендә киерелеп-сузылып ятуны җене сөйми – начар бер гадәт итеп саный ул аны. Уяндыңмы – тор, шайтан коткысына бирелеп ятма, ди. Белеп әйтә әти кеше!..

Менә шул шайтан коткысына бирелмәс өчен, юрганымны ачып ташладым да җәһәт кенә торып утырдым. Идәнгә аякларымны салындырып, җылы чүәкләремне эләктердем, өстемә бумази халатымны киеп алдым. Чәчләремне җыештырып, батист яулык белән бәйләгәч, песидәй тавышсыз гына басып, кухняга төштем. Әлбәттә, чәйне эчкәннәр, самавыр-чынаяклар да залдан кухняга күчкән иде… Әнием, әз генә шелтә белдереп:

– Озак йокладың, кызым! – диде.

Иркә кызлар кебек, башым-фәлән авырта, дип ялганларга да мөмкин иде, ләкин мин инде ялганлап торырга ирендем. Бары:

– Тышта буран ич! – дип кенә куйдым.

Җавабым балаларча булып чыкты, күрәсең, әнием, ирексездән көлемсерәп кенә:

– Алайса, ник тордың, буран басылганны көтәр идең, – диде.

– Ачыктым әле, – дигән булдым да, өстәл башына гына утырып, өлешемә калган йомырка тәбәсен ашый башладым, аннары сөтләп, баллап чәй эчтем. Буш чынаякларны юып, сөртеп торган Сабира миннән хәйләкәр генә:

– Йә, туташ, төшеңдә ниләр күрдең? – дип сорады.

Аның ни уйлап сораганын сизәм инде, шуңа күрә юри ваемсыз гына:

– Әллә тагын, хәтерләмим, – дидем, – каты йоклаганмын.

– Ай-һай, чын микән? – диде Сабира, ышанмыйча. Аннары мич янында булашкан әниемә ялт кына карап алды да пышылдап кына әйтте: – Мөгаен, теге… зәңгәр күзле егетне күргәнсеңдер әле, керми калмас ул синең төшеңә!

– Чү! – дидем мин аңа, шелтә белән. Ә ул, хәерсез, чынаякларын шалтыраткалап, миңа күз генә кысты: янәсе, курыкма, ишетмәс, ишетсә дә берни булмас!

Бу тел бистәсеннән тагын шундый берәр нәрсә ишетмим дип, мин юри тәрәзәгә карап тора башладым. Ә буран тәрәзә турында гына әйтерсең котырынып йон тетә – һични күреп булырлык түгел. Тик аның бер ярсып китеп, бер тына төшеп улавы гына ишетелә. Нигәдер эчем поша, сулкып поша, ни эшлим икән, дип аптырап уйланам, ә үземнең кыл да кыймылдатасым килми. Сабира белән минем бүлмәдә карта ачарга яки дураклы уйнарга да булыр иде, ләкин аның тиктормас теленнән, җанны җәрәхәтләп үрти башлавыннан куркам. Мин бит Салих турында уйларга гына яратам, әмма аның хакында сөйләргә, бигрәк тә кеше сөйләгәнне тыңларга бер дә яратмыйм… Нишләргә соң?.. Буранга да ачуым килеп куя, гүя миндәге эч пошуга, гаҗизлеккә, эшсезлеккә бары ул гына гаепле!